Туксан башлы Урданың
Туксан углы бер булып
Айдалага [58] Айдала – ачык дала, такыр дала.
килгәндә,
Алар белән ант тотты.
«Көрәшеп барың мин ексам,
Мин барыңа баш, – диде.—
Көрәшеп берең мине екса,
Улыгыз миңа баш», – диде.
Кушагын [59] Кушак – билбау.
алып ту [60] Ту (туг) – байрак, флаг.
итеп,
Анда мәйдан күтәрде.
Туксан башлы Урданың
Туксан угылы җыелып
Идегәй белән көрәш тотканда,
Екса ега белмәде,
Чалса чала белмәде —
Барын екты Идегәй;
Еккан береннән тун [61] Тун – гомумән, «кием» дигән сүз булган.
алып,
Айдалага өйдерде.
Өеп салып Идегәй,
Өстенә менеп тайчанды.
– Туктамыш хан тәхетенә
Мин мендем! – дип яр салды [62] Яр салу – аваз салу.
.
Аннан әйтте Идегәй:
– Анау килгән ак атлы —
Ул Туктамыш хан булса,
Алдында баш имәгез,
Үзе сәлам бирмәсә,
Башлап сәлам бирмәгез.
Туктамыштай олы хан —
Акбүз аты – астында,
Лачыны – ияр кашында,
Җилә җитеп килгәндә,
Анда күрде айдала.
Айдалада туксан бер бала.
Туксаны торыр яланбаш,
Ул туксанның эчендә
Чалкаеп утырыр бер бала.
Азамат ир Туктамыш
Килә җитеп килгәндә,
Ул туксан бер тик торды,
Торып бер баш имәде,
Иңкәеп сәлам бирмәде.
Туктамыштай олы хан
Анда торып моны әйтте:
– Туксан бала – айдала,
Туксан булып, бүз бала [63] Бүз бала – биредә «асыл бала» мәгънәсендә.
,
Бүз балалык итә белмәдең —
Башлап сәлам бирмәдең.
Ханыгыз булган минме өлкән,
Әллә юкса сезме өлкән?!
Анда әйтте Идегәй:
– Башта булсаң син өлкән,
Аякта [64] Аякта – азакта, соңында.
чыгар без өлкән.
Әйтеп бирсәм ник өлкән —
Туксан башлы Урданың
Янымда туксан баласы,
Шушы туксан баланың
Яшен санап салсам мин,
Анда чыгар без өлкән.
Өлкәнне өлкән белмәгән,
Башлап сәлам бирмәгән
Ул да булса, ханиям,
Син икән, ай син икән!
Азамат ир Туктамыш
Анда уңга әйләнде,
Анда сулга әйләнде,
Әйләнеп җавап тапмады.
Хансарайга кайтып килгәндә,
Башыннан уе китмәде,
Урынында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч төн йокы татмады.
Кыр башында айдала —
Айдалада утырып,
Туксан бала эчендә
Идегәй булды бер бала.
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды;
Ятимнәргә яр булды,
Аты юкка ат булды,
Адашканга юл булды,
Карны ачканга тамак ул булды.
Айбалталы Дөрмән би,
Дөрмән улы Урман би —
Туксан бала эчендә
Каракчылык кылган би:
Балалар менгән таяк ат —
Аны урлап тотылды…
Өч урлады – котылды,
Дүртенчедә тотылды.
«Түрәсен моның бир», – диеп,
Айдаланың туксан бала
Кулын килеп кушырды.
Урман бинең кашына
Тора килеп Идегәй,
Кулдан кылын тоттырды,
Кылдан кыл җеп тактырды,
Салкын ташка тарттырды,
Туксанның берен җәллад итеп,
Анда башын чаптырды.
Хәбәр илгә фаш булды.
Җәллад булган ул баланы
Айбалталы Дөрмән би
Кулын кулдан каерып,
Туктамыш ханга баш орды:
– Үзем булсам Дөрмән би,
Улым булып Урман би,
Урманымның башын чапкан
Шул баланың канын кайтием [65] Кайтием? – Кайсылай итәем, нишләтим?
,
Әй ханиям, түрәм би?!
Җәллад булган ул бала
Торды дагын аны әйтте:
– Кыр башында айдала,
Айдалада туксан бер бала.
Кобогыл безнең беребез,
Ул да булса башчыбыз,
Моның түрәсен ул биргән,
Аның аргысын мин белмәм.
Туктамыштай олы хан
Идегәйне алдырды:
– Әй Кобогыл, Кобогыл,
Яхшы атаның баласы –
Җантимернең углы идең;
Елкы бактың, куй бактың,
Айдалага ут яктың:
Айбалталы Дөрмән би,
Дөрмән углы Урман би,
Аның башын ник чаптың?
Анда әйтте Идегәй:
– Илеңдә йөргән каракчы
Өч ат урлап котылса,
Дүртенчедә тотылса,
Синең түрәң буенча
Дүртенчедә чабылса,
Дөрмән углы Урман би —
Ул да шулай тотылды,
Синең хөкемең буенча
Ул да шулай чабылды,
Аның аргысын мин белмәм.
Туктамыш торып анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Шушы торган Кобогыл
Ни кылса да рас кылган,
Сүзем белән бер кылган,
Мин аңа түрә бирә алмам.
Айдалада утырып,
Ундүрт дауны бетергән,
Туксан бала эчендә
Бәйге тотып [66] Бәйге тоту – ярышта җиңү.
дан алган,
Туксанына баш булган,
Түрәсен биреп фаш булган,
Ул ни кылса рас кылган,
Кобогылдай баланың
Түрәсенә чыгалмам.
Кобогылга аны әйтте:
– Әй Кобогыл, Кобогыл,
Сараемда кал, – диде.—
Читать дальше