Һәм чынлап та кулланырга туры килде. Шундый ук тормозны Петр Сергеевич Килдеш лесничествосында эшләүче шофер Василий Подгорныйга ясап бирде.
Беркөнне Никушин лесничествоның тимерчек алачыгына ашыгып килеп керде.
Эшләр харап, Нотфулла абый, ди эндәште ул тимерче Гыймадиевка. – Автокранның тормоз «собачка» сы ватылган. Аны безнең район мастерскойларында түгел, Казанның үзеннән дә табуы бик читен.
Нотфулла абзый авыр чүкечен җайлап кына куйды да, маңгаендагы тирен кулы белән сөртеп алды..
Тыңлыйм, энем, – дип куйды ул, кайгы уртаклашкан сыман һәм папирос көйрәтеп җибәрде.
Мин күп уйладым инде, менә сызымым да бар, – дип механик куен кесәсеннән кәгазь тартып чыгарды.
Ул үзенең планнарын тимерчегә аңлатканнан соң:
Ничек уйлыйсың, Нотфулла абый, шуны эшли алырбыз микән? – диде.
Ай-һай, энем, белмим шул.
Алар эшкә керештеләр. Билгеле, уйлаган планны ахырына җиткергәнче шактый көч түгәргә килде. Ниһаять, үзләре ясаган механизмны сынап карадылар. Икесенең дә чырайлары яктырып китте.
Булды бит бу, энем.
Тәки башкардык бит, Нофулла абый. Кулың алтын дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул.
Нишләрмен инде хәзер дип бик борчылган идем, – дип кранчы Талип Галиуллин да сүзгә кушылды. – Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.
Автокранны урманга озатып мехник ял итәргә дә өлгерә алмады. Мәүлет Куркин чабып килеп битте.
Тагын шпилька сынды, петр Сергеевич, – диде Мәүлет, мазутланган бияләйләрен җиргә атып. – тәмам аптырады бит инде.
Механикның дачырае бозылды. Куркин тракторына «Бугиль» шпилькасының соңгысын куеп җибәргән иде инде ул. Хәзер ансын каян алырга инде.
Бу айда гына да тке-өч «Бугиль» шпилькасын ваттырган өчен ул Куркинны ачуланып та ташларга уйлаган иде, шулай да ул үзен тыеп кала алды.
Мәүлет тә механикның фикерен сизенепмедер:
Сынуы бер хәер иде әле. Аны ремонтлап булмый, һаман яңа белән алмаштытырырга туры килә. Нигә шул «Бугиль» шпилькасын заводтан ук ремонтларга мөмкин булырлык итеп ясап чыгармыйлардыр.
Петр Сергеевичның тагын яңа кайгысы артты. Өстәл артында төн озын уйланып утырды. Күпме баш ватты, күпме кәгазь буяды. Эшкә килгәч тә уе һаман шул «Бугиль» шпилькасы турында иде. Ул инде аны кулында туксан тугыз мәртәбә әйләндереп карагандыр.
Кинәт ниндидер өмет чаткысын сизгәндәй, йөзе яктырып киитте.
Кара әле, шайтан алгыры, болай эшләргә була иде бит аны, – дип җилкенеп куйды ул. Шулай да шпильканң ныклы булуына шикләнә иде. Тиз генә мотоциклына утырды да РТСка чапты. Андагы белгечләр белән киңәште һәм эшләп карадылар.
Чынлап та бу фикер начар түгел, – дип хуплады ны баш инженер.
Җайланма үзе гади генә, әмма хәзер «Бигуль» шпилькасын тулысынча металлоломга ыргытырга туры килмәячәк, үзәк буенча тишелгән эз аның детален җайлы гына алыштырып куярга мөмкинлек бирәчәк.
Бу яңалык Урюм РТСы механигы Фроловка да барып җитте. Ул да Никушин тәкъдиме буенча эшләп карады.
Кырык ел механик булдым, шуңа башым җитмәгән, – дип ул Никушинны мактап та алды. – Башлы егет.
Петр Сергеевичның тик торган вакытын күрмәссең. Әле генә мастерскойда була, ул да түгел аны яшь механизаторлар янында күрәсең. Аның кул астында күп кенә яшь белгечләр «канат чыгардылар». Әнә Степан Одаряев белән Николай Ниткасовка гына карап торыгыз. Трактор детальләрен ничек оста итеп электр белән кыздырып ябыштыралар алар. Болар Петр Сергеевичның җимешләре бит. Әле кайчан гына электр белән ябыштыру механизмына орынырга да куркып торалар иде. Ә Рифкать Җәгъфәров, Рәис Рәхмәтуллин, Сәгыйть Фәткуллиннарны трактор «йөрәген» аңлап бетерергә, аның тибешенә карап «сәламәтлеген» аерырга кем өйрәтте дип беләсез. Болары да Петр Сергеевичның җимешләре.
Күптән түгел генә әллә кайчан металлоломга тапшырылган детальләрне җыеп менә дигән механизм ясап куйды. Аның бу машинасы бер үк вакытта чар да була, автомашина балоннарына һава тутыра ала.
Безнең Петр Сергеевич чын рационализатор, – дип мактый аны Геннадий Михайлович. – Ул ясаган паркет станогы гына да безнең өчен зур байлык. Өстәвенә чәчү һәм агач утырту җайланмалары һәм башка унлаган тәкъдимнәрне безнең хуҗалыкны алга җибәрүгә зур этәргеч булды.
Петр Сергеевич Никушинның партиягә кабул ителүенә икенче генә ел әле. Шулай да ул үзендә нык үзгәреш, үсү сизә. Аның күбрәк беләсе, күбрә укыйсы килә. Үзенә әллә ничә исемдәге газета һәм журналлар өстенә техник журналлар да алдыра. Чын-чынлап тормыш-баскычлары буйлап биеклеккә үрмәли ул. Рухланып дәртле күңел белән эшли.
Читать дальше