– Бак-бак, бак-бак, бак-бак, бак… – дип җырлый. Малай әтисенең кулыннан тотып уятты. Авыр сулыш алгач, карт телгә килде: – Улым Гаффан белән ямь-яшел чирәмле су буенда йөрибез икән… Мин тальян уйныйм, ул бии…
Картның күзләренә яшь тыгылды. Бу аның соңгы сөйләшүе булды. Зарифуллин кышкы каникулдан өй тәрәзәләренә такта сугып килде. Шулай итеп ул «училище улы» булды да калды. Аның хәлен укытучылар да белделәр һәм аңа карата игътибарлырак булырга тырыштылар. Укытучы булу өчен Зарифуллинда бөтен сыйфатлар да бар иде, тик бер генә нәрсә комачау итте: адәм рәтле, кеше танырлык язарга өйрәнмәде ул. Язуны ул беренче класстан ук бөтенләй яратмады. Мәктәпкә йөри башлагач, беренче атнада ук борыны салынып, кәефсезләнеп кайтты.
– Анда язасы да була икән, уку да уку дип сөйләгәч, мин анда укыйсы гына булыр дип уйлаган идем, – диде. Дәфтәргә күнегүләр эшләүне дә бер дә яратмады Зарифуллин. Ул аның мәгънәсен тапмады. Җиде класс буена ул, нинди генә биремне эшләргә туры килсә дә, шул биремнең үзен язып, күнегүләренә кагылмыйча килде. Зарифуллинның грамматика дәфтәрен карасаң исең китәрлек. Дәфтәрнең башыннан ахырына кадәр анда «Түбәндәге җөмләләрне күчереп языгыз. Ия белән хәбәрне билгеләгез» яки «Түбәндәге сүзләрне ике төркемгә бүлеп күчереп языгыз. Беренче төркемгә кергәннәрнең иҗек санын, икенче төркемгә кергәннәрнең…» Беткәнче шулай. Эшләнергә тиешле күнегүләр үзләре юк. Менә быел педпрактика башланды да, хәзер Зарифуллин үзе күнегүләр эшләтә. Шулай да авыр бу укытучылык эше… дип зарланырга йөргәндә генә, училище буенча приказ укылды: икенче һәм өченче курс студентларын иртәдән колхозга эшкә. Бу приказ тулай торакны җанландырып җибәрде. Яшәсен эш! Яшәсен колхоз эше! Менә инде анда күрсәтәчәк Зарифуллин үзенең кем икәнен! Дөрес, җитәкче булып Исмәгыйль абзый бара икән дип хәбәр чыккач, малайларның бераз кәефе китте. Физик хезмәтнең ләззәтен бетерә торган кеше бу зоология укытучысы. Капкорсаклы, дәү авызлы бу алама кеше ничектер яшел болын, сары камыл, яшькелт-күксел бәрәңге басуының ямен алырдай тоелды. Әмма борчылу юкка гына булып чыкты. Исмәгыйль агайга алтмыш яшь тула икән, һәм шул уңай белән, имеш, аңар ниндидер бер грамота биреләсе, ди. Әлтафи класс журналының «Зоология» битендә онытылып калган кәгазьләр арасында аның үз кулы белән язган автобиографиясен күргән. «Мең тугыз йөз утыз дүртенче елның апрелендә БГТО, мең тугыз йөз утыз җиденче елның декабрендә ГСО, МОПР значоклары алдым» дип язган икән… Аның эше бик күп, анкеталар тутырасы бар, ди.
Бәхеткә каршы, Зарифуллиннар классын бер рус классы белән берләштерделәр дә җитәкче итеп тарихчыны җибәрделәр. Галиев белән килешергә була!
Төш вакытына җәяүләп бер рус авылына килеп җиттеләр. Квартираларга урнаштылар. Әлтафи авылга разведка ясап та өлгерде. Морҗа чыгартучы, сәгать төзәттерүче табылмады. Шулай да узышлый гына бер әбинең тавыгын суеп бирде. Суеп бирде дип, алай бик ансат булмады булуын; тавык муенының яртысын кискәч, ул пәкесенең бик тә үтмәс икәнлеген белде һәм квартирага кайрак эзләп кайтты. Ул пәкене кайраганчы, теге бичара тавык, аяклары бәйләнгән, яртылаш суелган килеш, әбинең ишегалдында ян белән ятып очып йөрде, баскычларны, лапас стеналарын кып-кызыл итте…
Иртәгесен бәрәңге җирендә эш башланды.
Әлтафи ат эләктерде, Зарифуллинга үгез генә булды. Әркәшә белән Гыйззәтуллин казуга эләктеләр. Монда ичмасам нишләсәң дә ярый. Казыйсың, көрәгеңне беткәнче җиргә тыгасың да каерып атасың. Күкрәкләргә көч, мигә рәхәт уйлар тула. Төйисең. Капчыкны ялт кына әйләндереп тез башына саласың да ул арада, биленнән эләктереп, кочакка да аласың. Капчык күз ачып йомганчы арбада була. Аякка – егәр, беләккә куәт тула. Якында гына ут якканнар, аннан көйгән бәрәңге исе катыш сыек төтен тарала, басуларны – изге, мәрхәмәтле җиребезне ялый. Син – табигать баласы! Нәрсәгә сиңа биремнәр, ия-хәбәрләр, нәрсәгә сиңа педпрактика конспектлары! Син – бөек, син – үзеңә хуҗа, син – иректә!
Шулай икенче төрле хөр, сәгадәтле тормыш башланды. Малайлар квартира хуҗаларыннан да уңдылар. Кайтсаң, мичтә – сөткә изеп чүлмәк белән пешерелгән, кызгылт хәлгә килгән бәрәңге! Көненә дүрт йөз грамм ипи! Кеше башына ярты литр сөт! Мәңге, мәңге калырга монда!
Галиев студентлар көче белән концерт оештырырга булды. Рус авылы булганлыктан, күбрәк рус классындагылар концертка тартылды. Шул уңай белән, гомумән, кич чыгыла башлады. Галиев кич чыкканга бер сүз дә әйтмәде. Моны Әлтафи үзенчә аңлатты: Гадилә белән очрашу өчен үзенә уңай ул, диде. Әлтафи авызына кергән хәбәр бервакытта да нигезсез булмый. Бу очракта да ул шулай иде. Ләкин моны әле хәзергә ике кеше – Галиев белән Гадилә генә белә иде.
Читать дальше