Ну, егетләр, – дип елмайды бригадир төзүчеләр алдына килеп. – ферманы кайчан кышка хәзерләп бтеәбез?
Төгәл әйтүе кыен, – дип куйды берсе. – Шушындый темп белән барсак, мөгаен, язга кадәр бетерербез.
Бер кыз килде Тарханга…
Галия Николаевна Мукина бүген чиксез дулкыланды. Эшкә китәр алдыннан ул көзге алдына басып төзәтенде. Зифа буйлы, мөләем карашлы бу кызның коңгыр күзләре шатлык белән балкый. Күңеле каядыр омтыла, ашкына иде аның. Олы Тархан участок больницасына ул очкан коштай килеп җитте.
Баш врач кабинетының бусагасын атлап кергәндә аның дулкынлануы тагын да арта төште, йөрәге ешрак тибә башлады.
Тыңлыйм сезне, – диде Иван Николаевич Чемезов, алсу йөзле кызга ачык чырай күрсәтеп.
Баш врачның ягымлы карашын күргәч, кыз бераз батырая төште һәм үзенең бирегә теш технигы итеп җибәрелүен әйтте.
Иван Николаевич, тирән уйга бирелгәндәй, кулын яңагына куйды. Башта врачның йөзендә ниндидер үзгәреш һәм уңайсызлану чагылып китте. Аннары ул урыныннан әкрен генә торып, кызны үзе белән ияртеп чыкты.
Амбулаториядәге кечкенә генә бер бүлмәгә үттеләр. Иван Николаевич кулы белән ишарә ясап:
Менә шушында эшләрсез, – диде. Кыз бүлмәгә күз йөртеп чыкты, аннары:
Ә эш кораллары, материаллар? – дип куйды. Баш врач, иңбашлары җыерып, кулларын җәйде һәм:
Хәзергә бернәрәбез дә юк шул әле, – диде.
Иван Николаевич чыгып киткәч, кыз бүлмәдә беравык аптырап басып калды. Ул болай булыр дип һич тә күз алдына китермәгән иде. Төрле эш кораллары белән җиһазландырылган иркен зур бүлмәдә эшләрмен дип хыялланган иде.
Теләсә, бөтен шартлары тудырылган шәһәр больницасында да кала ала иде бит. Ләкин ул кая тиеш тапсалар, шунда җибәрүләрен үтенде.
Кинәт Галина, уянып киткәндәй, тирән сулыш алды һәм киң маңгаена төшкән коңгырт чәчләрен төзәтеп куйд. «Нәрсә мин җебеп калдым соң әле. Барысы да әзер булган җирдә кем дә эшли аны. Булмаганны булдыру, көрәшү һәм табу. Менә минем бурычым нинди булырга тиеш», – дип фикер йөртте ул.
Яшь техник, тиз-тиз атлап, урамга чыкты. Аның күңелендә ниндидер өмет чагылгандай булды. Шул өмет белән ул больницаның хуҗалык мөдире Ильясов янына китте.
Суыру шкафы юк микән сездә? – диде ул, Ильясовка текәлеп.
Андый нәрсәнең булганы да юк шул, – сеңелкәй.
Кулдан булса да ясатыр торырга туры килә инде, яңасын сатып алганчы ярап торыр.
Безнең кайгы анда гына түгел шул әле, сеңелкәй…
Кыз баш врач бүлмәсенә яңадан керде.
Иван Николаевич Ильясовны чакыртып алды:
Галина Николаевна нәрсә сораса, шуны үтәгез, бүгеннән үк суыру шкафын ясарга заказ бирегез.
Ильясов чыгып киткәч, кыз:
Минем Сезгә тагын бер үтенечем бар, Иван Николаевич, – дип куйды.
Сөйләгез, тыңлыйм.
Бездә коронка да, теш тә, хәтта балавыз кебек материаллар да юк икән, – дип тезеп китте Галина Николаевна. – Әгәр без аларны тиз генә Казаннан алдыртсак?
Дөрес фикер бу, Галина Николаевна, – дип, хуплады башврач. – анда Сезнең үзегезгә бару яхшырак булыр.
Икенче көнне үк ул Казанга китте.
Казанда күп кыенлыкларны үтәргә кирәк булды аңа. Әмма тырышлык бушка китмәде. Әле бер, әле икенче урыннан җиһазлар булдырып, материаллар табыштырып, булмаганын шәһәрдә эшләүче иптәш кызларыннан сорап, ниһаять, ул авыруларны кабул итә башлады.
Авыруга беренче мәртәбә үзе яаган тешне куеп җибәрү өчен әйтеп бетерә алмаслык дулкынландыргыч бәйрәм булды. Авыруның аңа карап елмаюы, чын күңелдән рәхмәт әйтүе кызны канатландырып җибәрде.
Тиздән кызның даны Тарханга гына түгел, тирә-як авылларга да таралды. Аның кабинетына керү өчен чират көннән-көн зурайды. Ә теш куйдырганнар аны урамда очратсалар, рәхмәт әйтеп узалар.
Бөтен энергиясен биреп эшләгән бу кызны коллектив тиз күреп алды. Зур ышаныч һәм өмет баглап үзен Кызыл Хач җәмгыятенең председатель урынбасары итеп сайладылар, комсомол комитетының бюро члены иттеләр. Бу эшләрдә дә кыз үзен сынатмады.
Әнә шундый өлгер кыз инде ул безнең Галина.
Укытучы шатлыгы
Эмма Григорьевна, өеннән чыгып, чатны борылырга да өлгермәде, аны бер төркем укучылар куып җиттеләр. Аларның кайберләре болай да сх белән генә исәнләште, ә кайсылары йөгереп килү уңаенда укытучыны кочып ук алды. Шунда ук аның сумкасын, пөхтә итеп төрелгән арифметика дәфтәрләрен бүлешеп күтәрделәр дә, урамны яңгыратып сөйләшә-сөйләшә, мәктәпкә таба атладылар. Нәни дусларын тыңлау, алар белән сөйләшү укытучының күңелендә аерым бер дәрт уята иде.
Әмма күңеллелек озакка бармады. Класс бүлмәсенә аяк басу белән аның күз алдында коточкыч тәртипсезлек пәйдә булды. «Класс почмагы» ертып ташланган, идән кәгазь кисәкләре һәм пыяла ватыклары белән тулган.
Читать дальше