Минем итекләрем тузды. Нишләргә? Ике такта кисәге алдым да асларына шакмаклар кактым. Болай гына бик озакка бармас дип, өстән урап-урап аягыма бәйләдем. Басып йөрергә җайсыз булса да, аякларга су үтми иде. Мондый «универсаль» аяк киемнәрен бик күпләр кулландылар.
Минем шинелем юк иде. Гриша (яңа иптәшем) үзенең шинеле астына мине дә сыендыра. Кайбер шаяннар безгә «тәвә кошы» дигән исем тактылар. Ләкин алар үзләре дә шундый ук өркәчле кошларга охшыйлар иде.
Ашау-эчү турында миңа күп язып маташырга туры килми. Безгә көненә бер мәртәбә ярдырмаган карабодай салган су бирәләр. Ул да кеше башына яртышар литр гына була.
Мин бит әле, безне бараклардан ишегалдына куып чыгардылар, дип әйткән идем. Менә көн уртасы җитеп килә. Без әле һаман тышта басып торабыз. Суык эчкә үтә. Без бер урында таптанабыз. Читтән караганда, берьюлы меңләгән кеше бии диярсең.
Лагерьның шәһәр як коймасы буенда әсирләр күбрәк җыелган. Вахтманның кычкыруына карамастан, әсирләр коймага һаман якынрак киләләр. Урам якта шәһәр кешеләре, бигрәк тә хатын-кызлар күбәйгәннән-күбәя. Аларның кулларында төргәкләр, кием-салым әйберләре дә күренә. Немецлар, бу хәлне күреп, койма буена тагын солдатлар җибәрделәр. Үзеннән-үзе, бер дә көтмәгәндә, бөтен лагерь шәһәр ягына йөз белән борылды. Әйтерсең хәзер митинг башланырга тиеш иде кебек. Кинәт шәһәр кешеләре арасыннан бер хатын:
– Улларым, сезнең арагызда Валерий Иванов дигән кеше юкмы? – дип кычкырды.
– Әтисенең исеме ничек? – диде бу яктан берәү.
– Кузьмич. Кузьмич, улым, – диде баягы хатын. Ул шактый якын килде. Безгә аның ак чәчләре күренә иде.
Валерий безнең арабызда табылмады. Хәтта аны белүче кеше дә чыкмады. Карт ана, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, башын селкеде.
– Бәхетсезләр, мескенкәйләрем, – диде ул.
Кинәт безнең арабыздан:
– Дуся! – дигән тавыш ишетелде.
Теге яктан бер яшь кенә кыз йөгереп койма буена килә башлады, бу яктан әсир дә аңа ташланды.
– Һальт! Һальт! – дип кычкыра-кычкыра, немец солдаты кызның алдына чыкты.
Кыз туктамады. Ул:
– Абый, абый, Петя! – дип, бөтен көченә кычкыра-кычкыра, тимерчыбыклы коймага таба омтыла иде. Солдат аның кулыннан тотып алды һәм бар көченә артка этеп җибәрде. Кыз егылды да, шунда ук сикереп торып, койма аша бу якка төргәк ыргытты. Әсирләр төргәкне һавада ук тотып алдылар, һәм шул вакытта газеталарга төрелгән әйберләр, кием-салымнар ява башлады. Теге әсир тимерчыбыкларга якын ук килеп җитте.
– Сеңлем, Дусенька! – дип, ул читлектәге кош кебек арлы-бирле атыла иде.
Немец солдаты аңа мылтыгын төзәде.
– Цурюк, цурюк! – диде ул.
Ачлыктан хәле беткән әсир, ябык куллары белән тимерчыбыкка тотына-тотына, җиргә иелеп төште. Койманың аргы ягында моны күреп торган халык берьюлы коймага таба ташланды. Вышкадан мылтык тавышы яңгырады. Кемнәрдер, кычкырып, артка чигенделәр. Тик шуннан соң гына:
– Таралыгыз, атам! – дигән тавыш ишетелде.
Ләкин бу кисәтү соң иде инде. Дуся бөтен лагерь алдында, урамда берьялгызы, кулларын як-якка җәеп, хәрәкәтсез ята иде.
Безнең лагерьга читтән беркем дә кертелми, беркем дә чыгарылмый. Шуңа да карамастан лагерьда яңа хәбәрләр һаман туып тора.
Гаҗәп, кайдан гына килә иде соң бу хәбәрләр? Кайчакта мин шул турыда уйланам. Бәлки, лагерьда, чыннан да, фронт хәлләрен белеп торучылар бардыр. Бәлки, кайдадыр үзенә күрә яшерен «информбюро» эшли торгандыр. Юк, бу хәбәрләрнең таралуына башка сәбәпләр дә бар. Тоткынлыктагы кеше рух азыгы эзли. Ул үзенең һәр сәгатен ниндидер өметләргә баглап яши. Әгәр аны аз гына тынычландыра торган хәбәр әле ишетелми икән, әсир аны үзе уйлап чыгара. Ул хәбәр башта кеше ышанмаслык уйдырма була. Ләкин, телдән-телгә күчеп йөри торгач, әлегә уйдырма чынбарлыкка якынлаштырыла. Кемдер ул хәбәргә үз фикерен өсти, кемдер аны хыялдан арындыра һәм, тора-бара, күңел өчен генә сөйләнгән хәбәр әлеге сүз иясенең үзен дә ышандыра башлый.
Бүген бер кызык хәбәр ишеттек. Кемдер әйткән, имеш, озакламый Рождество бәйрәме булачак. Немецлар шул изге бәйрәм хөрмәтенә әсирләргә ак икмәк, итле аш, тәмәке бирәчәкләр, имеш. Шунысы кызык: кичкә кадәр бу хәбәр әллә ничә вариантка кереп бетте. Барысын бергә санап әйткәндә, немецлар безгә Рождество көнендә уналты төрле ашамлык бирәчәкләр булып чыга иде. Шулар арасында мармелад, шоколад кебек әйберләр дә бар.
Бу хәбәрне ишеткәч, Гриша рәхәтләнеп көлде:
– Ну, уйлап табалар да соң инде. Ләкин бер әйбер керми калган әле. Камчыны онытканнар, анысы хак инде! – диде ул. Аннары исе китмәгәндәй генә: – Карарбыз, күрербез, – дип куйды. Аның, гомумән, болай салкын сөйләшүе минем ачуымны китерә. Әйтерсең аның бернәрсәгә дә исе китми, хәтта беркайчан да ашыйсы да килми иде.
Читать дальше