Котлыкыя би әйтте:
– Әйтмәк бездән, хания,
Ишетмәк сездән, хания.
Җир уртасы Күк Түбә,
Күк Түбәдә ак сарай;
Шушы Сарай калада
Дүрт дәрваза [33] Дәрваза – шәһәр капкасы.
бар иде.
Икәве бикле булганда,
Икәве ачык икәндер;
Береннән килгән кәрваны
Береннән чыгып бетә алмай,
Боҗрасы бөтен алкадай
Боралып үтәр икәндер,
Ямгыр белмәс ямчыгыл [34] Ямчыгыл – почта йөртүче, ям – почта.
Ям юлында ям чапкан;
Ялгыз йөргән юлаучы
Ям юлында ял тапкан;
Юртса юлы киң булып,
Ятса җире киң булып,
Йорт-җир әман икән дә;
Үзе бинең заманы
Ил фареван [35] Фареван – муллык, иркенчелек.
икән дә;
Зәкяттан алган зәкяты,
Казнасыннан казнасы,
Үзе бинең сансыз мал,
Үзе дә белмәс икән дә;
Сансыз алтын бу казна
Гомергә бетмәс икән дә,
Безнең көнгә килгәндә,
Ул да җитмәс икән дә!
Били белсәң, ханиям,
Икселмәс [36] Икселмәс – кимемәс.
дәүләт бу иде.
Алтын Урда, Ак Урда
Алтмыш йортка юл иде,
Индегенең [37] Индеге – хәзерге.
көнендә
Кәрван, дөя килалмый,
Дәрвазаңнан иналмый,
Дәрвазаңнан иңгәндә,
Сиңа бүлеп биралмый.
Синнән дәүләт тайганы
Шул түгелме, ханиям?
Янә торып янә әйтсәм,
Идел сырты Сары Тау
Илем кунган йорт иде,
Илем йортта куймадың,
Иделне ике кичердең,
Анда да аны куймадың,
Кырлы курай шур татыр [38] Шур татыр – тозлы җир һәм тозлы су.
Кола чүлгә китердең,
Комкәнт дигән каламны
Комга түгеп бетердең!
Әй ханиям, ханиям!
Бер биядә ике имчәк –
Бере кипсә, беренең сөте юк,
Бер дөядә ике өркәч —
Бере китсә, беренең көче юк;
Йорттан йортым күчкәне –
Бездән ырыс киткәне,
Куштан кошың күчкәне —
Сездән дәүләт киткәне.
Бер башымны ике итеп,
Ике ханга баш орсам,
Ул да булса, ханиям,
Йорттан абруй киткәне,
Чабучы булсаң, баш – менә!
Түгүче булсаң, кан – менә!
Сыпра сынлы суп ерау,
Алып бер җитеп килгәчтән…
Аны әйтеп, Котлыкыя
Хан алдында йөгенде.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Һай син татар, һай татар,
Мангыттан азган чал татар [39] Мангыттан азган чал татар – Туктамыш хан үзе монгол нәселеннән булганлыктан, Котлыкыя бине татар дип хурлый.
!
Син дә кичә бар булдың,
Син дә бүген юк булдың!
Син дә кичә би булдың,
Бүген килеп, син дә бер
Үлем белән тиң булдың —
Токымыңны ораен!
Азамат ир Туктамыш
Ике биен чакырды:
Чакмагыш би, Дөрмән би
Анда килеп баш орды.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Айбалтаңны тот, – диде.—
Айпычагың так, – диде.—
Котлыкыя ялган бине
Муйнын ора чап! – диде.—
Пәридән алган хатыны,
Бишектә ятар баласы;
Аны да ташлап калдырган
Пәридән булган анасы [40] Пәридән булган анасы – Идегәйнең анасы җен кызы, пәри яки шүрәле булуы турында бик күп вариантта легендалар бар.
–
Ул баланы тап! – диде.—
Бишеген ора чап! – диде.—
Син дә булсаң Чакмагыш,
Чакма чаккан Чакмагыш,
Котлыкыя ялган бинең
Чаңырагын [41] Чаңырак – җәйләүдәге күчмә киез өйләрнең түбә алкасы.
чап, – диде.—
Чабып утка як! – диде.
Шунда торган Җантимер —
Киң кунычлы Җантимер —
Алты угыллы ир иде;
Атагы – өлкән аталык [42] Аталык – хан балаларын тәрбия итүче. Зарыйлык белән килүчеләрнең зарын ханга җиткереп торучыларны да шулай атаганнар.
,
Йортта өлкән пир [43] Пир – карт, җитәкче.
иде;
Туктамышның кашында
Киңәше киң килбәтле,
Сүзе үткән би иде;
Котлыкыя би белән,
Кан тамызып ак сөткә,
Ант эчешкән ир иде.
Торып килеп Җантимер,
Хан алдында йөгенде:
– Әй ханиям, ханиям!
Җир китәрдә ни калыр?
Җиреннән тайган ил калыр;
Ил китәрдә ни калыр?
Ил киткәндә, йорт калыр,
Йорт китәрдә, сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәрдә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр;
Баш китәрдә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан-буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
Йорт урнында яу калыр;
Яу чапканда ни калыр?
Ялгыз башы каңгырап,
Куйдай булып маңгырап,
Чүл далада тинтерәп,
Дуадактай [44] Дуадак – ялгыз; нәселе киселгән оясыз казны дуадак каз диләр.
хан калыр.
Читать дальше