– Берәү дә мөгезле итеп язмый…
Чыннан да, башкаларның да язганнары әллә кем түгел иде…
Кырык алтынчы елның сентябрендә аны әнисе белән бергә кәнсәләргә чакырдылар һәм ФЗӨ турында әйттеләр. Әнисе икеләнеп калды. Чөнки Шәйдулла йортта эшкә яраклы бердәнбер ир заты иде. Ана кеше күнде. ФЗӨгә җибәрү – сугышка, үлемгә җибәрү түгел, малай дөнья күрсен, кеше арасына керсен дип күнде.
Иртәгесен, юлга чыгасы көнне, Шәйдулла ат абзарына барып атлар белән саубуллашып йөрде. Ул, күз йомып, караңгы абзарда кайсы аранда кайсы ат торганын әйтә ала, кайсы почмактан нинди ис килгәнен, кайсы атның ни формада басып торганын әйтә ала. Чөнки шунда үсте, әтисе кырык икенче елга кадәр шунда эшләде, әтисе үлгәч, аның эше әнисенә калды. Ә Шәйдулла беркайчан да авыр эшне әнисеннән эшләтмәде. Салам, клевер, вика күтәртмәде… Ат абзарларыннан чыккач, Шәйдулла еракта клевер эскертләре күренгән басу сыртына карап торды. Эскертләрнең теге ягында, горизонтта, таш юл сузылган, ул юлдан анда-санда йөк машиналары уза, ул юл шыксыз таш-тимер шәһәрне, ФЗӨне күз алдына китерде. Шәйдулланың йөрәге өшеп китте. Ул эскертләргә таба атлады. Һәм шул китүеннән кайтмады…
Аларның өенә авыл советыннан берөзлексез кеше килде. Малай юк иде. Аннан пүнәтәйләр белән оперуполномоченный килде. Өй астын, печәнлекләрне тикшерделәр. Малай табылмады. Кырдагы эскертләр яныннан әйләнеп кайттылар. Бары тик төннәр суыткач кына, таш юл астыннан аркылы узган бетон торба эченнән ябыккан, йончыган Шәйдулланы табып алдылар. Төннәрен ут ягып җылына икән. Күрше колхозның тракторчылары җир астыннан күренгән бу утка, ике чакрым басу ярып, төн уртасында киләләр һәм чәч-тырнаклары җиткән, керләнгән Шәйдулланы тотып авылга китереп куялар.
Авыл советында да, колхозда да Шәйдуллага бер сүз әйтүче булмады…
Еллар узды. Шәйдулла күзгә күренеп ныгыды. Ул хәзер әнисен тулысынча авыр эштән азат итеп егерме баш атка берүзе хуҗа иде.
Армиягә каралган елны ул иртән ашарга бит юып утыра башлады. Бераздан кесәсендә кулъяулык күренде. Бераздан ак күлмәгенең җиңен сызганып кич чыга башлады. Көзен исә, һич тә сыкранмыйча, ниндидер эчке дәрт, горурлык белән армиягә китәсен көтте. Соңгы көнне әнисе, сеңлесе белән ирләрчә саубуллашты да капка төбенә килеп җиткән, клевер түшәлгән тимер ходлы арбага утырды һәм китүче егетләрнең җырына кушылды. Ул караган таза атлар военкомат юлын беләләр иде… Бу юл язмышлар, кайгы-хәсрәт, шатлыклар юлы иде.
Шуның белән авыл тарихында Шәйдулла солдат дигән яңа кеше барлыкка килде.
Әнисе Камәр түти яңадан ат карауга керде.
Бер елмы, ике елмы узды. Шәйдулладан тәртип белән генә хат килеп торды. Хатында ул күп сүзле түгел иде. Тик бер хатында гына сиздереп алды: аның хезмәтеннән командирлары чиксез канәгать икән. Әмма күпме генә канәгать булмасыннар, ялга җибәрмиләр. Шәйдулланың исә өзелеп-өзелеп туган авылына кайтасы килә. Тик өч кенә көнгә! Бераздан мондый хатлар ешайдылар. Шәйдулла әнисенә ялына башлады: «Әни! Нүжәли синең бер төшең дә авыртмый? Син карт бит инде. Ничә ел кәнүшнидә эшлисең. Берәр спрафкы табып, Мәскәүгә Шверниккә нүжәли җибәрә алмыйсың? Миңа бит өч кенә көн кирәк. Бик сагындым бит! Төз лапас өстен көрәдегезме? «Зоология» быел да колынладымы? Шверникнең адресы бик асат: Мәскәү, президиум. С приветом писатель Шәйдулла».
Шәйдулланың үзенә килгән хатлар исә аның сагынуын көчәйтә генә барды. Ул хатларда язылган хәбәрләр Җир шарындагы башка бөтен хәлләрдән дә мөһимрәк, кадерлерәк иде аңа. Шәйдулла хезмәт иткән заставага бервакыт мәшһүр кинорежиссёр килде. Ул күптән түгел генә Һиндстанда булып кайткан икән – үзенең күргәннәрен сөйләде. Агра шәһәрендәге ак мәчетнең тарихын, аның бакчасындагы кыргый маймылларны, бер маймылның баласына конфет җитми калгач, ачудан безнең киноактрисаның оегын тырнап ертуы турында сөйләде. Солдатлар шаккатып, авызларын ачып тыңладылар. Әмма болар Шәйдулланың бер колагына керде, икенчесеннән чыкты. Чөнки моннан ярты сәгать кенә элек өеннән хат килгән иде. «Нәфисә апаңнарның да сыеры бозаулый башлады инде…»
Шәйдулла сыерлар бозаулый, яз исе бәреп сулышны иркенәйтә торган салкынча кызгылт март иртәләрен хәтерләде…
Шундый хатлар яза-укый, өч ел үтеп тә китте. Февральнең җәяүле буран себерә торган салкын көне иде. Көннәр инде ун сәгатькә җиткән, сыерлар бозаулый, төштән соң кояш, җәяүле бураннан талчыгып, маяклы юл артына – җир белән күк тоташкан кар дәрьясына кереп югала, кар өстен кызыллык каплый, тәрәзә пыялалары бакыр төскә керә… Шундый салкын, кырыс көннәрнең берсе кичкә авышканда, район юлыннан авылга таба берәү атлый иде. Шыгыр-шыгыр иткән аяк тавышы бөтен авылга ишетелгән сыман. Батып барган кояш кызыллыгында аны танып та булмый. Ләкин зур гәүдәле һәм кыска киемле мәһабәт бер ир икәнлеге бәхәссез иде.
Читать дальше