– Ничәдә инде син? – дип сорыйлар. Кайберәүләре, ике дә уйламыйча, ул барында «фәлән кеше үлгән, картаеп үлгән» диләр. Баксаң, ул кеше әле Шәяхмәт карттан яшь булган икән. Картлык, картлык…
Олы яктагы яшьләр кыздылар. Тәрәзәләр ачылды. Хромка гөрләде. Килен ягыннан килгән яшьләрнең берничәсе шәһәр егетләре иде. Алар чыбык тарттырып магнитофон, фотоаппарат, пластинкалар белән матавыкландылар. Җылы кичке һавага ачык тәрәзәләрдән җыр таралды:
Нигә яшьлек – янмагач та, көймәгәч тә,
Яшьлек уты йөрәгеңне өзмәгәч тә;
Нигә яшәү, нигә гомер, нигә хисләр –
Яшьлек гомерен сөя-сөя кичмәгәч тә.
Бүлмә ишегеннән Шәяхмәт олы якка күз салды. Бер якта Нәриманның дуслары – барысы да диярлек шофёрлар, тракторчылар. Кара беләкле, таза егетләр. Әнә берсе – көрәшче. Иртәгә ул Ташлытауда көрәшергә тиеш. Кызып алган – унлап кеше өчен өстәлгә әзерләп куйган балыкны тәлинкәсе белән тартып китерде дә җимереп ашап бетерде. Яшь килен, өстәл шәһәрчә булсын дип, бик тырышкан иде… Шәһәрчә булсын дип сөйли-сөйли, тост күтәрәләр. Тракторчылар телгә әллә ни оста түгел икән. Барысының да сүзләре чама белән бер тирәдә әйләнә.
– Ике яшь матурның тигез мәхәббәте өчен шушыны эчеп җибәрик…
– Өстәлгә килгән иткә керешкәнче, берәрне астына салып куйыйк…
– Тигез мәхәббәтле ике яшь матурның…
– Яшь матурлы ике тигез мәхәббәтнең…
Стенада зурайтып эшләнгән рәсемдә – Хәкимулла белән Васфикамал. Хәкимулла үз гомерендә кимәгән яхшы пиджактан. Танысаң таны, танымасаң – юк.
Ул зур күзләрен өстәл янындагы кунакларга текәгән дә әйтерсең лә аларга дәшә:
– Әй сез, безне хәтерлисезме? Дөньяда без дә бар идек. Сез – безне дәвам итүчеләр. Кайвакытта безне дә искә алыгыз, – дип әйтә кебек.
Васфикамалның гына карточкадагы киеме тормышта булганча. Чәчәкле маркизет күлмәге ияк астыннан ук түгәрәкләнеп муенын каплаган. Муенында ике рәт эре гәрәбә. Чәч юлы кыл уртадан ярылган. Киерелгән кыйгач кашлар. Яшь, чибәр. Утыз алтынчы елның җәендә яшькелт ящик күтәргән бер кеше Кара Чыршыда йөргән иде. Шул вакытта төшелгән рәсем. Теге кеше капкага корылган ак җәймәгә сөяп утырта иде дә, ящиктан чыккан бер чыбыкның башын тотып, иреннәрен кыймылдата иде. Кара Чыршы халкы моны сихер укый дип белә иде. Әнә шул кеше төшергән рәсемне Нәриман быел зурайтып эшләтте. Ә чибәр Васфикамал менә мич алдында паштет турый. Кайнатасы гына түгел, ул да картайган. Ирсез үткән тормыш аның канын киптергән. Арык иңбашлары, кара янган арык яңаклар. Ярылган куллар. Дәрт чаткысы сүнгән күзләр. Борчу, борчу. Нәриман авыр чорда туды. Кырык өченче елда, Васфикамал кырда бәрәңге алган вакытта, тәрәзә тупсасына ятып йоклап чирләде.
Васфикамал эштән кайтканда, бала телсез калган иде. Тәрәзә суыгы… Шуннан озак вакыт теле булмады. Кышлар, язлар узгач кына, җәйнең матур бер көнендә телгә килде, һич тә көтмәгәндә. Урамнан йөгереп керде дә ашка кычыткан турап яткан әнисенең тезен кочаклап, чырык-чырык көлә-көлә, бер сүз әйтте. Ахрысы, урамдагы олырак малайлар өйрәткәннәрдер. Васфикамал, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аны күтәреп төп йортка йөгерде.
– Әткәй, әткәй, – дип кычкырды ул, капкадан йөгереп кергәндә, – Нәриман … дип әйтте!
Әйтергә ярамаган сүз ул көнне бөтен нәселне шатландырды.
– Нәриманның теле ачылган!
– Нәриман сөйләшә башлаган!
– Нәриман фәлән дип әйткән!
Бу хәбәр Шәяхмәтләрнең бөтен нәселе буенча йөгерде.
Аннары сугыштан соңгы авыр еллар. Васфикамал – ферма мөдире. Көн-төн эштә. Кичен соң гына кайтканда капка төбендә малае утыра. Зур солдат фуражкасы күзенә үк төшкән, борын аслары юеш, балчыкка каткан тез башлары, чебиләнгән тәпиләр. Үзенең күлмәгендә һәрвакыт әнисенең сугыш вакытындагы хезмәте өчен алган медале булыр. Нәриман ул медальне укырга кергәнче бер дә күкрәгеннән төшермәде.
…Ә хәзер Нәриман киң җилкәле бер ир булып өстәл башында басып тора. Кулында стакан. Ул эчәргә яратмый – Шәяхмәтләр нәселендә андый кеше, гомумән, булмады. Ләкин бүген ул кызган. Шатлыктан. Кыз авырлык белән эләкте. Ничә тапкыр Ташлытауга мотоцикл белән төнлә барып карады – кызның күрше егете аяк чалды. Узган ел Сабантуйда бер авыз сүз сөйләшеп булмады – шул күрше егете күзәтте. Кыз белән сөйләшү өчен мөмкинлекне тормыш үзе ясады. Ә галимнәр могҗиза юк дип сөйлиләр. Ышан син аларга. Пычагымны беләләр. Бәхетле дуңгызның борын очында… азык булыр, диләр. Бәхетең генә булсын.
Узган ел совхозга бер путёвка килде – Ленинградтан чыгып китеп, Балтыйк диңгезе буенча йөрисе иде. Рабочкомда моны Нәриманга бирергә дигән карар чыгарылды. Еллык күрсәткечләр буенча, ул узган ел совхозда беренче урынны алган иде. Нәриман Ленинград турбазасында Зөлфияне күреп шаккатты. Болар Татарстаннан икәү генә иде. Шәһәрләрдә йөргәндә Нәриман экскурсоводларны җүнләп тыңлый алмады – күңелендә гел Зөлфия булды. Тик Фин култыгының бер урынында гына ул экскурсоводны йотлыгып тыңлады – сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы эстон кызы бик матур акцент белән кырык беренче елда бу тирәдә барган канлы сугышлар турында сөйләде. Нәкъ тегермән ташы төсле бер чуерташ өстенә басып экскурсоводны тыңлаганда, Нәриман үзенең учына Ташлытау кызының кулын алды. Тегесе моңа кулын кысып җавап бирде. Шуннан соң бу куллар бер-берсен ычкындырмадылар. Эстон кызы бу җирләрдә барган авыр сугышлар турында сөйләгәндә, нарат башында берөзлексез козгын очынгалады. Оча-куна коңгылдады. Бәлки, аның шул тирәдә генә оясы бардыр. Козгын, бәлки, эстон кызы сөйләгән канлы сугышларны үз күзе белән күргәндер. Козгынны бит өч йөз ел яши, диләр…
Читать дальше