Epic, legends and tales - Идегәй. Татар халык дастаны

Здесь есть возможность читать онлайн «Epic, legends and tales - Идегәй. Татар халык дастаны» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казань, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Мифы. Легенды. Эпос, Старинная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Идегәй. Татар халык дастаны: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Идегәй. Татар халык дастаны»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта фольклор мирасыбызның йөзек кашы саналган «Идегәй» дастаны урын алды.
Дастан Алтын Урда дәүләте таркалуга йөз тоткан бер чорда (ХIV йөз ахыры – ХV йөз башлары) ике тарихи шәхес – Туктамыш хан һәм аның әмире Идегәй арасында барган көрәшне бәян итә.
Ул – халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр.

Идегәй. Татар халык дастаны — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Идегәй. Татар халык дастаны», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ике торган шыгавыл [91] Шыгавыл – ишек сакчысы. ,

Туктамыш хан колы иде.

Ханның колы булганда,

Идегәйнең кулы иде.

Хансарайда ни барын

Алар аша Идегәй

Белеп торган көне иде.

Хан сарае ак ишек

Туктамыш хан иңгәндә,

Ал тәхеткә менгәндә,

Кырык беренче ир булып,

Ялгызына сан булып,

Идегәй килеп кергәндә,

Ханга сәлам биргәндә,

Ирнәве юка сараяк [92] Сараяк – сары аяк, сары кәсә. ,

Сараякның эчендә

Агулап салган сары бал —

Азамат ир Туктамыш

Идегәйгә биргәндә,

Ишектәге Аңгысын

Тыңгысынга аңдырып [93] Аңдыру – кисәтү, сиздерү, аңына төшерү. ,

Башын кылдай игәндә,

Идегәй аны сизгәндә,

Билендәге пычагын

Суырып алды кынабтан.

– Алмас пычак сабы алтын,

Кайрылмагай, майрылсын,

Агуы булса бу балның,

Агуын суырып алсын! – дип,

Пычагын балга батырды,

Безе белән дүрт кисте,

Бер болгады, бер эчте,

Аннан әйтте ханәшкә:

– Иләмле икән иләгең,

Куксымый [94] Куксымый – исләнми. микән чиләгең?..

Аны әйтеп Идегәй,

Хансарайдан борылды.

Идегәй алай киткәндә,

Хан ханәше Йәникә,

Якасын ертып аһ итеп,

Ал тәхеткә егылды.

Аннан әйтте Йәникә:

– Аңлаган булсаң, ханиям,

Кобогылның кылганы —

Сине, мине хурлавы.

Пычагын алып кынабтан,

Безе белән болгавы –

Ил түгел, яу булганы.

Дүрт кисәккә бүлгәне —

«Идел, Җаек суларны,

Иртеш белән Чулманны [95] Чулман – Кама елгасы. ,

Дүрт дәрьялы йортыңны

Дүрт бүләрмен», – дигәне;

Уртасыннан болгавы —

«Сарай белән Болгарны

Бер болгармын», – дигәне;

Иләк, чиләк дигәне —

Олы кызың Ханәкә,

Кече кызың Көнәкә —

Берәвен тиңләп иләккә,

Берәвен тиңләп чиләккә,

«Берәвен углым тиң күрсә,

Аңа да аңа сакла», —

дигәне, ай!

Ханәш аны әйткәндә,

Азамат ир Туктамыш

Йәникәгә аны әйтте:

– Ян йөрәкне яндырып

Ялганлама син, ханәш,

Сум йөрәкне сулкытып

Сумгыллама син, ханәш!

Яхшы ата Җантимер

Җандай күргән ир иде,

Яу да түгел – ил иде,

Аннан туган Кобогыл —

Ул да миңа яу булмас,

Дау бетереп яу кырган

Кобогыл миңа дау булмас.

Өрәге миннән каты булса да,

Кобогыл миңа үч булмас,

Синең дигән һич булмас,

Һич булмас, ай, һич булмас!

Йәникә ханәш анда әйтте:

– Яхшы атаның баласы —

Җантимердән туган Кобогыл,

Ул сиңа яу булмаса,

Ул сиңа үч булмаса,

Мин дигән һич булмаса,

Тугыз ирең чакырткыл,

Ерауларың алдыргыл,

Сынчыларың сынаткыл,

Өлкән бер туй кылдыргыл,

Ул кемлеген сынаткыл,

Анда мәлем [96] Мәлем – мәгълүм. кылдыргыл,

Кобогыл дигән кем икән,

Кем икән әй, кем икән?

Туктамыштай олы хан

Аптырады, әйләнде,

Әйләнеп киңәш тапмады,

Тугыз ирен чакыртты.

Берәвен өйгә ингезеп,

Туктамыш хан анда әйтте:

– Иңсәңә суксам – иңкәймәс [97] Иңкәю – иелү. ,

Искемне бирсәм – иләмәс [98] Искемне бирсәм – иләмәс – ягъни иске киемне бүләк итеп бирсәм дә кадерсезгә кимәс. ,

Исәнтәй углы Ходайбирде батырым,

Син бер кереп тулгачы [99] Тулгау – тезмәләп әйтү, җырлау. ! – дип иде,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып торгачтан,

Тора биреп тулгады,

Әйтеп иде бер сүзне,

Аның бу сүзе якмады [100] Якмады – йогышмады, ошамады. ,

Күңеленә ятмады,

Аны: Өйдән чык, – диде.

– Карт бүредәй кашкарган [101] Кашкару – чаллану. ,

Кап-караңгы төннәрдә

Сансыз кулны башкарган,

Көн дә сөңге сындырган,

Сөңгесенә кеше мендергән,

Ир күңелен тындырган,

Алмаган яу куймаган,

Эчсә канга туймаган,

Илгә аз да яуга күп —

Акбалтыр углы Уагым,

Монҗыр углы Чуагым,

Икәвең кереп тулгачы! – дип иде,

Икәве килеп кергәчтән,

Кул [102] Кул – гаскәрнең бер як канаты. кушырып торгачтан,

Тулгап-тулгап салды иде,

Болар сүзе якмады.

Күңеленә ятмады,

– Икең дә өйдән чык! – диде.

– Күчкәндә күчең [103] Күч – күчмәләрнең урыннан урынга күчүе. әйләнгән,

Исфаһан [104] Исфаһан – Иран шәһәре. Ул заманнарда Исфаһан осталары яхшы корыч коюлары белән данлы булганнар. кылыч бәйләнгән,

Яу карасын күргәндә,

Явар көндәй турланган,

Китәр коштай сайланган,

Ярашык [105] Ярашык – чабыш өчен алдан күнектереп куелган ат. аттай ярсынган,

Аргымак аттай типсенгән

Аргыннарның башы идең,

Кара Куҗа батырым,

Син бер кереп тулгачы! – дип иде,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып торгачтан,

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Идегәй. Татар халык дастаны»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Идегәй. Татар халык дастаны» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Идегәй. Татар халык дастаны»

Обсуждение, отзывы о книге «Идегәй. Татар халык дастаны» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x