Язган материалларымны өлкә гәҗитәләренә дә, «Чаян» журналына да һәм башка редакцияләргә дә юлладым. Читтән торып укыгач редакциядә мин еш була идем.
1958 елның август аенда миңа СССР журналистлар эгъзасы (член союза журналистов СССР) итеп кабул иттеләр. Ике-өч мәртәбә Татарстан журналистлар съездында, бер мәртәбә «Яшь язучылар» съездында булырга туры килде.
Укытучылык хезмәтендә дә зур тырышлык куеп эшләдем. Верховный Совет карары белән Тәтеш районы буенча беренчеләрдән булып «Өлкән укытучы» дәрәҗәсе бирделәр. Ә биш елдан соң аттестация үткәрделәр һәм «Укытучы-методист» дәрәҗәсенә күтәрделәр.
Җәмгыять эшләре дә минем җилкәдә җитәрлек иде. Мәктәптә күп еллар профком җитәкчесе, аннан тыш биш-алтыдан да ким түгел. Мәктәбебездә ул елларын 100–140 профсоюз члены исәптә тора иде.
Тормыш иптәшем, Язилә, белән 60 ел бергә тату яшәдек. Ул 40 ел авылыбызда табиб булып эшләде. Өч бала үстердек. Олы кызыбыз, Наилә, әнисе юлыннан китте, табиб булып эшли.
Улыбыз, Айдар, мәктәпне алтын медальга бетереп КАИны бетерде. 1986 елда студентлар төркеме белән Чернобыль атом станциясының фаҗигасын бетерүдә катнашты. Шул ук елны Хабаровск шәһәренә хәрби хезмәткә китте. «Ракетные войска» да хезмәт итте. Капитан дәрәҗәсендә Ульян шәһәренә кайтып микроэлектрон институтына эшкә урнашты.
Башта сиздермичә генә торган радиация нуры үзеннән үзе көчәеп (1964–2006) 2006 елны фаҗигале үлем белән арабыздан китте.
Кече кызыбыз, Айгөл, тәрбияче хезмәтен сайлады. Казан шәһәренең Совет районының физик тәрбия бирүче инструкторларның методик оешма җитәкчесе.
Соңгы 20 елларда эшләүче мәктәп директоры (заслуженный учитель Татарстана, затем России) Шагаев Расих Инталович минем онык Азатны күргәч тә: «Синең бабаң кебек физика укытучысы безнең мәктәптә булмады да, хәзер дә юк, булачак та түгел» – дип мине мактаган. «Син дә шулай бабаң кебек бул» – дип әйтүе булгандыр.
Куз йомганчы тормышнын 90 елы узды да китте.
Авылым тагын да ямьләнсен өчен
Яз. Кояш көннән-көн кыздыра, көннән-көн табигать матурая, ямьләнә. Менә тиздән агачлар яфрак ярыр, авыл яшеллеккә төренер.
Шул чак ерак-ерактан, калкурак бер урыннан авыл өстенә карыйсың да, сокланып туя алмыйсың. Нинди матур син, минем туган авылым, дип рухланып, дәртләнеп куясың. Кайчан гына әле безнең Олы Тархан салам түбәле, ярым җимерек бер авыл иде. Патша заманыннан калган күзгә күренердәй калай түбәле дүрт-биш йорт бар иде. Алары да авылның байлары, муллаларныкы булган. Авыл халкы, байларга хезмәт итеп, ачлы-туклы гомер кичергән. Шуның кадәр зур авылда ни больница, ни мәктәп булмаган. Ә хәзер хәл бөтенләй үзгә. Авылда зур больница, урта мәктәп бар. Җитмешләп югары белемле укытучы, медицина работнигы эшли.
Авыл елдан-ел үзгәрә, төзекләнә бара. Шушы соңгы ун ел эчендә генә дә ике йөздән артык хуҗалык, менә дигән өйләр салып, түбәсен калай яки шифер белән яптырды. Йөзләгән хуҗалыкта мотоцикл, велосипед бар. Һәр өйдә электр уты балкый, радио сөйли. Бер ел эчендә генә дә 15 хуҗалык телевизор алды. Шуларны күргәч, ничек горурланмыйсың да, ничек шатланмыйсың.
Биш-алты ел да үтмәс, туган авылым да төзекләнеп, тагын да матураеп, гөлбакча эчендә калыр. Шул киләчәкне күз аллыйсың да, шатланып туя алмыйсың.
Авыл ямь-яшел чирәм белән дә капланса, нинди ямьле булыр иде. Ләкин кайбер гамьсез тракторчылар һәм шоферлар, теләсә кайда юл салып, урамнарны таптап, изеп бетерәләр. Бу башбаштаклыкка чик куелсын иде инде.
Авылның төзеклеге һәм матурлыгына кайбер җитәкче иптәшләрнең битараф каравын да әйтми мөмкин түгел. Кайчандыр безнең бабаларыбыз авыл эчендәге чокыр-чакырларны һәм сазлыкларны күмеп тигезләгәннәр, бакча утыртканнар, юл салганнар. Бу хакта хәзер уйлаган кеше дә юк. Киресенчә, авыл уртасында коточкыч чокыр, сазлыкларны күмеп тигезләгәннәр, бакча утыртканнар, юл салганнар. Бу хакта хакта хәзер уйлаган кеше дә юк. Киресенчә, авыл уртасында коточкыч чокыр, сазлыклар барлыкка килүгә юл куела.
Авылның төзеклеге һәм матурлыгы өчен көрәш һәр кешенең изге бурычы. Әгәр һәр кеше бу мөкатдәс эшне намус белән үтәсә, елның елында өй алдына агач утыртса, авылыбыз киләчәктә тагын да яшелрәк, тагын да матуррак булачак.
Кышка хәзерлек кайчан тәмамлана
Беренче кар төшү белән «Алга» колхозының 6нчы бригадасы кышка хәзерләнергә кереште. Бригаданың яңа җитәкчесе Хатыйп Әхмәдиев ашыгыч рәвештә ункешедән төзүчеләр бригадасы оештырды. Алар бик кыйналмыйча гына эшне башлап та җибәрделәр.
Читать дальше