Имде, әй угыл, бу хикәят тәрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сихәттә булырсән, аз белән канәгать кыйл.
Бер адәм гомерендә ничә мәртәбә тәүбә кыйлды, һаман тәүбәсен сындырды. Аксакаллардан берәүгә моны шикаять кыйлды: «Тәүбәмне тота алмаймын, гаҗизмән», – диде. Ул аксакал әйтте: «Мин шуйлә гөман кыйламын ки: син күп ашарга гадәтләнгәнсән, нәфесне җиңмәк – бик читен эштер. Син нәфесне тәрбия кыйлсаң, ул сине шуйлә зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар 11 11 Йыргар – «юкка чыгарыр, изеп китәр» мәгънәсендә.
», – диде.
Бәс, әй угыл, нәфесең симергән саен, ул сине һәлакәткә тартыр. Дөньяда баһадир шул кешедер ки – [кем] нәфесен җиңәр.
Ишеттем ки: бер фәкыйрь дәрвиш ачлык утына көйгән, бер-берсе өстенә җамаган кием кигән… Дустларыннан берсе әйтте: «Ник утырасән? Ошбу шәһәрдә фәлән кеше бар, мохтаҗларның хаҗәтен үтидер. Әгәр синең дә хәлеңне белсә, хәлеңә шәфкать кыйлыр иде», – диде. Ул фәкыйрь әйтте: «Тик тор. Фәкыйрьлектә үлмәк кешегә хаҗәт белән бармактан хәерлерәктер», – диде.
Хорасан вилаятендә ике дәрвиш бар иде, бер-беренә юлдаш булып сәфәргә чыктылар. Бере бик зәгыйфь иде, руза тотып, ике көнгә бер мәртәбә авыз ачар иде. Бере куәтле иде, көн дә өч мәртәбә тәгам ашар иде. Бер шәһәргә керделәр. Ул шәһәрдә боларны, сез шымчыларсыздыр, дип, тотып, хакимнәренә илттеләр, бер ханәгә яптылар. Ике җомга тикшергәннән соң белделәр ки: гөнаһсыз адәмнәр, имеш. Чыгарып йибәрергә әмер булды. Зинданханәнең ишеген ачып керделәр, күрделәр ки: куәтле дигәне җан тәслим кыйлмыш. Зәгыйфьне карадылар, зәгыйфь дигәне – җанын сәламәт асрамыш. Моңар бик гаҗәпкә калдылар. Бер хаким әйтте: «Әгәр моның хилафы вакыйг булган булса, гаҗәп булыр иде. Чөнки ул берсе – күп ашаучы икән, озак ачлыкка тәкать тота алмаган, үлгән. Әмма икенчесе – бер сакланучан адәм, имеш, үзен саклаган вә сабыр кыйлган, сәламәт калган», – диде.
Әй угыл, нәфесен бик тәрбия кыйлган кеше катылыкка чыдамыйдыр.
Хәкимнәрдән бер адәм үзенең углын күп ашаудан тыйды. Әйтте: «Әй угыл, күп ашау кешене сырхау итәдер, күп ашама», – диде. Углы әйтте: «Әй ата, ачлык кешене үтерәдер, фәлән кеше ач үлгән диләр, күп ашап үлде дигәнне ишеткәнем юк». Атасы әйтте: «Алай да, углым, үлчәү белән ашамак кирәк. Күп ашау адәмне үтермәсә дә, күп яхшылык та күрмәйдер. Вә исраф буладыр, исраф – хәрәмдер», – диде.
Бу кыйссадан сиңа бер тәрбия хасил булсын ки, китап әйткән сүзне күңелеңә сеңдер.
Бер фәкыйрь бервакытны бик мохтаҗ булып калды. Дустларыннан берсе әйтте: «Фәлән кеше – бик бай вә нигъмәт иясе адәмдер, әгәр синең мохтаҗ икәнеңне белсә, шаять, шәфкать кыйлыр», – диде. Бу фәкыйрь әйтте: «Бәлки, шулай булыр иде, әмма мин аны белмәймен», – диде. Ул кеше әйтте: «Әйдә, мин үзем күрсәтәем аны сиңа», – диде. Бергә бардылар. Бу фәкыйрь, барып йиткәч, ишегалдында берәүне күрде: иреннәре салынган, күңелсез вә хафа утырыр. Бу фәкыйрь бер сүз әйтмәенчә кайтып китте…
Муса галәйһиссәлам бер фәкыйрьне күрде: ялангач, киеме юклыктан комга күмелеп яткан. Фәкыйрь әйтте: «Йа Муса, дога кыл – Аллаһы Тәгалә миңа байлык бирсен, бу фәкыйрьлегемә чыдарлыгым калмады», – диде. Муса галәйһиссәлам дога кыйлды. Аз вакыт эчендә Аллаһы Тәгалә теге фәкыйрьне бай итте. Беркадәр вакыт үткәч, Муса галәйһиссәлам аның белән тагын очрашты. Бер җирдә күп халык тупланган, шау-гөр килә. Муса галәйһиссәлам сорады: «Бу ни тавыш, ни хәл булды?» Әйттеләр: «Бу – фәлән кеше, күп эчеп исергән дә, сугышып, бер кешене үтергән. Аны, хөкем итеп, җәза мәйданына алып баралар». Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең хикмәтләренә хәйран калды. «Кара инде, уйламый дога кыйлганмын», – дип үкенде, тәүбә итте.
Шәех Сәгъди хикәят кыйлмыштыр хис: «Замананың үзгәрүеннән һәнүз егълаганым вә шикаять кыйлганым юк иде. Мәгәр бервакытны аягыма кияргә юк иде, аякларым ялангач, Күфә мәсҗеденә килдем. Бер аяксызны күрдем, вә Аллаһы Тәгаләгә шөкер вә сәна кыйлдым, вә аягым ялангачлыгына сабыр кыйлдым», – диде.
Имде, әй угыл, бу кыйссадан сиңа бераз тәрбия бирәем.
Бер көчсез, зәгыйфь балыкчының кармагына бик зур балык эләкте. Балыкчы ул балыкны тартып чыгара алмады – куәте җитмәде. Балык кармакны өзеп качты. Башка балыкчылар моны күреп әрләделәр һәм шелтәләделәр: «Һи, ачык авыз, кармагыңа эләккән шундый балыкны ычкындырдың!» – диделәр. Балыкчы әйтте: «Әй егетләр, миңа насыйб булмаган булгач, мин нишли алам? Һәм балыкның да көне бетмәгән», – диде.
Читать дальше