Каюм Насыри - Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании

Здесь есть возможность читать онлайн «Каюм Насыри - Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_prose, upbringing_book, foreign_edu, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мәшһүр галим, әдип Каюм Насыйриның әлеге китабы бүген дә актуальлеген югалтмый. Ул биргән киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр ата-аналарга, укытучылар һәм тәрбиячеләргә генә түгел, һәр балага да кызык һәм файдалы булыр.
Данная книга выдающегося учёного, просветителя Каюма Насыри и сегодня не теряет своей актуальности. Его советы, наставления будут интересны и полезны не только родителям и учителям, но и детям.

Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Каюм Насыйри

Китаб-әт-тәрбия

Китабәттәрбия Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать - фото 1

Китаб-әт-тәрбия

…Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып-эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә, хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер. Ошбу китабта зикер кыйлыначак хикәятләр, вәгазьләр вә нәсыйхәтләр һәммәсе вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе – бер тәрбиядер, шул җәһәттән «Тәрбия китабы» дип ат бирдек.

Беренче тәрбия

Бер хәким балаларга шуйлә нәсыйхәт бирде ки: «Әй җаннарым, угланнарым, нәсыйхәтне ишетегез – һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын-көмеш – сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-йир кешесенә дәхи хәтәре бар: йә угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр – бер агым судыр вә ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә – кайгы юк.

Имде, әй угыл, бу урында максуд бер хикәят түгелдер. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән».

Икенче тәрбия

Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган», – диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, аны оятлы ит», – диде. Бу – дәхи сиңа бер тәрбиядер.

Әй угыл, һәрбер хикәяттән бер мәгънә фәһем иткәйсән ки, аңсыздан берәү сине бер йирдә яманлаган булса, аңар каршы син аны макта. Шаять ки, ул үзе дә, адәм булса, инсаф итәр вә оялыр.

Өченче тәрбия

Бер падишаһның берничә углы булып, араларыннан берсе – зәгыйфь, кыска буйлы, кечкенә нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр, әмма аталары ул углына нәфрәт вә кимсетү белән карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вә мәгърифәтле бала иде. Әйтте: «Әй ата, гакыллы тәбәнәк надан озыннан яхшырак түгелме? Һәрнәрсәнең кыйммәте күләменә карап йөрмәйдер. Мунча ташы бик ире, йөге бер тәңкә, энҗе бик вак, мыскалы ун тәңкә», – диде. Аталары вә дәүләтнең зур кешеләре барчасы көлештеләр вә тәхсин кыйлыштылар.

Бәс, әй угыл, гыйлем вә мәгърифәт дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә карап булмайдыр.

Бишенче тәрбия 1 1 Нәшрияттан. 4, 32, 47, 101, 109, 110 нчы тәрбияләр ниндидер сәбәпләр белән Каюм Насыйриның беренче (гарәпчә) басмаларына да кертелмәгән булган (Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия / төз. В. С. Шакирова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1994. – 143 б.).

Локман хәкимнән сорадылар: «Син хикмәтне кемнән үгрәндең?» – диделәр. Әйтте: «Күзсез кешеләрдән үгрәндем, чөнки алар аяк басасы урынны күрмәенчә аяк басалар», – диде…

Әй угыл, монда сиңа тәрбия шулдыр ки, Локман хәкимнең сүзен яхшы фәһем итеп кара, ягъни ул: «Күзсезләр, аяк басасы урынны күрмәенчә, йә абыналар, яки төртеләләр, яки егылалар, шулай ук аңы юк кешеләр вә наданнар – сүзнең урынын белмәй сөйләшәләр вә ахырын уйлап сөйләшмәйләр. Аларның наданлыкларын күрдем дә хәким булдым», – диде.

Алтынчы тәрбия

Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбия кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын», – диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне диванә кыйлды», – диде…

Җиденче тәрбия

Бер падишаһ диңгездә бер көймәдә сәфәр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы көймәгә утырганы юк, имеш. Вә көймәнең мәшәкатен күргәне юк, имеш. Куркып егълап утырыр, дер-дер калтырар. Никадәр җуатып карадылар, егълаудан һәнүз 2 2 Һәнүз – әле дә, һаман. туктамай. Падишаһ дәхи хафа булды. Анда бер хәким бар иде, әйтте: «Әй әфәнделәр, әгәр боерсаңыз, мин бер хәйлә кыйлаем: шаять, сабыр итәр», – диде. Падишаһ әйтте: «Белгәнеңне эшлә», – диде. Бәс, хәким әмер итте. Бу егетне бәйләп дәрьяга аттылар, бер-ике мәртәбә чумдырып, янә көймәгә алдылар. Бу егет үлемнән терелеп кайткан кебек хәйран булып, бер дә дәшмәенчә утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ, моны бик тәхсин кыйлып 3 3 Тәхсин кыйлу – яхшы дип күрү. , хәкимгә әйтте: «Йә хәким, монда ни хикмәт бардыр?» Хәким әйтте: «Ул егет әүвәл көймәнең мәшәкатен вә су сәфәрен күргәне юк, янә суга батуны белгәне юк вә көймәдә сәламәт йөрүнең кадерен белгәне юк, имеш», – диде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Джалаладдин Руми
Священник Виктор Грозовский - О православном воспитании и книгах
Священник Виктор Грозовский
Отзывы о книге «Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании»

Обсуждение, отзывы о книге «Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x