(Роман)
Шәйдулланы кырык алтынчы елда ФЗӨгә җибәрмәкче булдылар. Авыл советына наряд килгән иде. Шәйдулланы җибәрмичә, анда кемне җибәрәсең? Барыбер мәктәптә укымады. Биш класстан ташлап чыкты. Җиденчене бетерергә йөргәннәрне мәктәптән алып булмый бит инде. Шәйдулла исә тимер-томыр түгел, чүкеч-кискеч түгел, ә җирне, ат-арбаны, тырманы, сәнәкне ярата иде. Ул туганнан бирле ат абзарларында үсте. Әтисе ат караучы иде. Шәйдуллага укы димә, мәктәп димә, эш кенә бир. Колхоз эшендә ике смена эшли ала ул. Атларга мичкә белән су ташый, клевер чабып, төяп алып кайта, утлыкларга сала, тирес чыгара. Мондый эшне ул бигрәк тә сентябрь аенда яратып эшли, чөнки иптәшләре дәрестә утырганда атта йөрүне зур бәхет дип саный. Ничәмә-ничә тапкыр пионер отрядыннан барабаннар, быргылар белән килеп Шәйдулланы ат абзарыннан туп-туры мәктәпкә алып китеп карадылар. Ләкин класста ул давылда корабы ватылып коры җиргә ташланган диңгез юлбасары кебек утыра. Караңгы йөзенә нәфрәт чыгарып, мәктәп тәрәзәсеннән камыллы басуга, яшел уҗым түшәлгән киңлекләргә карый. Кайвакытта аның күзләрендә искиткеч сагыш, кемгәдер рәнҗү, үпкәләү чагылып ала. Хәтта нинди кырыс математика укытучысы да, акбурга буялып бетеп формула аңлатып яткан җиреннән Шәйдуллага күз төшереп алса, тынып кала. Бер дәрес, иң күбе ике дәрес утыра Шәйдулла. Мәктәп ишегалдына, басу капкасына учком активистларыннан күпме генә каравыл куелмасын – Шәйдулла кача. Шундый итеп кача – исең китәр. Тәнәфес вакытында качмый ул. Активистлар исә үзләренең беркатлылыгы белән шул вакытта күзәтәләр. Тәнәфес вакытында Шәйдулла мәктәпнең утын лапасы, складлар арасында посып кына кала. Дәрес башлана. Аны эзләүчеләр инде кайтып класска керәләр. Юк, күренмәде. Юк, тапмадык. Ләкин дәреснең урта бер җирендә тәрәзәдән күз салсалар, ни күрсеннәр: басуны уртадан ярып, бер «бүре баласы» тәгәри. Юыртып-юыртып. Хәтта кыеклап-кыеклап. Бу – Шәйдулла. Иптәшләре мәктәптән кайтканда, Шәйдулла инде клевер йөге өстендә килә, йөк өстендә ул хуҗаларча дилбегә тотып утыра. Колхозның ат абзарлары – аның туган йорты. Ат карау аңа газиз. Математика кирәк түгел аңа. Ләкин мәктәпкә үзен бурычлы итеп калдырмас өчендер инде, ат араннарының өстенә ул яшел буяу белән исемнәр язып чыккан: анда «Алгебра», «Зоология», «Физика» исемнәре бар. Председатель җигә торган кара-туры хәтта «Грамматика» исемле. Бу исемнәрне Шәйдулла үзе бик яратып куллана һәм мәктәпнең аңа дәгъвасы шуның белән беткән дип исәпли. Дөрес, эчтән генә сызып-сызып, бер уй борчый аны: укыр иде ул, бик зур белемле кеше булыр иде. Бөтен фәнне ярата ул болай. Әмма мәктәпнең бер яман гадәте бар: анда һәр көнне сөйләтәләр, үзеңнән чыгарып яздырталар. Сөйләү, үзеннән чыгарып язу дигәндә, Шәйдулладан юк инде. Булмагач булмый, табигать аңа андый сәләт бирмәгән. Дүртенче класста яңа укытучы иде, беренче сентябрь көнне үк инша язарга кушты. «Мин җәйне ничек үткәрдем». Шәйдулла җәйне бик шәп үткәргән иде, җәй буе урманда ат саклады ул. Учак янында кунган ул төннәр, бүре килгәч әсәренгән атлар! Умарталыкта каравыл торучы Галләмгали агай, чыгып, урман аланында ат саклаучылар белән төн үткәрә иде. Анда сүз тәмле була. Атлар пошкырына-пошкырына утлап төрле якка таралалар. Иртәгесен, аларны чыклы үлән ерып, агач арасыннан эзләп йөрисе була. Галләмгали агай әгәр иртәнгә кадәр малайлар янында утырса, эш җиңел: ул җиргә колагын куеп ята да бераз гына тын тора. Башын күтәрә дә әйтә:
– Атларыгыз әнә теге якта, юкәлек аланында, – ди. Һәм ул беркайчан да ялгышмый иде.
Аның бер колагы сугыштан чукракланып кайткан иде. Кайсы колагы белән тыңлаган ул җирне – белмәссең.
Әнә шуларны язар иде берәү булса…
Шәйдулладан исә иҗади язу, сөйләү эше булмый. Тирләп-пешеп шактый утыргач, ул, укытучыдан котылу, чиратны уздыру өчен генә, ике җөмлә язып куйды: «Җәй көне мин әти белән урманга барганыем. Анда мин аю күрдем». Укытучы да вак кеше булып чыкты. Бастырып куйды да бәйләнде:
– Йә инде, Һидиятов, ник ялганлыйсың? – диде.
Шәйдулла дәшмәде. Тегесе тагын кадалды.
– Йә инде, Һидиятов, ник ялганлыйсың, аю күрмәдең бит син, бу урманда аю юк бит, – диде.
Шәйдулланың гарьлеге ташып тышка чыкты, үкереп елап җибәрде дә китап-дәфтәрләрен җыештыра башлады.
– Берәү дә мөгезле итеп язмый, – диде ул, җиңе белән күзләрен сөртә-сөртә. – Син миңа каныгасың гына. Берәү дә мөгезле итеп язмый…
Шулай дип чыгып китте дә ике көн мәктәпкә килмәде. Укытучы да алай гел явыздан түгел иде, ул да ахырдан үкенде. Аның колак төбендә ике көн буе Шәйдулланың чын йөрәктән әйткән сүзләре яңгырап торды, аның бәгырен телгәләде.
Читать дальше