Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Шул минутларда татлы йокы аны үзенең мамык канатларына салып, биеккә алып китә…

Ай үсәсен көн үсеп

Тургай, ай үсәсен көн үсеп, һөнәрләрен арттыра барды. Хәйләкәр итеп карап торулары, гел көтмәгәндә кеткелдәп җибәрүләре, иреннәрен әллә ничекләр кәкрәйтеп, өйдәгеләрне тәгәрәтеп көлдерүләре, үзе генә белгән телдә үзенә эндәшеп, үзе шуңа җавап бирүләре әти-әниләрен, әби-бабаларын гына түгел, күрше-күкертнең, туган-тумачаның һушын алды. Өй эче шатлыклы авазлардан, көлү тавышларыннан Тургай йоклаганда гына бераз тынып тора иде.

Менә Тургайның йөгереп йөри торган чаклары җитте. Аяклары гына йөгереп калмады, куллары да туктаусыз хәрәкәтләнде, теле телгә йокмады, авызы сүздән бушамады, түгәрәк башы әле аннан, әле моннан пылт итеп килеп тә чыкты, юлында очраган әйберне төртеп тә екты. Шушы бәләкәй генә җан иясенең ничек һәммәсенә дә өлгерүе, күрелмәгән көч-кодрәткә ия булуы өйдәгеләрне хәйран калдырды. Йортка бөтен нәрсәне бөтереп ала, себереп ташлый торган давыл кергәндәй булды. Тургай бер генә минутка да тынып торуны белми иде. Ул давыл булып улый, вулкан булып ата, диңгез булып ташый, дулкын булып дулый. Аңа бирешмәгән берни юк. Ул урындыкларны бергә җыеп аудара, аларның өстенә уенчыкларын өя, шуңа мендәр сала, мендәргә менеп, мәтәлчек атып төшә, тагын менеп идәнгә сикерә, бөтенесен кире ишеп ташлый, аннары чаба башлый, үзе туктаусыз кычкыра, көлә, тешләрен шакылдата, авызын бакылдата, сызгыра, ыжгыра, төкерә, кикерә, төчкерә, кизәнә, суга, үрелә, селтәнә, тибенә, көчәнә, сикерә, бүртенә, хихылдый, шытырдый, шартлап бәрелә, егыла, тәгәрәп китә… Шундук сикереп тора, юлына очраган бөтен нәрсәне төртеп төшерә, тәгәрәтә, аудара, өстенә баса, ватылса – вата, сытылса – сыта, акса – агыза, түгелсә – түгә, буялса – буйый, сылый, төшерә, күчерә, ыргыта, таптый, ваклый, изә, тартып өзә, сыга, тыга, төкерекли, каера, аера, сындыра, каба, чәйни, йота, изә, ваклый, турый, чокый, өзгәли, чемчекли.

Аның нишләгәнен дә күреп бетерү мөмкин түгел: әле генә тынын да чыгармыйча уйнап утырган малай икенче каравыңда шифоньер өстенә менгән яисә карават астына кергән була. Инде бу тынычланып утырды дисәң, шул арада күз яздыра, борылганыңны гына көтә дә, әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып ябыша, дөбер-шатыр йөгерә, урындык, диван өсләреннән чаба, савыт-сабаларга үрелә, үзе туктаусыз көлә, юлына туры килгән нәрсәләрне төртеп аудара, тибеп очыра, кием-салым, япма, одеялларны сөйрәп төшерә; гәҗит-журнал, китапларны шатыр-шотыр актара, селти-селти тарткалап ерта, тешләре белән умыра, бөтенесен өеп әвәли; миски-кәстрүлләрне башына кия, кашык-калак ише нәрсәләрне диван артына ташлый, борыч-тоз савытларын эләктерсә, элгечтәге кием кесәләренә сала. Кем өйрәтә аны болай эшләргә? Әллә, чыннан да, җене бармы? Әти-әнисе көндез эштә булганлыктан, әбисе белән бабасы, тәмам хәлдән таеп, телләрен аркылы тешләп туктый.

Ул иң элек әбисе белән бабасын шылтырап уята торган зәңгәр сәгатьне юк итте. Әбисе су түгеп кенә әйләнеп керде – сәгать өстәлдән очкан иде инде. Бабасы белән әбисе аны кайлардан гына эзләп карамадылар – тапмадылар. «Сәгатьне кая куйдың?» – дип сорауларын ишетергә дә теләмәде. Берәр җиргә чыгарып яшергәндер, дип өй, бакча, абзар тирәләреннән эзләделәр, әмма таба алмадылар. Сәгать әбисенең ипи пешерергә ачытырга куйган камырыннан килеп чыккач, Тургай баскан урынында туп кебек сикерә-сикерә көлде. Әбисе белән бабасы елый-елый көлде. Моңа кадәр «бала баласы балдан татлы» дип йөргән әбисе белән бабасы «заманына күрә баласы, атына күрә чанасы» дигән мәкальне куллануга күчте.

Тургай бер минут эчендә эреп күздән югала, талгын җил үлән арасына тавышсыз-тынсыз үтеп кергәндәй, сиздермичә генә бүлмәдән бүлмәгә, өйдән верандага, тышка чыгу тылсымына ия. Аның игътибарын соңгы вакытта тәрәзә пәрдәләре җәлеп итте. Уң як түр тәрәзәнең пәрдәсе, аның ихлас күңелдән тарткалавына түзә алмыйча, кәрнизе белән дөбердәп килеп төште. Ул килеп төшкәч, Тургай кулларын биленә таянган килеш, авызындагы алты тешен күрсәтеп көлеп җибәрде. Үзенең гомерлек бурычын намус белән башкарып чыккан кеше генә болай рәхәтләнеп көлә һәм, бөеренә таянып, астан өскә таба горур караш ташлый ала. Ул алты тешнең өстәл клеёнкаларында, китап тышлыкларында, гөл яфракларында, комод почмакларында, урындык артларында, тагын әллә кайларда калдырган эзләрен әйтү дә җитәр. Барлык тәрәзәләрнең челтәрләре, пәрдәләре, аның каты кулларына, үткен тешләренә эләгеп, йә өзелеп төштеләр, яисә ерткаланып, тишкәләнеп беттеләр. Шушы сөт исе килеп торган бәләкәй генә кулларның, вермишель токмачы юанлыгы нәни бармакларның, ул бармак башындагы вак балык тәңкәсе кадәр генә тырнакларның көч-куәтенә һич тә ышана торган түгел иде. Бу куллар тоткан әйберен мәңге ычкындырмый, өзелгәнче яисә сынып чыкканчы тарта, өзелмәсә, тешләре белән ябыша, алай да булмаса – сөйрәп төшерә, өстенә тезләнә, мыш-мыш килеп, ул әйберне туйганчы әвәли, ныклыгын бетерә, соңгы хисапта барыбер үз дигәненә ирешә. Ә аның нияте ачык: өзәрдәен – өзәргә, бөгәрдәен – бөгәргә, сындырырдаен – сындырырга, ертырдаен – ертырга, җимерердәен – җимерергә, ватардаен – ватарга, түгелсә – түгәргә, акса – агызырга, ауса – аударырга. Әбисе белән бабасы үзләре генә чакта аны күзәтеп, тотып, туктатып өлгерә алмый. Чөнки әледән-әле ишегалдына да чыгып керәсе, каядыр барып кайтасы була. Ә Тургай өчен аларны янтайту, күз яздыру берни дә тормый. Намаз вакыты җитсә, Тургайның йөзенә хәйләкәр елмаю җәелә. Ул, оста разведчик кебек, тып-тын гына әнисенең иннек-кершән, хушбуй шешәләре куелган комод тартмасына ашыга. Шундагы иннекләрне битенә, иреннәренә буйый, битенә пудра тидерә, кашларын каралта, киемнәренә хушбуй сибә, кремнарын кысып чыгара, комод көзгесенә кишер, алма, олы колаклы кеше башлары ясый. Бөтенесен урынына куйгач, берни булмагандай, уенчыклары янына чыгып утыра. Үзенең бу эшләреннән өйдәгеләрнең өнсез калулары аны үсендереп җибәрә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x