Азамат ир Туктамыш
Аны үзенә чакыртты:
«Әй Котлыкам, кил, – диде. –
Тугыз йортка дан булган,
Оя баскан Төкле Аяк
Ике бала чыгарса,
Икесен бер сынап күрәем,
Аны миңа бир», – диде.
Котлыкыя би килде.
Кыл ефәк бау муйнында –
Ике бер тиң бала кош,
Икесе дә кулында;
Ул кошларны биргәндә,
Туктамыш хан алмады,
Бер артык күз салмады.
– Әй Котлыка би, – диде.—
Болгар белән Сарайда
Мин Туктамыш хан икән,
Тугрыма кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан икән,
Аны баккан син икән,
Аны көткән мин икән,
Аннан туган ике кош —
Аны миңа бир, – диде.
Котлыкыя би анда
Янә килеп йөгенде [19] Йөгенү – бер аякка тезләнеп хөрмәт күрсәтү, реверанс, баш ору.
.
Ул икесен янә биргәндә,
Туктамыш хан аны алды,
Тырнак очына кундырып,
Берәвен чөйде тургайга,
Берәвен чөйде күгәлгә —
Икәве дә очмады,
Тырнагыннан купмады.
Шунда белде Туктамыш
Ике бер тиң бала кош
Төкле Аяктан тумаган,
Томшыгы тома [20] Томшыгы тома – борын очы яссы, тупас, үткен түгел.
яралган
Төксез аяк – бидаяк.
Азамат ир Туктамыш,
Анда күңеле бозылып,
Котлыкыя бигә әйтте:
– Тугыз йортка дан булган
Кара лачын Төкле Аяк,
Аны чөйгән мин икән,
Аны баккан син икән.
Аның ике баласын
Сорап торган мин икән.
Миңа сонып торганың —
Аягы төксез бидаяк, —
Аны үзеңә ал! – диде. —
Үз кошларым бир! – диде.
Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Тугрыңа кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
Синең белән дан булды;
Кичә син дә чал булдың,
Бүген ул да чал булды.
Йомыркасын салганда,
Картлыгыннан шил [21] Шил – кайтыш.
булды,
Аннан туган ике кош
Бидаякка тиң булды,
Ул ике кош шул, – диде.
Туктамыштай олы хан
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Күңеле боздай бозарып,
Күзе курдай [22] Кур – кымызның ачыткы төбе.
кызарып,
Анда торып моны әйтте:
– Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер;
Аргы утырган ул булса,
Бирге утырган мин булсам,
«Кара лачын Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
Аны миңа тапшыргыл», – дип,
Боерып торган ул булса,
Аның телен алмаган [23] Телен алмау – сүзенә илтифат итмәү.
Туктамыш хан мин булсам,
Ау лачыным караган
Котлыкыя син булсаң,
Салган ике йомыркасын
Оядан алган да син икән!
Кош бидаяк йомыркасын
Ояга салган да син икән!
Лачынымның токымын
Шаһ Тимергә биргән дә син икән!
Аягы төксез бидаяк —
Аны да булса күтәреп,
Минем кашыма килгән дә
Син икән, әй, син икән!
Туктамыш хан янә әйтер:
– Һай Котлыка, Котлыка,
Коның котсыз, Котлыка!
Дәвер кемнең дәвере? —
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? —
Туктамышның заманы!
Җавабың бир, Котлыка!
Туктамыш хан янә әйтер:
– И Котлыка, Котлыка!
Шаһ Тимер суккан сум алтын,
Сум алтынга сатылдың!
Бер башыңны ике иттең,
Ике ханга баш ордың,
Җавабың бир, Котлыка!
Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Кас дошманың [24] Кас дошман – җан алырга йөргән дошман, халык телендә «хас дошман» рәвешендә дә әйтелә.
Шаһ Тимер,
Шаһ Тимергә сатылсам,
Бер башымны ике итсәм,
Ике ханга баш орсам —
Сездән дәүләт киткәне,
Бездән дә ырыс киткәне.
Башыбызга – уртак көн —
Ул шул икән, ханым әй,
Ул шул икән, ханым әй!
Азамат ир Туктамыш
Әрләп-хурлап аны әйтте:
– Һай Котлыка, Котлыка!
Коның [25] Кон – чырай.
котсыз, Котлыка!
Дәвер кемнең дәвере? —
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? —
Туктамышның заманы!
Куш канатлы алтын таҗ,
Күз урнында гәүһәр каш,
Чыңгыздан [26] Чыңгыз – Чыңгыз хан (Тимучи, 1155–1227 еллар тирәсе). Ул 1206 елдан Монгол импе-риясенең ханы булган, Азиягә һәм Көнчыгыш Европага яулап алу походлары оештырган.
килгән дәүләт кош
Бу башымда түгелме?
Алты айлык агыр [27] Агыр йорт – хөрмәтле йорт.
йорт,
Итәгемдә яткан йорт,
Салыгыннан салыгын [28] Салык – салым.
Салып алган мин икән,
Урдасыннан урдасын
Уңгарып тоткан мин икән,
Түрәсез калган киң йортның [29] Түрәсез калган киң йортның – Туктамыш хан тәхеткә килер алдыннан Сарай беркадәр вакыт хансыз тора.
Түрәсен көткән [30] Түрәсен көтү – хөкем йөртү.
мин икән —
Үзем Чыңгыз түгелме?
Миннән дәүләт киткәннең,
Синнән ырыс [31] Ырыс – бәхет.
киткәннең
Җүясен [32] Җүя – логик нәтиҗә.
әйтеп бир, – диде.
Читать дальше