Кичәнең рәсми бүлеген алып бару өчен президиум сайлау турында сүз чыгуга ук, Гаяз белән минем исемне кычкырдылар. Без үз тарафыбыздан комсомол ячейкасының яңа секретаре Искәндәрне, авыл советы председателен, Тешсез Ибрайны һәм безнең кичәбездә актив катнашу теләге белән каравылчылык эшен бүгенгә башка берәүгә тапшырып торган Имәлине сайларга тәкъдим иттек. Тәкъдимебез алкыш белән каршыланды. Тагын да көчлерәк кул чабулар астында президиум членнары урыннарын алдылар. Башка вакытта оялуның ни икәнен дә белмичә, теләсә кем алдында теләсә нинди хәрәкәт ясый ала торган һәм теләсә нинди сүзне кычкырып әйтергә тартынмаган Имәли, зал тулы халык алдына чыгып, кызыл материя белән капланган өстәл артына кереп утырырга уңайсызланды. Куе кызыллык белән капланган йөзен кешеләрдән яшерергә теләгән сыман түбән иеп, иң арттагы урындыкка гына утырды. Җыелышның председателе итеп билгеләнгән яңа секретаребыз Искәндәр, өстәл өстендә торган җиз кыңгырауны шалтыратып, халыкны тынычландыргач, Гаязга сүз бирде. Көчле алкышлар астында Гаяз сәхнәнең сул ягында торган трибуна артына чыгып басты. Аның утызлы лампа яктысында болай да алсу булып янган матур йөзе трибуна өстенә ябылган кызыл материя шәүләсе белән тагын да җанлана төшкән иде.
– Иптәшләр! – диде ул.
Тыныч тавыш белән әйтелгән шушы бер сүздән үк халык тирән тынлыкка чумды. Гаязның нәрсәләр сөйләячәге миңа билгеле иде инде. Шуңа күрә дә аның сүзләренә артык әһәмият бирми идем мин. Тик ул сүзләргә карата зал тарафыннан күрсәтелгән көчле игътибар минем йөрәгемне кузгатты. Көчле шатлык миңа урынымда тыныч кына утырырга ирек бирми: әле өстәлдә яткан кәгазь өстенә мәгънәсез сызыклар төшереп куям, әле өстәлгә җәелгән кызыл комач өстендә торып калган кечкенә җыерчыкларны тигезлим, әле ансыз да якты булып янган аяклы лампаларның филтәләрен тагын да зуррак чыгарып куям, – кыскасы, бөтен тәнемне чолгап алган шатлыклы кан йөрешенә чыдый алмый идем мин. Әйе, зур шатлык иде бу. Залга тулган халык – бу авылның астын өскә китерерлек көч бит ул. Шундый зур көчне үзеңә таяныч итеп тою ул – чиксез зур уңыш. Чиксез зур җан рәхәте. Чиксез зур шатлык. Ул шатлыкның көчен аңлау өчен, бу җыелышның нәрсә икәнлеген хис итү кирәк. Гаязга төбәлгән йөзләрчә күзләрдәге җылылыкны тою кирәк. Ибрайларның, Имәлиләрнең, Күчәрбайларның күбесенчә ризасызлык сызыклары белән җыерылып йөри торган йөзләренә чыккан бүгенге алсу чырайларның мәгънәсен аңлый белергә кирәк. Мин шул минутта аларны бик нык сизә, бик нык тоя, бик нык аңлый идем. Бәхетле, чиксез бәхетле идем мин.
Бөтен барлыгымны чолгап алган әйбәт кәефемне уртаклашырга теләп, Имәлигә борылдым:
– Нихәл, Имәли абзый, кәефләр ничек? – дидем.
Ләкин Имәли мине ишетмәде. Ул күзләре белән дә, авызы белән дә Гаязга карап онытылган иде. Әйтерсең лә Гаязның авызыннан берсеннән-берсе кадерлерәк алтын кошлар очып чыгалар да, Имәли аларның берсен генә дә ычкындырмаска бөтен көче белән тырыша. Аның шулкадәр бирелеп тыңлавын күргәч, мин дә Гаязның сүзләренә колак салдым. Гаяз бу минутта уразаның зарарлары турында сөйли: диннең, Алланың юк нәрсә икәнлеге, аларның табигатьнең тирән серләренә төшенә алмаган вәхши халык хыялында туып үскән һәм изүчеләр сыйныфы тарафыннан көчләп дәвам иттерелгән әкият булуын аңлатырга тырыша, шуңа дәлилләр китерә. Китергән дәлилләре бик беркатлы гына булсалар да, берсе дә җилгә китми, бердән, аларның бик ачык аңлаешлы булуы, икенчедән, Гаязның үзенең шундый батыр фикерләрне кыю итеп, курыкмыйча әйтеп бирүе халыкка бик нык тәэсир итә иде.
– Үзегез уйлап карагыз инде, абзыйлар, – ди ул, – күктә дә юк, җирдә дә юк, уңда да юк, сулда да юк – бер җирдә дә юк. Муллалар үзләре шулай өйрәтә бит, без түгел. Беркемнән дә тумаган да, беркемне дә тудырмаган да… Шуны бар дип ышан, имеш. Аны изге санап, иман китер, имеш. Акыллы, аңлы кеше эшемени инде бу, иптәшләр?
Диннең тамырларын ачу ягыннан караганда бик көчсез дәлил булсалар да, бу сүзләрнең батыр итеп әйтелү кадәресе халыкны җанландыра, кайберәүләр кәефләнеп көлеп җибәрәләр, күпләр җитди уйга чумалар, кайберәүләр, пулемёт ядрәсеннән качкан төсле иелеп, ишектән чыгып сызалар. Гаяз аның саен батырлана бара, тагын да кыюрак, тагын да кызыграк дәвам итә:
– Ярый. Алла булсын да ди. Шундый изге ди ул, шундый рәхимле дә ди ул. Алай булса, тәкъдирне кая куябыз? Дөньяда Алла кушмаган эш юк икән, тәкъдирдән узып булмый икән, ул вакытта гөнаһлы кешеләр каян килеп чыга? Аның бит гөнаһ эшләве дә тәкъдирдә язылган. Ничек итеп, тәкъдирдән узып, саваплы эш эшләсен? Берәү, тәкъдирнең алдан язып куюы буенча, кяфер булып туган икән, ул инде ничек итеп, тәкъдирдән узып, мөселман булсын? Алланың үзе кушканга күрә кяфер булган бит ул. Шул ук Алла, шул ук бәндәсен кяфер булып яратылганы өчен тәмугта яндырачак. Йә, шул изге зат эше буламыни? Берәү карак икән, үзе теләп карак түгел – тәкъдирдә язылганга күрә карак. Берәү эчкече икән, үзе теләп эчкече түгел – тәкъдирдә язылганга күрә эчкече. Мин менә алласыз икән, үзем теләп түгел – Алла кушканга күрә алласыз. Шулай булып чыга бит, иптәшләр, ә? Димәк, Алла үзе гөнаһ эшләргә язган, үзе шул ук кешеләрне гөнаһ эшләгән өчен утта яндырырга җыена. Йә, шул изге зат эшемени?..
Читать дальше