– Фәхерниса, Гыйльметдин, мине ишетәсезме? Мин Шәяхмәт, шәһәрдән сөйлим. Әйе, мин радио комититендә утырам. Мине ишетәсезме?
Анда да ышанмаучылар булды. Борһан, идарәгә кереп, шкаф эченнән Шәяхмәтне эзләп йөрде.
– Шушында гына ул, шәһәрдә түгел, – дип теш ыржайтты.
Ә туйдагы яшьләрнең ничәсендә генә транзистор бар. Чөй саен элеп куйганнар.
Сугыштан соң колхозда беренче электр станциясен салдырганда да Шәяхмәт карт зур эш эшләде. Идарә, станцияне эзләп-эзләп тә таба алмагач, Мәскәүгә кеше җибәрергә булды. Бер центнер бодай сатып, шуның акчасына Шәяхмәтне Мәскәүгә җибәрделәр. Колхоздан алган бер кәгазь белән йөри-йөри, ул Верховный Советка килеп җитте. Шверник янына керде. Шверник белән алар кордаш булып чыктылар. Шуңа күрәдерме, Шәяхмәт каушамады. Иркенләп сөйләште. Ул, Мәскәүдән кайтып, ун көн уздымы-юкмы, Ташлытау станциясенә йөк килеп туктады. «Кара Чыршы авылы, Кәлимуллинга» дип язылган иде. Шверникның өстәлендәге календарьга Шәяхмәтнең исеме, авылы язылды ул вакытта. «Кара Чыршы» колхозын Шверник белә иде ул чакта. Ә хәзер… Кара Чыршы дигән сүз инде бетеп бара. Хәзер инде ул «Дружба» совхозының өченче отделениесе дип кенә йөртелә. Хәзер инде директорның исемен белүче дә аз. Кечкенә «әтдилиниедә» ул бөтенләй булмый. Утызынчы елларда салынган яхшы амбарларны сүттереп, үзәк усадьбага ташытты. Тегермәнне сүттереп алып китте. Хәзер совхоз үзәгендә электр тегермәне. Бу бик уңай, ләкин шуларны сүтеп алып киткән саен, Шәяхмәтнең йөрәге әрни. Ә яшьләр моны аңламыйлар. Нәрсә, әллә шул турыда бер-ике сүз әйтергәме? Юк, аңламаслар…
Шәяхмәтнең фикерен стенадагы репродуктор бүлдерде. Анда «өченче отделение»нең бригадиры сөйли иде.
– Иптәшләр, Сабантуйга киткәнче сыерларны туйдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булыр. Әгәр шуны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр. Галимулла, син арба тагып, аръяк басуга клеверга чыгарсың. Нәриман, сиңа да, тракторыңа арба тагып, фермага вика илтеп кайтырга кирәк булыр. Мөмкинлек бирмәдек түгел, бирдек, инде өч көн кунак җыясың, туй итү ул, кәнишне, яхшы эш, но үзеңнең төп эшеңне онытырга ярамас. Иптәшләр, һава хәлләре бу арада әйбәт тора, шуннан файдаланып, безнең өченче отделениедә эшлисе эшләрне төгәлләргә кирәк… Шуларны эшләмәсәк, яхшы булмас, иптәшләр.
Шәяхмәт карт торып басты.
– Оланнар, – диде ул, тамагын кырып, – балалар! Мин бик озак яшәдем. Әйе, озак. Инде мин олы кеше буларак үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып бер нәрсә әйтмәкче булам: дөньяның төрле вакыты була. Әйбәт чагы эләгә, менә бүгенге төсле күңелле була. Авыр вакыты була – теш кысып яшисең. Кеше үз гомерендә шуларның икесен дә күрә, кичерә. Әмма ләкин, шуның кайсы күбрәк эләгә дигәндә, минемчә, авыр вакыты күбрәк була. Әнә шунысында сынатмаска кирәк. Шунда ир була белергә кирәк. Әнә шуларны күтәрә белергә кирәк. Мин үзем шуларның барысын да үттем. Арысландай ике малай үстердем – беттеләр. Нәриманның әтисе гарип булып кайтып үлде. Сезнең кебек чибәр тагын бер егетем бар иде – сугышның соңгысына – Япон сугышына барганда бетте. Алар гомере миңа калды.
Әмма ләкин безне бөтенләй бетерә алмады сугыш. Без яшәрбез әле. Без диюем – менә балаларым Нәриман белән Зөлфия. Әле мин Васфикамал килен белән бергә аларның балаларын җитәкләп йөрермен дип уйлыйм…
Барысы да кул чаптылар.
Шәяхмәт карт, рәвешен китереп, стакан белән суны күтәреп эчте дә мыекларын сыпыргалап ишегалдына чыкты. Өйдә, аягүрә баскан килеш, Нәриман җырлый иде. Ул Зөлфия ягыннан килгән егетләрнең берсенә кулын биргән, сузып-сузып җырлый:
Биек тауның башларыннан
Атлар атламас инде;
Сине – миңа, мине сиңа
Ятлар мактамас инде.
Авыл тып-тын. Карт урамга чыкты. Көн инде яктырып килүгә карамастан, багана башындагы электр лампочкалары җемелдәп утыралар. Хәзер электр ерактан килә шул, кызганып тотмыйлар!
Дөнья тын.
Авыл башында клевер калгып ята. Ул басу зиратка барып терәлгән. Зиратта әле яктырмаган. Анда Хәкимулла ята. Анда Шәяхмәтнең хатыны Зәйнәб, туганнары Шәйхи карт, Фәхерниса яталар. Анда Нәриманның бабасы Заһри ята. Анысы ничек түзеп ята диярсең. Яшь чагында мәҗлестә җырлап утыру өчен аннан да шәп кеше булмагандыр. Арыш басуы артыннан поезд тавышы ишетелде – Ташлытаудан иртәнге дачный киләдер… Анда Нургали ята. Ә Нәриман инде Зөлфияне бер дә кулыннан ычкындырмас. Шуңадыр инде, ул теге җырны кабат башлаган.
Атлар атламас инде лә,
Атлар атламас инде…
1958–1968
Читать дальше