Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Шаян сөтен эчеп бетерде. Савыты яныннан әз генә читкә китеп юынырга тотынды. Хәзер аның бер генә хәрәкәтен дә ычкындырмаска кирәк. Әнә алгы тәпиенең табанына теле белән төкереген тигерде дә авыз тирәләрен, мыек төпләрен сыпырырга, ышкырга тотынды. Үзенең күзләре йомылып, тешләре күренеп-күренеп ала. Табанын теле белән туктаусыз чылатып, ике яңагын, күз тирәләрен, маңгаен кат-кат ышкыганнан соң, колак тирәсенә күчте. Колак артларын тәпие белән үрелеп-үрелеп сыпыруыннан Тургай рәхәтләнеп көлә-көлә, «мә, битеңне сөлге белән дә сөрт» дип кулъяулыгын аңа ыргытты. Шаян яулыкны ялт кына тешләре һәм ал тәпиләре белән эләктереп сыртына ятты да арт аяклары белән яулыкка тырт-тырт тибәргә, аны тиз-тиз тырмарга тотынды. Тургай бу кызыкны күрергә әбисе белән бабасын да чакырды. Кулъяулыгын идәннән сөйрәп, әвәләп, типкәләп уйнагач, мияу тынып калды. Әбисе яулыкны юарга алып китте.

– Шаян булсаң да усал син! – диде бабасы, мияуга бармак янап.

Ләкин Шаян аның белән сөйләшеп тә тормады, шундук диванга үрмәләде. Тургай аның йомшак йоннарына бармакларын батырды, култык асларыннан тотып, аның яңагын үзенең битләренә терәп-терәп алды.

– Йомшак син… – дип пышылдады колагына. – Күзләрең көлә!.. Авыз-борыннарың, мыекларың чәчкә төсле матур…

Шаянның юеш борыны, мыеклары, йомшак йоннары аның битләрен, колак яфракларын, муенын кытыклады. Шундый рәхәт, җылы, йомшак! Ул, мияуны үзе янына яткырып, аның кабыргасы турына колагын куйды. Әнә леп-леп итә. Аның йөрәге шулай тибә. Бөтен нәрсәнең дә йөрәге бар, ди, бит. Мияуның йөрәге типкәндә, йомшак, җылы булып Тургайга да тия кебек… Шундый рәхәт! Әнә ул өйдәге гөлләрнең дә йөрәкләре бардыр инде. Гөлләргә колагын куеп тыңлап-тыңлап караганы бар, берни дә ишетелми. Аларның йөрәкләре мияуныкыннан да бәләкәйдер инде. Тургай Шаянны башыннан койрыгына таба яратып сыпыра башлауга, ул аның күкрәгенә сеңеп бетте һәм акрын гына мырлаганы ишетелде. Эретеп, тәмле итеп озак мырлады ул. Тургайның инде бөтен тәне изрәп, күзе йомыла башлаган иде. Шулчак мияу торып басты да төшеп китмәкче булды. Аның гадәте билгеле: тәне кызганчы түзә дә, тизрәк төшеп ычкына. Тургай, тавышсыз гына көлә-көлә, аны аскарак тартты да юрганын җилкәсеннән үк ябып куйды. Караңгыда томаланып калган песи, күкрәк турына килеп, борыны белән төрткәләп карады – чыгар тишек юк. Шуннан соң акрын-акрын арты белән чигенеп, аяк очына кадәр төште. Ахырда чигенә-чигенә юрган астыннан килеп тә чыкты, идәнгә сикереп, әбиләре бүлмәсенә кереп тә китте. Кайчакта аны юри шулай томалап куя Тургай. Чыгарга ирек бирмичә озаграк интектерсәң, кулыңны йә аягыңны тырнап алырга да күп сорамый. Ул янында чакта Тургай баш авыртуын да, ютәлен дә оныта. Бабасы йөрәк авыруыннан интегә. Шаян күкрәгенә менеп ятса, йөрәгенең авыртуы басыла, ди.

Куян һәм тиен күчтәнәче

Шунда кесә телефоны матур көен сузды. Әтисе икән. Гадәттәге соравын бирде:

– Улым, даруларыңны эчтеңме?

– Эчтем, әтием.

– Ашадыңмы?

– Ашадым.

Әтисенең көлгәне ишетелде:

– Алдашасың бит.

– Әзрәк сөт эчтем, – диде Тургай.

– Башыңның авыртуы кимиме?

Тургай бусына ни дип җавап бирергә дә белмәде. Шуңа күрә сүзне икенчегә борды:

– Син кайда?

– Җәй көне әниеңнәр белән җиләк җыйган аланда әле мин.

– Әләй! – гаҗәпләнүдән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. – Урмандамыни?!

– Әйе.

– И, матурдыр анда, әтием. Әйеме?

– Бик матур, – диде әтисе. – Бөтен җир ап-ак кар астында. Җиләкләр дә, чәчәкләр дә, күбәләкләр, бөҗәкләр дә кар юрганын ябынып йоклыйлар. Юрганнары кояшта җем-җем итә. Алан уртасындагы теге чыршының ботакларына калын булып кар яткан.

– Их, күрергә!.. – диде Тургай, торып утырып.

– Иң элек терел, терелгәч күрсәтермен, улым.

Тургайның йөрәге Шаянныкы кебек кызу-кызу тибәргә тотынды. Ул, кулларын баш астына салып, күзләрен йомды. Җиләккә барган ул көнне исенә төшерде. Әтисе әйткән алан тулы чәчәк, чәчәктән чәчәккә кунып очучы төрле-төрле бөҗәкләр, бал кортлары, быжаннар, төклетуралар гөжләп тора иде. Тургайны иң кызыктырганы күбәләкләр булды. Алар шундый күп иде. Йә үләнгә, йә чәчәккә килеп куналар, әллә нинди бизәкләр төшкән канатларын җәеп күрсәтәләр. Инде якынаеп тотып алыйм дип кулыңны сузганда очалар да китәләр. Аларны куа торгач, ул хәлдән таеп беткән иде. Ә күпме җиләк җыйдылар, туйганчы ашадылар. Тургай үзеннән дә биек әллә нинди чәчәкләр күрде, аларны сөйде, иреннәре белән үпте, мине онытмагыз, диде. Алан уртасында үскән чыршы күләгәсенә утырып чәй эчтеләр. Тургай менә шушылай үләнгә чалкан яткан килеш аның очына шаккатып карады. Болытлар янында ук иде аның очы. Болытларның акрын гына чыршының очына тиеп каядыр киткәннәрен карады. Бервакыт аяк балтырын нидер чеметтереп алды. Балак эченнән үрмәләп кереп, кырмыска тешләп алган булган икән. Ныклабрак карагач, Тургай үлән араларында әллә нинди бөҗәкләр – чикерткәләр, кырмыскалар, коңгызлар, үрмәкүчләр мыжлап торуын күрде. Чәй эчкәннән соң, Тургай җиләк җыймады, җиләкне әнисе белән әтисе җыйды. Ул, үләнгә сузылып ятып, шул бөҗәкләрне учына салып, аларны үлән сабакларына, яфракларга үрмәләтте, кыланмышларын карады, нишләп син мондый булдың, дип һәрберсеннән сорау алды. Ниндиләре генә юк икән аларның! Эреләре-ваклары, яшелләре-көрәннәре, суалчанга охшаган озынчалары, борчак шикелле түгәрәкләре, әтисенең тимер басып яньчегән кара тырнагы төслеләре, канатлылары-канатсызлары, таш кебек катылары, бармак белән басуга, ямь-яшел булып сытыла торганнары, кызыл башлылары, кара башлылары, озын мыеклылары-кыска мыеклылары, бөтенләй мыексызлары, койрыклылары-койрыксызлары… Сыртына салгач тора алмый торганнары да бар икән. Аякларын, мыекларын кыймылдатып ятучы андый бөҗәкләрне ул нык кызганды. Кем торгыза инде аларны ялгыш егылып сыртына төшсә? Иң кызыгы шул: алар барысы да кыймылдый, каядыр ашыга, берәүләре нәрсәдер эләктереп сөйрәп бара, икенчеләре яфракларны тишкәләп ашап ята. Шул бөҗәкләр бөтенесе кар астында йоклап ята, ди. Ничек салкын тими икән аларга? Өсләрендә киемнәре дә юк бит югыйсә. Алар да төшләр күреп йоклыйлар микән? Их, шул чактагы матур җәйге көн, теге урман аланы, җиләкләре, күбәләкләре менә хәзер ишегалдына килеп төшсен иде ул! Шуларның бөтенесен тиз генә карап чыгар иде Тургай. Җиләген дә өзеп капмас, карап кына торыр, барысын куллары белән сыйпар, битләре белән кагылыр, һәрберсенең исен генә иснәр иде… Яисә ялт кына үзең шунда барып төшсәң иде. Ник шулай була алмый икән?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x