Фоат Садриев - Тургай

Здесь есть возможность читать онлайн «Фоат Садриев - Тургай» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Сказка, Прочая детская литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тургай: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тургай»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ул – шук та, кирәк вакытта җитди дә, эчкерсез дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә-яктагыларын сокландыра да. Тургай бүген, безнең арада яши. Аның тормышы, маҗаралары, кайвакыт хәл ителмәслек булып тоелган проблемалары сезгә таныштыр бәлки?
Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.

Тургай — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тургай», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Кабып кына карарга… әз генә… – диде ул, ялварулы карашын Тургайга төбәп.

Тургай ипине бирде. Фаил аны комсызланып башта бер җиреннән, аннары икенче урыныннан умырып капты. Авызы йон бияләй тыккан төсле ябыла алмыйча калды. Фаил ашарга дигәндә беркайчан да сынатмый. Бу юлы да бер күзен әз генә кысып, тешләрен ипигә батырды, көч-хәл белән чәйнәргә тотынды. Аның бөтен бите, колаклары селкенеп торды. Бераздан йотып җибәрде дә, тагын ике мәртәбә умырып тешләп алды. Тургай аның туктарга исәбе юклыгын аңлады. Тагын ике капса, куян ипиенең исе дә калмаячак иде.

– Китер ипине! – диде Тургай, аңа үрелеп. Ләкин Фаил ипине артына яшерде, мырлый-мырлый тәмләп чәйнәвен дәвам итте. – Бир! – дип, аның кулына ябышты Тургай.

Фаил мыш-мыш килеп һаман читкә тартылды, ипи тулып кабарган яңаклары гына селкенде. Тургай аның шул яңагын борып чеметеп алды, Фаил акырып елап әтиләре янына йөгерде. Тургай да аннан калышмады.

– Тургай мине чеметте! – дип елады Фаил.

– Чеметтеңмени, улым?

– Куян ипиен ашап бетерә бит инде! – диде Тургай, һаман ипиен эләктерә алмыйча.

Фаил аны күз ачып йомганчы бер кулыннан икенчесенә күчерә, артына яшерә иде. Әхтәм абый аның кулыннан ипине каерып алып Тургайга бирде.

– Син саран, саран! – диде Фаил, елый-елый. – Мин яңадан сезгә килмим дә!

Ул ашыга-ашыга киенә башлагач, әтисе Әхтәм дә кузгалды. Тургай карап-карап торды да:

– Мә, ашап бетер! – дип, ипине аңа сузды.

Фаил, ипиле телен чыгарып, аны үртәде:

– Бә-бә-бә!

Алар чыгып киттеләр.

– Нишләп бирмәдең соң, улым? – дип сорады әтисе, аларны озатып кергәч.

Тургай, бер сүз дә дәшмичә, аңа ипине күрсәтте. Ипи бар ягыннан да стакан авызы белән кисеп-кисеп алган төсле киртләчләнеп калган иде. Алар ике чыршы күркәсен Фаил алып чыгып киткәнен һәм ул күркәләрне Фаил пычак белән турап бетергәнне иртән генә беләчәкләр иде…

Ишегалды патшасы

Тургай одеялын иңбашына таба тарткан иде – аяклары ачылып китте. Иртәнге һаваның салкынча теле белән сыйракларын, бармакларын кытыклый-кытыклый ялавыннан ул елмаеп җибәрде дә күзләрен ачар-ачмас изрәп ята бирде. Бер чебен, шактый безелдәп йөри торгач, маңгаена килеп кунды. Тургай аңа кулы белән селтәнде, чебен бармакларына тиеп очып китте. Ишегалдына чакыруы булды бугай ул аның. Торып утырып, аякларын йомшак диваннан идәнгә сузып җибәрү үзе бер рәхәт иде. Тәрәзә турындагы алмагачның шәүләсе акрын гына идәндә селкенә. Тургай аякларын ныграк сузды. Хәзер яфрак шәүләләре аның аягы өстендә биешәләр. Шундый кызык инде карап торсаң. Шәүлә шундый җиңел, гел шуып-хәрәкәтләнеп торса да, берни сизелми. Әнә әбисе дә елмаеп-көлеп килеп җитте.

– Йокың туйдымы, улым?

Әбисе шулай диде дә аның иңбашларыннан сөяргә кереште. Тургай рәхәтләнеп кабат күзләрен йомды. Нишләп шушылай йомшак, шушылай рәхәт икән ул әбиләрнең, әниләрнең куллары?! Җилкәгә генә кагылган ул кулларның җылысы нишләп бөтен тән буенча аяк табаннарына кадәр йөгерә икән? Әбисеннән беркөн шул хакта сораган иде, без бит сине яратабыз, шуңа күрә шулай була, диде. Ул әйткәч, дөрестер инде ул. Барысы да Тургайны төрлечә иркәлиләр, аркаларыннан сөяләр, башларыннан сыпыралар, үбәләр, кочакларына алалар, мактыйлар. Моның серен белә инде ул. Бәләкәй булганга үсендерәләр. Бабакае әйтмешли, бераз күзгә төтен җибәргәннәрен дә белә Тургай, әмма үзен барыбер мактатасы килә. Аннан да рәхәт ни бар икән? Ул хәйран калып шуны уйлап утыра. Мактау янында әбисе белән әнисе пешергән иң тәмле ризыкларың читтә торсын. Эссе көндә тирләп-пешеп уйнагач, суга чумудан да рәхәт нәрсә юк бит инде. Ә мактау аннан да рәхәтрәк. Үзен мактату өчен, Тургай әллә ниләр кылана. Олылар туктаусыз аның турында сөйләсеннәр генә. Көйләтүнең тәмен аңлап бетерде инде ул. Юри генә кыстыбый ашыйсым килә дисә, йә әнисе, йә әбисе, бөтен шөгыльләрен читкә куеп, кыстыбый пешерә, шуны мактый-мактый ашата. Гөбәдия ашыйсым килә диюгә, гөбәдия пешерәләр. Тургай моның ник болай икәнлегенә төшенеп тә бетә алмый. Тик шуны яхшы белә: бөтенесе аны мактый, аңа соклана һәм аңа сүзсез буйсына. Ул бер әйберне чамалый: алар кебек олы булса, болай мактамаслар иде. Мактамасалар мактамаслар, тизрәк үсәргә кирәк бит. Өйдәгеләр һәр көн диярлек «бүген дә үстең» дияләр диюен. Кайда соң ул үскән җир? Көн саен үссә, әллә кайчан алар кебек булыр иде ул. Ничек үсәргә икәнен дә гел өйрәтеп торалар югыйсә. Күп итеп аш, ботка, сөт-катык, җиләк-җимеш, ит, кара ипи ашарга кушалар. Ул бөтенесен дә сыдырып сала, сөт белән генә дуслыгы бәләкәй. Нишләптер аны ипи белән ашаса да, болай эчсә дә, Тургайның артыннан һава чыга. Яфрак сыймалы тар җирдән чыккач, тавышы да килә. Иелгәндә сизми дә каласың чыкканын. Аннары конфет, печенье ише баллы әйберләрдән куркыталар. Шуларга ияреп авызыңа шайтан керә, тешеңне сызлата, черетеп төшерә, ди әбисе. Әтисе салып кайткан чакларда, әбисенең йөзе бозыла, әтисенең авызына тагын шайтан кергән, ди. Кеше авызына кереп-чыгып йөрмәсә, ул шайтанга башка җир бетте микәнни? Шайтан күренми бит ул. Күренсә, беркем дә аны авызына кертеп тормый инде. Якын килә башлауга, чебен куган кебек куып кына җибәрәсең. Шайтанның күренә торганы да бар икән. Беркөн әнисе түбән очтагы Сәрия апаларга барып кайткач, карт шайтаны өйдә иде, юньләп сөйләшеп тә утыра алмадык, дип зарланды. Ул нинди карт шайтан, яше дә бармыни, дип әнисеннән сораган иде, бәләкәй кешегә шайтаннар белән эш итәргә иртә әле, диде. Нишләсәң дә, син бәләкәй әле, дип авызны томалыйлар. Ә ничек тизрәк үсәргә? Туйганчы ашарга, тышта уйнарга, озак итеп йокларга кирәген белә, шулай эшли дә бит инде ул. Кеше йоклаганда үсә, ди. Үсәм дип, гел йоклап кына торып булмый шул. Син йоклаганда, күпме кызык үтеп китә. Юк инде, анысы булмас. Бер кызыкны да җибәрәчәге юк Тургайның. Йокы үнәр түгел, дип бабасы дөрес әйтә. Йокласаң, берни дә күрмичә каласың.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тургай»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тургай» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тургай»

Обсуждение, отзывы о книге «Тургай» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x