Мин күккә карадым. Меңләгән йолдыз, нәрсәдәндер куркынган шикелле, дер-дер калтырап җемелдәшә. Әнә Киек Каз Юлы да сызылып чыккан. Ул челтәрле тасма кебек үтәли күренеп тора. Әле күптәнме шушы көмеш юлдан кыр казлары каңгылдашып узалар иде. Ә хәзер аларның тавышлары тынган. Яз килгәч, алар барыбер үзләренең илләренә кайтырлар. Ә мин туган якларыма кайчан кайтырмын? Их, тизрәк кайтасы иде! Дусларны күрәсе иде.
Миңа моңсу булып китте. Күзләремнән ирексез салкын тамчылар атылып чыкты. Ул тамчылар битем буйлап агып төштеләр. Шунда мин гомеремдә беренче тапкыр күз яшенең тозлы икәнен татыдым. Әйе, мин еладым. Үз илемдә мин беренче мәртәбә ятим калган идем.
Мин урынымнан тордым. Дөресе, мине кемдер сискәндереп торгызды кебек. Мин тагын алга киттем. Офык тиз яктыра башлады. Ашыгырга кирәк. Кинәт сул ягымда шактый биек ярлы елга күрдем. Хәтерем алдамаса, бу Березина елгасы иде. Мин елга ярына килеп җиттем һәм, яр астына төшеп, тирә-күздән яшеренеп бара башладым.
Елгада батып калган машиналар чыгарылмаган әле, кайсы ауган, ватылган. Кайберләренең көпчәкләре генә күренеп тора. Биредә кызу сугыш барган.
Инде таң атып килгәндә, мин бер кечкенә генә авылга җиттем. Иң элек биредә янып беткән өйләр урынында кара багана кебек басып торган морҗалар күзгә чалынды. Алар ерактан ничектер кара кием кигән хәерчеләргә охшыйлар иде сыман.
Авылда әле беркем күренми. Немецлар юк. Мин тынычланып киттем. Авыл артындагы бәрәңге бакчаларына җитүем белән, буразна арасына сузылып яттым.
Иртәнге салкын чык битемә тиде, бәрәңге сабакларыннан яңгыр кебек шыбырдап тамчылар коелды. Арыганлык бетә төште. Салкын чык мине хәлләндереп җибәрде.
Алда түбәсе алынып ташланган сарай, арырак морҗасы кыелып төшкән өй күренә. Морҗаның яртысы яңадан салына башлаган инде. Димәк, кемдер биредә үз хуҗалыгын аякка бастырырга маташа. Биредә кем яши? Мин, буразнада яткан килеш, хуҗаның өйдән чыкканын көтәргә булдым. Озак та үтмәде, ишек ачылды, һәм аннан шактый олы яшьләрдәге, таза гәүдәле бер кеше килеп чыкты. Өстендә чиккән якалы күлмәк. Билен чуклы бау белән буган иде. Бу минем күңелемә ниндидер шик төшерде. Аңа күренмәскә тырыштым. Ул исә инде мине күреп алган иде. Минем монда килгәнне тәрәзәдән карап торган булса кирәк. Ул миңа якын килде.
– Тор, улым, тор, курыкма, үзебезнекеләр ич, – диде.
Шикләнүем юкка гына булган икән. Бу җылы сүзләр мине эретеп җибәрде.
– Әйдә, өйгә кер. Арыгансың, ял ит, – дип, карт мине култыгымнан алды.
Без өйгә кердек.
– Карчык, тор, аш әзерлә, кунак бар! – диде хуҗа.
Арткы бүлмәдән хуҗаның хатыны күренде. Ул ире өчен генә «карчык» иде. Әле шактый яшь һәм матур гына бер хатын иде ул. Башта ул миңа бик сәерсенеп карады. Аннан соң, сузып кына, хәтта теләр-теләмәс диярлек:
– Алай икән, – дип куйды.
Ир белән хатын бераз күзгә-күз карашып тордылар. Мин бу күзләр очрашуында ниндидер эчке бәрелеш барлыгын сизеп алдым. Мөгаен, яшьләре ягыннан тиң булмагангадыр дип уйладым.
Хатын кухняга чыгып китте. Хуҗа:
– Тизрәк бул, – дип кычкырып калды.
Мин өй эчен карый башладым.
Хуҗа кесәсеннән тәмәке чыгарып, миңа сузды:
– Тартып җибәр, егет, – диде. Үзе дә, газетадан «кәҗә аягы» ясап, төтенли башлады. – Димәк, шулай, – диде хуҗа, сузып кына. – Сугыш бетте диген…
– Ничек бетте? – дидем мин, гаҗәпләнеп.
– Шулай инде, күрмисезмени? – диде хуҗа, үзе көрәк сакалын сыйпап куйды. Аннары көләргә тырышып карады. Тик бу бик ямьсез чыкты. Аның калын иренле авызы эчендә сары, калын тешләре генә күренеп торды. Дөресрәге, бу көлү түгел, ыржаю иде.
– Шаярасыз, – дидем мин.
– Юк, чынлап әйтәм, улым. Синең өчен, минем өчен сугыш бетте. Әнә күрәсеңме, – дип, ул тәрәзәдән ишегалдына күрсәтте. Анда яңа тарантас, ачык сарай ишегеннән ат күренә иде. Бер читтәрәк тимер сука һәм койма буена куелган тырма да бар.
– Үземнең хуҗалыкны төзеп җибәрергә уйлыйм әле, – диде карт һәм бик канәгать төс белән мыекларын өскә таба бөтереп җибәрде. – Теләсәң кал, егеткәй, миндә эшләрсең, буш итмәм, әлбәттә, эшләгән хакың алырсың. Бара-бара үзеңә дә йорт салырсың, өйләнерсең, менә сиңа яңа тормыш!
Хуҗа минем җилкәмә сугып алды. Аннары туп-туры күзләремә карап:
– Әй егет, сөякләрең генә шалтырап калган, бу хәлең белән кая барырга уйлыйсың? – диде.
Эчем пошып китте. Ничә көн ашамаган булсам да, бу өйдә каласым килми башлады. Мин кергән йортның хуҗасы мин уйлаган кеше түгел иде. Ул миңа немец кебек үк куркыныч булып күренде. «Бу мине үзенә батраклыкка ялларга тели», – дип уйладым мин. Һәм, чыннан да, бу хак иде. Совет власте елларында эчтән генә тынып торган бу кеше хәзер «аякка басарга» тели. Аның эчендә «мужик корты» яңадан уянган. Ул немецларның сугыштагы вакытлы уңышы белән бөтен дөньясын оныткан. Кыскасы, бу мужик реставратор иде.
Читать дальше