Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Здесь есть возможность читать онлайн «Мирсәй Әмир - Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04226-0
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу җыентыкка классик язучы Мирсәй Әмирнең повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Зал кинәт дулкынланды. Кемнәрнеңдер кычкырып көлүләре, кемнәрнеңдер ашыга-ашыга чыгып сызулары арасыннан аерылып, кара сакаллы, киң битле, таза гәүдәле берәү алга атлады. Ярым елап чыккан ямьсез нечкә тавыш белән кычкыра-кычкыра атлады ул:

– Бу ни эш бу, җәмәгать! Ничек итеп түзеп утырмак кирәк! Изге гарәфә кичәсендә шул молокосостан газиз Аллабызны мыскыл иттереп утырабыз. Ничек безне җир йотмый, җәмәгать!..

Бу кеше Таквә Сәхәүнең олы улы Шәфыйк иде. Ул, бакалея һәм галантерея товарлары белән сәүдә итеп, атналар буена чит авыл базарларыннан кайтмый йөргәнгә, без аны моңа кадәр сирәк күрә идек. Бүген, гаеткә каршы төндә өендә кунып, беренче тапкыр буларак безнең кичәгә килгән булган икән. Аның күтәрелүе залның тынычлыгын шактый югалтты. Кемнәрдер шундый ук ямьсез тавыш белән аның сүзләрен куәтләп кычкыра башладылар. Кемнәрдер аңа каршы күтәрелделәр. Гаяз үз тавышын ишеттерә алмый башлады. Искәндәр барлык көченә кыңгырау шалтыратса да, көчәя барган шау-шуны җиңә алмый иде. Имәлинең көчле тавышы ярдәмгә килде. Ул ут кебек кабынып сикереп торды да залны тутырган тәртипсез гауганы кисеп кычкырып җибәрде:

– Җитәрегез!

Кинәт тынып калган зал өстендә Имәли Гаязның сүзләрен кабатлады:

– Алла кушмаган эш булмас, җәмәгать, тәкъдирдә язылмаган булса, сезне берәү дә Алласыз итә алмас. Курыккан кешеләр тәкъдир кушуы буенча чыгып китсеннәр.

Халык тынды. Тик һаман да берәм-берәм генә чыгып китүчеләр бетмәгән иде дә, ярсып күтәрелгән Шәфыйк тынычланырга теләми иде.

– Дин юлында шәһит китәсем килә минем, җәмәгать! Күңелем күтәрә алмый минем ул көфер сүзләрне, җир йотар, җәмәгать! Әйдәгез… – Ул, талпынып-талпынып, трибунага омтыла иде. Ләкин аны җибәрмәделәр.

Ә Имәли һаман ярсыды:

– Тәкъдир кушуы буенча эчкәнсең, Шәфыйк, атаң кушуы буенча монда килеп тавыш чыгарасың, безнең кушу белән чыгып кит!

– Шәһит китәсем килә минем, җәмәгать, теләсәгез нихәтле дөмегеп утырыгыз, Ходай каршында үзегез җавап бирерсез, ә мин шәһит китәм! – Ул бөтен көче белән омтылып ычкынды һәм, кулларын болгый-болгый, трибуна янына ташланды. Сәхнә өстенә үрмәли башлаган җиреннән аны Низамый килеп тотты, гадәтенчә ясалма тыныч тавыш белән ярсыган исерекне кире кайтарды:

– Шәфыйк абзый, маташма, ярамый, әйдә әле.

Шәфыйк, башыннан сыйпалган бала төсле, Низамыйга буйсынды. Түбән караган хәлдә, бер сүз дәшмичә кире борылды. Низамый аны, киң аркасыннан сөя-сөя, ишектән чыгарып җибәрде дә яңадан алгы сафка килеп утырды. Мәсхәрәле елмаю белән Гаязга карап алды. Аның ул карашы миңа «Менә шулай эшлиләр аны, көч менә миндә» дигән сыман аңлашылды.

Шәфыйк чыгып китүгә, зал иркен тын алып, кәефләнеп көлде. Аннан соң әүвәлге тынычлык урнашты. Гаяз тагын дәвам итте. Ул үзе белгән кадәр диннең тамырларына керде, Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләрендә әйтелгән наданлыклардан көлде, андагы каршылыкларны табып, ачып салды. Җир шарының кайдан килеп чыгуына тукталды. Яшен нидән килүен, яңгыр кайдан явуын, җир йоту ни дигән сүз булуын да читтә калдырмады. Аның шактый озынга сузылган докладын ялыкмыйча тыңладылар. Сүз азагын Гаяз артельгә китереп терәде. Яхшы тормышка чыгу өчен Ленин тарафыннан күрсәтелгән юлларны аңлатып, инде безнең авылда аңа төшенүчеләр барлыгын, аларның быел көздән бергә оешып эшли башларга ниятләре барлыгын әйтте. Ярлыларны, урта хәллеләрне шуларга кушылырга чакырып сүзен бетерде.

Залны күтәргән кул чабулар басылгач, җыелыш председателе Искәндәр озакламый спектакль башланачагын, хәзергә берничә минутка Имәлигә сүз бирелүен әйтте. Имәлигә сүз бирелүен ишетү белән, Низамый кычкырып көлеп урыныннан торды да халыкка карап кычкырып җибәрде:

– Хатын-кызлар, тизрәк чыгып калыгыз, Имәли сүз алды! – диде.

Бөтен зал шаулап көлеп җибәрде, һәм чынлап ук хатын-кызлар арасыннан кайберәүләр кузгалыша башладылар. Ул арада трибунага чыгып баскан Имәлинең гадәттән тыш кызарып бүртенгән йөзен күргәч, йөрәгем шаулап киткән сыман тоелды. Имәли менә-менә бер әшәке сүз белән кычкырыр да бөтен җыелышның ямен җибәрер кебек тоелды. Ләкин, бәхеткә каршы, Имәли үзен бөтенләй көтелмәгәнчә тотты.

– Кузгалмагыз, күгәрченкәйләрем, кузгалмагыз! – диде ул. – Бүген миннән дә тәмле телле кеше юк.

Кузгала башлаган хатын-кызлар, кәефле елмаешып, урыннарына утырдылар. Зал Имәлине үз итеп кычкырып көлде. Тик моңарчы елмаеп утырган Низамый гына, бу хәлне күргәч, шашкан төсле авызын ачып катып калды.

– Әйе, иптәшләр, – дип дәвам итте Имәли, – мин бүген тәмле телле. Сәбәп: бүген сез миңа барыгыз да, Низамый, сине әйтмим, сөекле булып күренәсез. Мин хәзер дөньяда яхшы кешеләрнең күплегенә ышандым. Күзем ачылды минем. Менә моны хәзер Имәли шатырдатып укый белә (ул кесәсеннән газета чыгарып селкеде). Менә моның аркылы дөньяның бөтен серләрен, бөтен яшерен җирләрен күреп була. Моның аркылы Таквә Сәхәүнең Күчәрбайга түләми калдырган червонецларының кайда яшерелгәнлеген дә, Шәфыйк йөрәгеннән Совет хөкүмәтенә каршы төзәлгән агулы укны да, мулла йөрәгеннән патша йөрәгенә сузылган әшәке җепне дә күреп була. Әйе-әйе, Имәли хәзер җиде кат җир астын да, җиде кат күк өстен дә күрә белә. Ә сез беләсезме, мин сукыр идем бит. Кайда нәрсә барын белмичә, капшанып эзли идем бит. Бәләкәйдән тормышның ачысын-төчесен татыдым, уникегә хәтле ыштан кими үскәнемне һәркайсыгыз белә. Кемнәргә генә эшләмәдем, кемнәр генә кыйнамады мине! Малай чакта, көтү көткәндә, кем иренмәсә, шул тотып кыйнады. Байда торган чакта, менә шушы Низамыйның әтисе тотып кыйнады. Солдатка баргач, офицерлар тотып кыйнады… Дөньяның якты җире юк иде минем өчен. Уйлый идем уйлавын, бу дөньяның безнең өчен дә якты җире бардыр дип уйлый идем. Шуның өчен дә шул, большевикларның беренче сүзләрен ишетү белән, мин аны тапкан төсле булдым. Ул якты җир шушында, үзебездә икән. Тик аңа ирешү өчен, ут аша үтәргә икән. Ут эченә ташландым. Пешерде. Бик каты пешерде. Менә монда пешкән эзе бар (ул уң як ботына сугып алды), менә монда да бар (сул як беләгенә сугып алды), менә монда да бар (сул аягын күтәреп, үкчәсенә сугып алды) – алар барысы да менә монда сакланалар (уң кулының бармакларын киереп аерып, йөрәгенә басты). Җиңеп чыктык. Перекоп утын кисеп чыккач, монда кайттым. Берзаман яңадан дөнья караңгы сыман тоелды. Менә ничә ел Совет хөкүмәтенә үпкәләп йөрдем, юләр. Үзем яклыйм, үзем үпкәлим: ул Таквә Сәхәүләрне яклый кебек. Ул безнең ишеләрне кайгыртмый кебек. Төрле укымышлы бай малайлары, мулла малайлары аны бөтенләй үз кулларына алып бетерәләр кебек. Ниләр генә кайнамый иде минем йөрәктә! Кем белән уртаклаша идем? Юк иде бит. Шакылдавыгым гына иде бит минем сердәшем. Йөрәгемдәге серләрне шакылдавыгым белән генә җырлап йөри идем бит. Сез аны аңламый идегез. Йоклый идегез сез рәхәтләнеп. Ә мин йокламыйм. Караңгыда эшләнә торган шомлы серләрне мин генә күрәм. Күз алдыгызга китереп карагыз сез менә шуны: караңгы төн. Тышта – урамда – берәү дә юк. Бөтен авыл йокыда. Таквә Сәхәүләр тәрәзәсендә генә ут бар. Әкрен генә якын барам. Пәрдә ярыгыннан гына карап торам. Шәфыйк, атна буена сәүдәдә йөреп, файда итеп кайткан да эчәләр. Җырлыйлар. Әйттерәләр. Ата – улны, ана кызны белми – кочакланышалар, үбешәләр. Карап торам-торам да, йөрәгемә чыдый алмагач, ачу белән тәрәзә төпләрендә шакылдыйм. Алар мине эчәргә сорый дип аңлыйлар – берсе, стакан белән аракы тотып, урамга чыга, «Мә, Имәли, кәефләнеп җибәр» ди. Мине тынычландырмакчылар, имеш. Юк. Мин аларныкын эчмим. Юк, мин алардан аракы сорамыйм. Эчсәм, хәләл аракы эчәм мин. Тынычлыкларын бозасым килеп кенә аларның тәрәзә төпләрендә шомлы тавыш чыгарам. Шуннан соң минем шакылдавыгым беразга күтәренке көй уйный. Низамыйлар урамына килеп чыккач, тагын йөрәгем сыкрый башлый. Тагын шул хәл: бөтен урам йоклый, Низамыйларның бакчага күмелгән тәрәзәләрендә генә ут ялтырый. Анда да барам. Төшерелгән пәрдәләр арасында минем күз сыярлык кына ярык табыла. Аларда каладан, Низамыйның абзыйсы яныннан килгән кунаклар була. Эчәләр. Белеп торам, безнең кооператив акчасын эчәләр. Тагын йөрәгем түзми. Тагын ачу белән шакылдатып китәм. Низамый минем бу гадәтемне яратмый, шулай бит, Низамый (ул, алгы сафта кашларын җимереп утыручы Низамыйга карап, шундый сорау бирә. Низамый эндәшми, көчәнеп елмая)? Син яратмаганга күрә мин шулай эшлим, – дип куя Имәли һәм, аның белән озак мавыкмыйча, яңадан үзенә кайта. – Эчмәгән чакларында да тынгы бирмим мин аларга. Була шундый төннәр. Караңгы. Җил. Давыл. Кое сиртмәләреннән асылган арканнар ямьсез тавыш чыгарып сызгыралар. Мин әкрен генә шакылдыйм. Авыл тынычлап йоклый. Таквә Сәхәүләр дә йоклыйлар. Шундый вакытта исемә төшә минем: «Мин соң шул Таквә Сәхәүләрне тынычлап йоклатыр өчен сугышып йөрдеммени?» – дим. Тагын йөрәгем кузгала. Әкрен генә тәрәзә төбенә киләм. Өй эчендәге тынлыкны бераз тыңлап торам да кинәт бөтен көчемә шакылдата башлыйм. Аннан соң Таквә Сәхәүнең куркып уянуын, «Колһуалла» укып әйләнеп ятуын күз алдыма китереп көләм. Бераз йөрәгем басылып кала… Менә шулай тилереп йөри идем бит мин. Хәзер менә дөньяны тагын икенче төрлерәк күрә башладым инде. Хәзер надан үткәргән гомеремне жәлләп кенә җаным әрни…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы»

Обсуждение, отзывы о книге «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x