Epic, legends and tales - Идегәй. Татар халык дастаны

Здесь есть возможность читать онлайн «Epic, legends and tales - Идегәй. Татар халык дастаны» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казань, Год выпуска: 2019, ISBN: 2019, Жанр: Мифы. Легенды. Эпос, Старинная литература, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Идегәй. Татар халык дастаны: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Идегәй. Татар халык дастаны»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта фольклор мирасыбызның йөзек кашы саналган «Идегәй» дастаны урын алды.
Дастан Алтын Урда дәүләте таркалуга йөз тоткан бер чорда (ХIV йөз ахыры – ХV йөз башлары) ике тарихи шәхес – Туктамыш хан һәм аның әмире Идегәй арасында барган көрәшне бәян итә.
Ул – халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр.

Идегәй. Татар халык дастаны — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Идегәй. Татар халык дастаны», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ул да тулгап салды иде,

Аның да сүзе якмады,

Күңеленә ятмады,

Аны: – Өйдән чык! – диде.

Туктамыштай олы хан

Аптырады, йөдәде,

Як-ягына карады:

– Бу җыенның эчендә

Кемнәр бар да кемнәр юк.

Аптыраган көнемдә

Тулгамага кешем юк!

Нугай иле – авыр йорт,

Аптырауда әйләнде,

Әйләнеп киңәш тапмады,

Һичбер адәм базалмый,

Хан кашына килә алмый,

Ханга җавап бирә алмый,

– Тәкъсирлебез падиша,

Без белмибез, – ди торды.

Туктамыштай олы хан

Тугача бине чакырды:

– Караңгыда юл тапкан,

Хәфия [106] Хәфия – яшерен. җирдә сүз тапкан,

Яурының киң какбактай [107] Какбак – капка, капкач. ,

Айларың [108] Айлар – чигә чәче. өлкән тукмактай,

Кулында сазы уйнаган,

Телендә сүзе уйнаган,

Аңраучым да минем маңраучым,

Яхшы көндә җырлаучым,

Яман көндә бузлаучым [109] Бузлау – елау. ,

Туктар улы Тугача,

Син тулгачы! – дип иде,

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып торгачтан,

Тулгай биреп аны әйтте:

– Әй ханиям, ханиям!

Син дә белмәс эш икән,

Мин дә белмәс эш икән;

Тугыз батыр агасы

Кыпчак биең бар булыр,

Белсә белер Кыпчак би,

Миннән килмәс эш икән.

Туктамыштай олы хан

Кыпчак бине өндәде:

– Куш-куш пычак асынган,

Кушалыклап [110] Кушалыклау – куш итү. утау [111] Утау – күчмә өй, тирмә. тектергән,

Карагай буе ат менгән,

Мең чүкечле тимер тун [112] Тимер тун – көбә, панцирь.

Билен бишкә тарттырган,

Күгән салып каптырган,

Сиксән сөям сөңгене

Селтәмәстән кулга алган.

Иделйорт Иделйорт Идел эче имин йорт Адәм телен алмаган Үз раесы 113 - фото 6

– Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт!

Адәм телен алмаган Үз раесы 113 Раесы уе булмаса Асу 114 Асу - фото 7

Адәм телен алмаган,

Үз раесы [113] Раесы – уе. булмаса,

Асу [114] Асу – билгесез, ят. җиргә бармаган,

Мөйтәннән туган Кыпчак би,

Син бер кереп тулгачы! – дип иде,

Мөйтәннән туган Кыпчак би

Иңкәеп өйгә кергәчтән,

Кул кушырып, тез бөгеп,

Тез астына бүрек салып,

Уң кулына бал алып,

Тулгамага килеп иде,

Кәмалның углы Киң Җанбай [115] Кәмалның углы Киң Җанбай… – тарихи документлар буенча билгеле кеше, Туктамыш ханның вәзире. ,

Кыпчакдаен батырны

Кире тартып ым итеп,

Изү [116] Изү – күлмәкнең ал якасы. кагып утыртты.

Туктамыштай олы хан

Киң Җанбайга анда әйтте:

– Садагын [117] Садак – ук, җәя сала торган савыт. кырык нарга [118] Нар – бер өркәчле дөя.

тарттырган,

Салтанатын Улда белән

Вылдадан [119] Улда, Вылда (Вилдан) – оҗмахта хезмәт күрсәтүче. арттырган,

Хан алдында ат тоткан [120] Ат тоту – исем тоту. ,

Тамагына алты хат тыккан [121] Тамагына алты хат тыгу – төрле тел белү.

Кәмалның углы Киң Җанбай,

Киңәшең артык би Җанбай.

Киңәшемнең соны син,

Киң сабамның [122] Саба – кымыз йөртә торган зур күн савыт. куры син,

Кыпчакдаен иремне

Кире тартып утырттың,

Кобогылның асылын

Син тулгачы, – дип иде,

Анда әйтте Киң Җанбай:

– Әй ханиям, ханиям!

Син дә белмәс эш икән,

Мин дә белмәс эш икән,

Нугай иле тапмастай

Бу бер авыр төш икән.

Алты суның буенда

Камадай башы кашкарган,

Кондыздай төсе саргайган,

Азаулар теше бушаган,

Чүбин аяк ат менгән [123] Чүбин аяк ат менгән – (чүбин аяк – агач аяк); бу юллар «аның җеназасы күтәрелер көн җиткән» дигәнне аңлата. ,

Яшьлегендә ир булган,

Судай булат бәйләгән,

Арыслан, каплан аулаган,

Җитмеш җиде ил гизгән,

Йөз туксан биш яшәгән,

Сосар бүрекле, суп тунлы,

Субра [124] Субра – «гүзәл җырчы» мәгънәсендә, халык җырчысы. Дастанда җырчының исеме «Хубра» рәвешендә очрый. дигән ерау бар,

Кобогылның асылын

Ул белмәсә, кем белер? —

Аны әйтеп Киң Җанбай,

Тәгъзим итеп туктады.

Кәмалның углы Киң Җанбай,

Ханга моны дигәндә,

– Ерау хәзер булсын! – дип,

Хан боерыгын биргәндә,

Хан чабары Байморат

Сыйпап соры бүрек киеп,

Билен тартып бер буды,

Кыл койрыгын чарт төеп,

Чапкын атка бер менде,

Юрта чаба бер җилде,

Алты суның буена

Алты көндә бер җитте.

Сыпыра сынлы ерауга

Хан боерыгын белдерде.

Алты суның буенда

Йөз туксан биш яшәгән

Азаулары какшаган,

Мөчәләре [125] Мөчә – әгъза. йомшаган,

Чокчытлары [126] Чокчыт – яңак сөяге. бушаган,

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Идегәй. Татар халык дастаны»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Идегәй. Татар халык дастаны» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Идегәй. Татар халык дастаны»

Обсуждение, отзывы о книге «Идегәй. Татар халык дастаны» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x