Монда сиңа тәрбия шулдыр, әй угыл, шулай ук адәм гафиятнең вә сәламәтлекнең кадерен бер михнәткә дучар булгач беләдер.
Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хәзинәсе бар иде. Киң күңеллелек вә җумартлык кулын ачты вә үзенең гаскәр халкына вә үз дәүләте кешеләренә ниһаятьсез хәзинәләр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңәшчесе нәсыйхәт әйтте: «Әй шаһзадә, элкеге падишаһлар бу хәзинәне иҗтиһад белән хасил иткәннәрдер вә бер мәслихәт өчен хәзерләгәннәрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хәзинәнең хаҗәт вакыты килер», – диде. Шаһзадә аның мәслихәтен мәгъкуль күрмәде… «Ни була, ашармын, эчәрмен, бирермен, мин ул хәзинәгә каравылчы булганым юк», – диде.
Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый.
Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмәтендә булып гомер кичерер иде. Бере үзенең кул көче белән табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны ул падишаһ хезмәтендәге бай туганы әйтте: «Әй туганым, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсән? Таки каты хезмәтләрдән котылыр идең», – диде. Ул туганы әйтте: «Син ник кул көчең белән те- реклек кыйлмайсән? Таки хезмәт хурлыгыннан вә кимсетелүдән котылыр идең. Хәкимнәр әйткәннәрдер ки: үз икмәгеңне ашап өеңдә утыруың кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан артыграктыр…»
Үз көчең белән тапкан бер тиенең кеше көче белән хасил булган мең тиеннән бәрәкәтлерәктер.
Нуширван падишаһ сараенда бер гөруһ хәкимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр һәм бар иде. Әмма ул һич сүз дәшмәенчә сөкүт кыйлып 4 4 Сөкүт кыйлу – сөйләшми тору.
утырыр иде. Әйт- теләр: «Йә Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән», – диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр – табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юктыр», – диде.
Әй угыл, Бөзәрҗөмһөрдән сиңа тәрбия шулдыр ки: хәкимнәр булып хәкимнәр урынсыз йирдә кеше сүзенә катышмадылар. Кешенең сөйләшә торган сүзен кисеп сүз әйтмәк – начар холыктыр. Әгәр кеше сүзенә катышмакчы булсаң, мәҗлесдәшләрең сүздән туктаган арада сүзгә катышкайсән.
Искәндәр Румидан сорадылар: «Мәшрикъ вә Мәгъриб 5 5 Мәшрикъ вә Мәгъриб – Көнчыгыш һәм Көнбатыш.
илләрен ничек итеп алдың? Элкеге падишаһлар никадәр гаскәр вә акча, вә хәзинә түгеп тә алалмаганнар иде», – диделәр. Искәндәр әйтте: «Һәр мәмләкәтне алдым, халкын рәнҗетмәдем. Вә элгәре падишаһларны изгелектән гайре нәрсә белән зекер кыйлмадым», – диде.
Әй угыл, имде күрдең, ниндәен тәрбияле кешеләр бар, имеш. Хилем 6 6 Хилем – юашлык.
вә йомшаклык белән бөтен мәмләкәтне яулап алалар; хилем вә йомшак сүзле булырга тиеш: гәрчә дошманың булса да, изгелектән гайре зекер кыйлмагайсән.
Олуглардан берәү бер падишаһтан сорады: «Фә- лән дәрвиш хакында ни әйтәсән? Бәгъзеләр аны хурлыйлар», – диде. Ул падишаһ әйтте: «Мин тышкы яктан караганда гаеп күрмәймен, әмма эче, күңеле – билгесездер. Шуңа хөкем итә алмаймән», – диде.
Әй угыл, фәкать үзеңнең шигең белән генә: «Бу кеше фәләндер», – дип, кеше өстенә гаеп исбат итмәк хатадыр. Моны явызлык диерләр, хәрәм эштер, моннан саклан.
Шәех Сәгъди әйткән икән: «Хаҗда Габделкадыйр Гилянины күрдем. Кәгъбәгә башын куеп яткан: «Әй Ходаем, гафу кыл! Әгәр гафу итмәсәң, кыямәттә күзсез итеп каберемнән кубар: изге кешеләр арасында оятка калганымны күрмәсәм иде!» – дип такмаклый икән».
Әй угыл, дөньяда бер кечкенә генә гаебеңне дә кешеләр күзенә күрсәтергә ояласың. Кыямәттә, пәйгамбәрләр, изгеләр һәм бөтен дөнья халкы күз алдында гаепләреңне һәм гөнаһларыңны йөзеңә бәрсәләр, анда бит качарга урын булмаячак. Инде сиңа тәрбия булыр: ахирәттә йөзеңә чыгарлык гаепне эшләмә. Габделкадыйр Гиляни кебек изге кешеләр шулкадәр курыкса, сиңа, миңа ни кала?! Иманлы булу – фарыздыр.
Изгеләрдән бер адәм бер падишаһны төшендә күрде – оҗмахта утырыр. Вә дәхи бер фәкыйрь суфины күрде – җәһәннәмдә газапта, имеш. Сорады: «Бу падишаһ бу дәрәҗәне ни белән тапты да, бу фәкыйрь суфи бу түбәнлеккә ни сәбәпле төште? Без моның хилафын уйлайдыр идек», – диде. Әйттеләр: «Падишаһ – фәкыйрьләрне вә дәрвишләрне сәүгән 7 7 Сәүгән – сөйгән.
өчен оҗмахлык булды. Әмма бу фәкыйрь – падишаһларга якынлыгы сәбәпле җәһәннәмлек булды», – диделәр.
Читать дальше