Дүрт яше тулгач, Тургай гел ишегалдына омтылды. Әгәр өйдә утыртырга тырышып карасалар – еламады, ә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән бертуктаусыз акырды, ишекне бикләсәләр, тәрәзәдән, тәрәзәне сакласалар, ишектән чыгып йөгерде. Аңа ишегалдына чыгарга, шунда уйнарга ирек бирүдән башка әмәл калмады. Һәм шунда бөтенесе «аһ» иттеләр. Тургайны әйтерсең бүтән малай белән алыштырып куйдылар. Дөбер-шатыр әйбер җимерүләр онытылды. Ул җылы көндә трусиктан гына калды, әти-әнисенә түтәлләр ясашты, кишер, суган, кыяр утыртышты, һәр көн су сибеште, чүп утады, туфракны, балчыкны туйганчы куллары белән аралады, тезләре белән сөрде, ятып аунады. Иртәдән кичкә кадәр аның трусигы белән гәүдәсе генә түгел, битләре, чәчләре, колаклары туфрак төсенә керде. Олыларга ияреп, түтәлләрдән, бәрәңге араларыннан кочак-кочак чүп үләннәре утады, аларны бозауга кертеп салды, мактый-мактый ашатты. Яшел суган кыякларын, петрушка, рәйхан, укроп, юа, кузгалакларны үзе өзде, үзе юды, үзе савытка салып өстәлгә китерде. Җәй уртасы җиткәч, кыяр, помидор, шалкан, карлыган, виктория җиләге, крыжовник, чия кебек нәрсәләрне кайгыртты, иренмичә җыйды, өстәл тутырып ташлады. Ул кечкенә лейкасы белән су сипкәндә, бәләкәй тәпиләренең йөгерүенә күз иярмәде.
…Тургайга салкын тиде. Туктаусыз ютәлли, тәне ут кебек кызыша, уйнарга чыгарлык та хәле юк. Тәрәзәгә кыш бабай төшергән бизәкле үлән сабакларына, яфракларга карап ята. Тәрәзәнең теге ягыннан яктырткан кояш нурларында аларның бөгелеп-бөгелеп төшкән кыяклары матур булып елтырыйлар, вак-вак энәләре җем-җем итеп тышта уйнарга кызыктыралар.
Чирләмәгәндә ничек рәхәт булган икән! Көнгә әллә ничә мәртәбә көчли-көчли тәмсез дарулар эчерәләр, уколлар кадыйлар. Укол кадарга килгән апаны күрү белән, Тургай юри акырып елый башлый. Уколның чебен тешләгән кебек кенә чеметтерүенә аның исе дә китми. Шушылай интектерүдән туктасыннар, дип юри акыра. Өч тамчы укол ничек терелтсен инде. Ул ашарга кыстаулары тагын. Ниләр генә бирмиләр! Авызына учлап тутырырлар иде. Ә аның бер дә кабасы килми. Кайчакта мультфильм карамакчы булса, аның да кызыгын тапмый, телевизорны сүндерә дә куя. Ярый инде, әбисе белән бабасы гел өйдә, аларның алларына барып утыра, икесен дә кочаклый, әкиятләр сөйләтә. Күп вакыты соры песи баласы мияу белән үтә. Телевизордан күрсәтелә торган юлбарысларның гел үзе инде. Тик гәүдәсе бәләкәй дә йоннары көл төсле. Ул бөтен кеше белән гел уйнап кына йөри. Шуңа күрә аңа «Шаян» дип исем куштылар. Бүген миявын көтә-көтә арып бетте Тургай. Иртән чыгып киткән иде, һаман юк. Тышта шундый салкын, кайда нишләп йөри инде ул? Әһә, әнә ишектән ак булар ияртеп, йомгактай тәгәрәп керде үзе. Килеп тә керде, диванда яткан Тургайның өстенә сикереп тә менде. Әләй! Тәпиләре боз булган! Үзеннән суык кар исе, тагын бераз әллә сыер исе килә шунда. Тургай аның бер тәпиен тотып авызы белән өрә-өрә җылыта гына башлаган иде, әбисе Шаянны шундук идәнгә алып куйды.
– Абыеңа салкын тигерәсең бит! – диде әбисе аны тиргәгән тавыш белән. – Иң элек үзең җылын, аннары абыең белән уйнарсың.
Шаян, яшел күзләрен түгәрәкләндереп һәм алгы бер аягын күтәреп, Тургайга карады. Тавышы чыкмаса да, бу аның: «Әби дөрес әйтәме?» – дип соравы иде. Әбисенең тәлинкәгә сөт салганын күргәч, четер-четер эчәргә дә тотынды. Тургай, юрган астыннан чыкмыйча гына башын диван кырыннан сузып, аны күзәтергә кереште. Шаянга ашарга Тургай гел үзе салырга тырыша, ашаганын идәнгә тезләнеп, терсәкләренә таянып карап тора иде, аның белән ярым пышылдап сөйләшә иде. Хәзер Тургайны тыйдылар, кабат салкын тигерерсең дип, Шаянның савытларын аның янына күчерделәр, песиең белән диванда яткан килеш кенә сөйләш, диделәр. Аның телен, тешләрен, сөтле ияген диваннан күреп бетереп буламыни, йомшак итеп идәнгә баскан тәпиләренә дә кагыла алмыйсың. Олыларны да тыңламыйча ярамый.
– Нык туңдыңмы? – диде ул, пышылдап.
Мияу аның сүзләренә колагын да селкетмәде.
– Сыер янына кергәнсең бит, – дип дәвам итте Тургай. – Сөтне шуның имиеннән генә имгән булсаң туңмаган да булыр идең.
Үзенең бу сүзләреннән көлә-көлә, ул мияуның койрык очына чиртеп алды. Шаян, сөт эчүеннән бүленеп, башын аңа таба күтәрде.
– Авыз кырындагы йоннарың сөткә баткан әнә! – диде Тургай, рәхәтләнеп көлеп. Песиен шундый хәлдә күргән саен тыела алмыйча көлә ул. Шаян бераз карап торгач, ярар алайса дигәндәй, авыз читләрен ялмаштырып алды да тагын сөтенә иелде. Аның чәнти бармак очы кадәр генә теленә күпме генә сөт йога инде? Нык тырышканга күрә, мескеннең башы да селкенеп-селкенеп тора әнә. Нишләп ул чөмереп эчә белми икән? Акбай да шулай ялап эчә. Акбайның аның, ичмасам, теле бияләй кадәр. Бер ялаганда бер кашык йогадыр теленә. Шулай интегүләрен күреп, аларны нык кызгана Тургай. Ахырда аларны болай интегүдән коткармакчы булды. Былтыр җәй көне ишегалдында әле Шаянны, әле Акбайны чөмерергә өйрәтә башлады. Һәркайсының алдына тезләнеп, башта үзе шопырдатып эчеп күрсәтте. Аннары үзләренең савытларыннан, авызларын өскә каратып тотып, итле аш шулпасы да, сөт тә салып карады. Икесе дә төчкерә-төчкерә читкә йөгерделәр. Әллә ничә көн интекте Тургай, баштанаяк аш шулпасына, сөткә-катыкка батып бетте. Әти-әниләре күреп, моның барып чыкмаслыгын аңлаткач кына, бу эшеннән туктады.
Читать дальше