Тизрәк кыймылдагыз инде, егетләр, тизрәк, – дип дәртләндерде аларны бригадир. – Ачы январь салкыннары башланганчы ферманы кышка хәзерләп бетерик.
Әмма һәр көн диярлек тоткарлык чыгып кына тора. Өстәвенә, үч иткәндәй, әле тег, әле бу төзү материаллары җитешмәде. Хатыйп әле бәрелде, бире сугылды, ашавы бетте, йокысы качты, ә материал барыбер табылмады. Үзенә кагылса, халык әйтмешли, чананы җәен әзреләп куяр иде дә, әмма Хатыйп җәен башка эштә иде шул. Ә хәзер кемнеңдер селкенмәве аркасында, аңарга янарга-көяргә туры килә.
Ягез инде, егетләр, шушы абзар ишеген булса да ясый торыгыз, – дип ялварды ул төзүчеләргә.
Нәрсә белән ясыйлар соң аны, иптәш бригадир, – диештеләр төзүчеләр.
Ничек нәрсә белән, билгеле такта белән.
Ә такта кайда?
Соң инде, егетләр, тактага да аптырап торсыз. Әнә ич пилорам, фермадан йөз метр да юк. Адыгыз да килегез шуннан.
Төзүчеләр бер-берсенә карашып, җилкәләрен җыердылар. бригадир кулын селтәде дә, тиз генә атын җиктереп, пилорамга юыртты.
Нәрсә, син, ферманы кышка хәзерләгәнне белмисеңме әллә? – дип кычкырып салды мастерга. – Нигә төзүчеләргә такта бирмисең?
Харис Солтанов күңелсез чырай беән бригадирга карап алды. Аннары авызындагы тәмәкесен читкә атып, ачу белән мотор ручкасын бора башлады. Тирләп-пешеп бетте.
Күтәрелде, маңгаендагы тирен сөртеп, агачлар өстенә барып утырды да:
Менә күр, кабыза алмыйм, янында атна артык җәфаланам инде, – диде Харис һәм тагын тәмәкесен кабызып җибәрде.
Колхозыбызның менә дигән механиклары булганда нигә үзеңә җәфаланырга. Барыгыз, тизрәк чакырыгыз үзләрен.
Механикларны эзләргә киттеләр, колхозның дан казанган механиклары килеп тә җиттеләр. Мондый гына түгел, әллә нинди катлаулы двигательләрне төзәтеп йөрүче бу осталар, моторга карап, син дә карышасың тагын, хәсрәт, дигәндәй, елмаешып алдылар һәм бик иркенләп кенә тәмәке көйрәттеләр.
Торып ансын-монсын караган булдылар, яле, мин сине дип, ручканы бора башладылар. Ә моторның моңа гына исе китмәде. Шуннан соң аның болтын-болтка сүтеп ташладылар..җыйдылар. тагын бордылар. Ә моторның моңа да исе китмәде. Тагын сүттеләр, тагын җыйдылар. Ә мотор, үч иткәндәй, дәшми-тынмый утыра иде.
Ә-ә-ә, егетләр, белдем серен, – дип кулын-кулга сугып куйды мезаникларның берсе, иң өлкәне, иң олысы.
Үзебездә җылы пальто булгач, исебез дә китми. Ә моторны туңмый дип беләсез ахры. Хәзер җылытабыз үзен. Айнар су кирәк. Тиз булыгыз! Аның шулай диюе булды, фермага кайнар суга чаптылар. Ул да түгел ферма кызлары, чиләкләренә пар бөркелеп торган су тутырып, пилорамга агылдылар.
Хәзер карыша алмассың, – дип сөйләнә-сөйләнә, моторист радиаторга кайнар су салды. – Яле, тагын койрыгыңны борып карыйк.
Бордылар. Ипләп торып бордылар. Харисның хәле беткәс, механиклар чиратка басты. Ә мотор «Нигә соң сез мине шул кадәр тинретәсәсез» дигән сыман, пыфылдап та карамады.
Ә-ә-ә, болай икән, белдем серен, – дип куөды икенче механик та, кулларын угалап. – Менә хәзер карыша алмас. Артык туңганга кабынмый ул, егетләр. Ягулык багын да җылытырга кирәк.
Механик шулай диюе булды. Бензин сибеп, ягулык багына ут төрттеләр. Ут җылытса, җылыта икән ул. Бактагы ягулык кына түгел, бөтен сарай эче дә дөрли башлады. Мехниклар үзләре дә чак качып котылдылар.
Бригадир үзе дә, ачудан кара янып, кулын селтәде дә фермага, салкыннан калтыраган маллары янына олакты.
Бу вакыйга инде онытылып, такта булмау сәбәпле ферманы кышка хәзерләү дә бөтенләйгә туктатылып, тәмам җәзасын алган моторны металлоломга тапшырырга торганда, пилорамга ферма мотористы Хәммәт Ситров килеп юлыкты.
Эх, мескен, мескен, – дип куйды Ситров, тәмам эштән чыккан моторга текәлеп, ни булды сиңа?
Ул мотор тирәли бер әйләнеп чыкты, икенче әйләнде. Җаны түзмәде, үзенең дә аны боргалап карыйсы килде. Башта ул бик яхшы иттереп моторны корымнан чистартты, аннары гайкаларны борып, ниндидер кисәген сүтеп алды. Аның карашы ягулык насосындагы бе детальгә төбәлде.
Ә, менә синең авыруың кайда булган икән, хәзер, хәзер мин үзеңне дәвалыйм, – дип сөйләнә-сөйләнә, ягулык насосын да сүтте. Фильтрларын алыш-биреш иттерде: берсен алды, икенчесен куйды. Аннары моторны борып җибәре. Ә мотор, бер дә карышып тормыйча, гөрелдәп эшли башлады.
Мотор тавышын ишетеп, бригадир да чабып килеп җитте.
Эх, Хәммәт абый, – диде ул артык шатланып. – Безнең механиклар эшли алмаганны үтәдең түгелме соң… Бер бәла җилкәдән төште!
Моторы яхшы эшләсә дә, мотористлары артык кабаланмый гына такта ярдыра башладылар.
Читать дальше