Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Күңелле сәяхәт

Тургай йоклап киткәнен сизмәде. Ул төш күрде. Менә ул теге аланга барырга әзерләнеп йөри. Әбисе белән бабасыннан конфет-прәннекләр, кишерләр сорап алып, кесәләренә тутыра. Чанасын алып ишегалдыннан чыгып кына өлгерә – ул инде урман юлыннан атлый, ул арада теге чыршы каршында басып тора. Чыршы үзе ямь-яшел, ботакларында исәпсез-сансыз күркәләр асылынып тора. Әмма алар гади күркәләр түгел, йолдыз төсле көмеш күркәләр, ялтыр-йолтыр килеп күзләрне чагылдыралар. Шулар арасында тиен сикереп уйнап йөри, көмеш күркәләрдән теллин-теллин, чеңгел-чеңгел иткән матур тавышлар яңгырап тора. Шулчак ап-ак кар өстеннән куян кызы йөгереп килә. Башына зәңгәрсу эшләпә кигән, иреннәрен кызарткан, керфекләренә сөрмә тарткан, муенына чыршы күркәләрен төймә итеп таккан, биленә зур алтын аеллы, асылташлар белән бизәлгән каеш буган. Беләгендә күпереп торган куян йоныннан ясалган ридикюле асылынып тора. Тургай, кесәләреннән алып, аның ридикюленә конфет-прәннек, кишер тутыра. Шуннан соң алар теге агачтагы тиенне үзләре янына чакыралар, аңа ияреп ак кар өстендә сикергәлиләр, туктаусыз көләләр. Тиен алар янына төшми, көмеш күркәләрне челтерәтеп йөри бирә. Аларның шул күркәләрне тотып карыйсылары килә, чыршы янына ук килеп, кулларын өскә сузып сикергәлиләр, тик күркәләргә бармак очлары тиеп-тиеп кенә китә, тотып карарга буйлары җитми.

Шунда Тургайның үзләренең ындыр тавында чана шуасы килә. Чанасының бавын тотып та өлгерми – шул арада алар тау башында басып та торалар. Тургай иң элек чанага куян кызын утырта, арттан үзе утыра, һәм кар бураннары чыгарып төшеп китәләр. Чаналары оча гына, битләренә кар бөртекләре сибелә, алар шатлыктан кулларын чәбәклиләр, көләләр. Алар тагын менәләр, тагын төшәләр. Тауның уртасында бер сикертмәле җире бар, шунда чана күтәрелеп китеп, әллә ничә мәртәбә карга тәгәриләр, тагын сикереп торалар, тагын тәгәриләр. Тау башына соңгы менүләрендә Тургай шактый ерактан әтисен күрә. Ул да чана шуа икән. Тургай моңа нишләптер гаҗәпләнми. Әтисе дә ниндидер кыз белән шуып төшеп китә. Тургайлар бусында шундый кызу төшәләр, тау уртасындагы сикертмәдә чана аумый, әмма күтәрелеп һавадан шуып китә. Алар авыл өстеннән бер әйләнәләр дә урманга борылалар. Нишләптер салкынлык югала, анда җәй икән инде. Чанасын келтер-келтер әйләнүче тәгәрмәчләр очырып алып бара икән, ул тәгәрмәчләр чыршы күркәләреннән ясалган икән… Теге аланда бөтен җир аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, үлән араларында кып-кызыл җиләкләр пешеп ята. Ашыга-ашыга җиләк җыя башлыйлар, Тургай үзенә елмаеп торган өч кызыл җиләкне өзәргә тәлгәш астына бармакларын тыга, җиләкләрнең сабакларыннан шырт итеп өзелгәнен сизә, инде авызына кабыйм гына дигәндә, кемдер терсәгеннән төртә дә, иң эре, иң кызыл җиләге, учыннан тәгәрәп, үлән арасына төшеп югала. Кем төртте микән дип караса, Фаил көлеп басып тора. Тургай учында калган ике җиләген кабарга тели, әмма Фаил нидер дәшә, ул арада артта әтиләренең, әниләренең сөйләшкәне ишетелә, һәм Тургай уянып китә…

Күчтәнәч өчен сугыш

Караса, Әхтәм абый малае Фаилне алып килгән икән. Әтиләре: «Икегез уйнагыз», – дип, икенче бүлмәгә чыгып киттеләр. Суыктан кергәч, Фаилнең битләре, колаклары кып-кызыл булган, борын асты да юешләнеп тора. Ул күзләрен чыршы күркәләреннән алмый, тәрәзә янына барып, тотып-тотып карады. Тургай да урыныннан төште.

– Каян алдың? – диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике мәртәбә тартып куеп.

– Тиен китереп бирде, – дигән булды Тургай, Фаилне аптырату өчен.

Фаил маңгаен җыерып уйларга тотынды:

– Нинди тиен? Акчамыни?

Тургай көлеп җибәрде.

– Акча ди сиңа! Урманда агач башында йөри торган тиенне белмисеңме әллә?

– Ә-ә-ә, аны беләм. Шул өегезгә килдемени?

– Әйе. Менә шушы өстәл янында минем белән сөйләшеп утырды. Чирләгән кешеләргә китерәбез, ди. Син дә чирлә, китерер.

Фаилнең авызы сәер булып җәелде. Ышанасы да килә, ышанып та бетә алмый, мескен. Тургайга кызык аның шулай торуы, ул эченнән рәхәтләнеп көлә. Җепкә тезелгән күркәләрне алып идәнгә тараткач, Фаил аларны берәм-берәм тотып сындырырга маташты. Сындыра алмагач, колак турына китереп селки башлады.

– Эчендә ни бар икән моның? – диде ул, мыңгырдап. – Әйдә, кисеп карыйбыз.

Тургайның үзенең дә кисеп карыйсы килә килүен. Тик ул Фаилне шаяртырга уйлады.

– Аның эчендә тәмле җимеше бар, ди. Җәй җиткәч кенә пешеп җитә, ди. Пешкәч алырбыз.

Фаил моңа бер сүз дә дәшмәде. Алар чыршы күркәләрен бер-берсенә тәгәрәтеп тә, өеп куеп, ерактан шуңа бәләкәй тимер шарик ыргытып та уйнадылар. Фаил тизрәк атты, күркә өемнәрен әллә ничә мәртәбә иште. Тургай куян ипиен әйтмәм дигән иде, түзә алмады, тәрәзә төбендәге тартмадан аны да алып килде. Куянның әтисе артыннан җибәргәнне сөйләгәнне авызын ачып тыңлады Фаил. Аның авызы ябылмасын өчен, Тургай әле генә күргән төшен дә өстәде. Иртән куян кызы тәгәрмәчле чана белән килде, аның шул чанасына утырып урманга бардык, диде. Күркәләрнең чыршыда ничек ялт-йолт януларын, челтер-челтер кыңгырау тавышы чыгаруларын, куян кызының аны ындыр турына китереп куюларын сөйләде. Фаилнең күзләре чыршы күркәләреннән дә олырак булып зурайды. Тургай куян ипиенең тәмлелеген, аны ашаган кешенең бернидән дә курыкмавын һәм бик тиз үсәчәген сөйләгәндә, Фаилнең авызы чәп-чәп итә башлады, ирен почмакларыннан селәгәйләре ялтырап күренде. Куян кызы сипкән теге орлыкларны күрсәткәч, Фаилнең түземе бетте, ул ике кулын ипигә таба сузды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x