– Минем бит аңа акча түләргә кушканым юк, алырга кирәк түгел иде, – дип куйды.
Энҗе, йөзенә юри битарафлык билгесе чыгарып:
– Мин сезне каян белим соң? – дигән булды. – Шулай сөйләшкәнсездер, дип уйладым.
– Минекен ал, – диде Айгөл, акча сузып. – Аныкын үзенә кайтарып бирерсең.
Энҗе иңбашын сикертеп куйды:
– Ничек кайтарып бирим ди мин аны? Алай акчаң бик күп булгач, Исламга үзең илт тә бир.
Айгөл акчасын, чәчәк бәйләмен Энҗенең учындагы акчалары өстенә куйды да җил-җил атлап кайтып китте. Кызлар, малайлар Энҗене сырып алдылар:
– Ни булды?
– Кая китте ул? – диештеләр, аптырашып.
– Үпкәләде…
– Ни булды, ник үпкәләде? – диде Ислам, аларга кушылып.
Энҗе аңа Айгөлнең чәчәк бәйләмен сузды.
– Сиңа үпкәләде.
– Миңа?! Ник?! – диде Ислам, аптыраган хәлдә чәчәк бәйләмен алып.
– Аның өчен акча биргәнгә…
– Мин бит аны рәнҗетергә теләмәдем! – диде Ислам, аптырап.
Эшнең болайга китүе Лилиягә ошамады.
– Әйдәгез, киттек, – диде ул кискен генә итеп. – Болай да атна буе сузылып йөрдек.
Алар барып кергәндә, Әлфия апалары ишегалдында бала арбасы янында басып тора иде. Ул, шатланып:
– Ай, минем балакайларым! – дип кычкырып җибәрде һәм елмаеп аларга каршы йөгерде.
Бөтенесен икешәрләп, өчәрләп кочагына алды, үпте, туктаусыз рәхмәт әйтте һәм нишләптер елап та алды. Балалар аны чәчәкләр белән күмделәр, Әлфия апаларына сокланып карап тордылар. Ишегалды берара Сабантуй мәйданы кебек шау-гөр килеп алды. Ниһаять, барысы да ишегалды уртасында торган бала арбасы янына килделәр.
Әлфия апалары, ак биләүгә биләгән баласын арбадан алып, фотога төшәргә әзерләнгәндәй, аның йөзен кунакларга юнәлтте. Баланың алсу йөзе, бәләкәй матур борыны, уймактай авызы, әллә кояш нурларыннан, әллә болай челт-челт йомылып торган күзләре малай-кызларны әсир итте. Исеме Булат икән.
Малайлар, кызлар Булатны карап туйгач, Әлфия апалары, ай-вайларына карамыйча, барысын да өйгә алып керде. Әлфия апа белән Кәшифә түти аларга кайнар бәлеш өләшеп чыкты. Мактый-мактый бәлешне ашаганда, җиләк-җимешләр белән чәй эчкәндә, мәктәптә укыгандагы кызык хәлләрне исләренә төшереп көлештеләр.
Ислам, иптәшләреннән аерылгач, үзенә урын таба алмады. Ул Ык буена төшеп китте, анда балаларның су керүләрен, каз-үрдәкләрнең йөзүләрен карап, кошларның сайравын тыңлап утырды. Тик күңелен биләгән борчу һич тә китмәде. Ул Айгөлнең үпкәләвен көтмәгән иде. Кайсы яклап кына уйлап караса да, ул үзен гаепле дип тапты. Ашыгуданмы, уйлап җиткермәүдәнме, мавыгуданмы – нишләп гел алай килеп чыга соң аның эшләре? Теге чакта стенадагы рәсемне үз өстенә алып, Энҗене дә кыен хәлгә төшергән иде. Хәзер Айгөлне кимсеткән булып чыкты. Ул утырды-утырды да Айгөл янына барып аңлашмыйча күңеленә тынычлык тапмасын аңлап, аларга юнәлде. Айгөл бәрәңге бакчасында чүп утап йөри иде. Ислам туп-туры аның янына керде. Аны күргәч, Айгөл тагын да кызурак эшли башлады. Бу инде аның Ислам белән сөйләшергә теләмәвен аңлата иде. Ул Айгөл янына бара да алмады, бакчадан чыгып та китә алмады, аяклары береккәндәй, шактый вакыт басып торды. Аннары әллә ачудан, әллә берәр карарга килеп, кызу-кызу чүп утарга тотынды. Чүп утаганда, ап-ак күлмәгенә дә, үтүкләнгән чалбарына да, ялтырап торган туфлиләренә дә туфрак сибелде. Ул шулкадәр ашыгып йолкыды, шул арада аркасына тир бәреп чыкты, ләкин озак эшли алмады, Айгөл килеп аның кулыннан тотты:
– Ислам, тукта!
– Нигә, әллә сиңа хәзер ярдәм итәргә дә ярамыймы? – диде Ислам, башын күтәреп. – Мин бит сиңа яхшылык эшләргә теләгән идем…
Айгөлнең күзләре яшьле иде. Ул Исламга караган килеш «юк» дигән мәгънәдә акрын гына башын чайкады һәм калтыранган иреннәре арасыннан кайнар сүзләрен тезде:
– Син үзеңне… өстенлегеңне күрсәтергә телисең… башкалар алдында…
– Күпме бергә укып, ничек син миңа шулай дип әйтә аласың?
– Әйтәм! – диде Айгөл, елый язып. – Бөтенегез дә минем мохтаҗлыкны сиздереп торасыз.
Ислам да кызып китте, кулына тоткан чүпләрен аяк астына күтәреп бәрде.
– Син гел үз каланчаңнан гына карыйсың, үзең теләгәнне күрергә телисең! – диде ул, тавышын күтәреп. – Минем теге чакта сиңа булышуларым да үземнең өстен икәнемне күрсәтү өчен булдымыни?!
Аның бу сүзләре Айгөлнең бөтен гәүдәсенә кайнар су китереп койган кебек тәэсир итте. Чыннан да, әнисе больницада ятканда, Айгөлнең аягы сынган чакта көн дә булышты. Ул, Исламның күзләре белән очрашмас өчен, башын читкә борып:
– Кем белгән сине… – диде.
Читать дальше