Без авылда алып барган бөтен эшебезне әнә шул ноктага илтеп җиткерү теләгеннән чыгып корып җибәрдек.
Беренче көннәрдә безнең өчен искиткеч булып күренгән Агыйдел буйлары, ямьле тугайлыклар, куе урманнар, карарга имәнеч ташлы таулар – һәммәсе дә табигыйләштеләр. Баштарак үзләренең төрле характерлары белән кызык булып тоелган кешеләр дә гади төс алдылар. Тешсез Ибрайның акыллы сүзләре, абзыйның тупас мужиклык кыланышлары кимегәндәй булды. Яшьләрдән танышларыбыз күбәйде. Беркемнең дә күзенә бәрелми йөргән комсомолецлар арасыннан менә дигән егетләр килеп чыкты. Без аларның үзләрен генә түгел, ата-аналарын да, хәтта сөйгән кызлары кем булуын да белеп бетердек. Кайсы урамда кемнәр торуы, безнең кыланышларга кемнәрнең ләгънәт төшереп, кемнәрнең рәхмәт яудыруы да безгә сер түгел иде инде. Күптән түгел авылда комсомол ячейкасының гомуми җыелышы да булып үтте. Волкомол секретаре гына түгел, Аязгулов үзе дә катнашкан бу җыелышта иске бюро туздырылып, яңа бюро һәм яңа секретарь сайланды. Без дә хәзер комсомол эшенә кунак булып кына түгел, волком тарафыннан ячейканың үзенә беркетелгән тулы хокуклы членнар булып катнаша башладык. Яшьләрнең бик күбесенең безгә мәхәббәт белән караулары, Ибрай, Имәли, Күчәрбай кебекләрнең активлашып китүләре һәм алар рәтенә кергән башка крестьяннарның да якты йөз күрсәтүләре безгә батырлык бирәләр. Шуларга таянып, без тирән ышаныч белән рәхәтләнеп эшлибез. Диннең зарарлары турында әңгәмәләр уздырабыз. Туры килгәндә, мулла белән дә бәхәскә килеп, картлар алдында үз сүзебезне өстен чыгарабыз. Өзлексез стена газетасы чыгарабыз. Анда мулла-мәзиннәрне, Таквә Сәхәүләрне, шулай ук кооператив тирәсендә сизелүче күселәрне ачы тәнкыйть итеп шигырьләр язабыз, сурәтләр төшерәбез. Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз, ничек итеп күп уңыш алу, ничек итеп, нинди юллар белән яхшы тормышка чыгу хакында белгәннәребезне сөйлибез. Сөйләшүләр, язышулар белән генә калмыйбыз, абзыйлар белән бергәләп кырга да чыгабыз; чалгы тотып печән чабабыз, сәнәк тотып кибән куябыз… Әнә шулардан гыйбарәт иде безнең авылда эшләгән эш. Шулар нәтиҗәсендә безне бөтен авыл бик тиз белеп алды. Яшьләр, иртә таңнан торып эшкә китәселәрен дә онытып, төннәрен безнең тирәдә үткәрә торган булып киттеләр. Гадәттә, кичләрдә мәчет тәрәзәсе төбенә җыелышып, тәравих тыңларга яратучы хатын-кызлар да, сукыр суфиның, көчәнә-көчәнә, «Сөбхәнәдил мөлки вәл мәләкүүт…» дип ыңгырашуын ишетүгә караганда, безнең җырларны тыңлауны һәм безнең гармунга кушылып җырлауны артыграк саный торган булып әверелделәр.
Рамазан гаетенә карата әзерләнгән бүгенге кичәбез шушы бер-ике атна эчендә алып барган эшләребезгә йомгак ясау урынын тота иде. Кичәбез бөтен авылны шаулатырлык бер вакыйга булып чыкты.
Ул кичәгә без алдан ук әзерләндек. «Галиябану» га кат-кат репетицияләр ясап, рольләребезне күңелдән белү дәрәҗәсенә килеп җитә яздык. Исмәгыйль ролен яхшы башкаруы белән авыл каршында танылган Низамыйның спектакльгә катнашудан баш тартуы безне шатландырды гына (Низамый беренче бюро утырышыннан соң, бигрәк тә гомуми җыелыштан соң, икенче юл алды: безнең белән бөтенләй диярлек аралашмый башлады. Әледән-әле калага йөри торган булып китте. «Галиябану» ны куярга әзерләнүебез турында әйткәч, «Мин бушый алмыйм, эшлисе эшләр муеннан» дип кенә куйган иде). Аның урынына комсомолецларыбыз арасыннан менә дигән егетләр табылды. Спектакль әзерләнде.
Бөтен авылның диярлек бу спектакльне кызыксынып көтүе безнең болай да канатланган йөрәкләребезне җилкендерә, без алдыбызга алган эшебезне чиксез дәрт белән башкарып чыгарга атлыгып тора идек. Тик кичә башланыр вакыт җиткәч, эчне пошырган бер генә мәсьәлә булды: ул Артыкбикә мәсьәләсе иде. Бүгенге кичәбезгә без аны кунак итеп чакырган идек. Һәм ул килергә вәгъдә биргән иде. Кичә башланыр вакыт җиткәч тә Артыкбикәнең килмәве шактый тынычсызландырды. Шулай да бу кимчелек кенә безнең бүгенге дәртебезне сүндерә алмады. Авылга кайтканнан бирле алып барылган эшебезнең нәтиҗәсен бөтен авыл каршында ачып күрсәтү дәрте канатландыра иде безне. Мәктәп залына төйгечләп тутырылган төсле күп булган көләч йөзле халык арасында үзебезне иң якын дусларыбыз арасында йөргән төсле хис итә идек без. Бик күп яңалыклар, бик күп күңелле хәрәкәтләр өмет итеп, безгә төбәлгән җылы, якын карашлар безне канатландырганнан-канатландыра бардылар…
Шашып кул чабулар, шатлыклы «ура» авазлары арасында без күтәренке күңел белән кичәне ачып җибәрдек. Ачу миңа тапшырылган иде. Мин, алдан ук бик нык әзерләнеп, хәтта бөтенләй диярлек ятлап куелган сүзләр белән мондый кичәләрнең әһәмияте нидән гыйбарәт булуын сөйләп чыктым һәм кыскача гына бүгенге кичәнең программасы белән таныштырдым. Программабыз кичәне мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырышып төзелгән иде. Иң элек рәсми бүлек булырга, рәсми бүлек артыннан «Галиябану» шактый урын алырга, аннан соң концерт бүлеге булып, гает вакытына кадәр сузылырга һәм мәчеттә гает укылган вакытта бездә «комсомол гаете» укылып, кичә шуның белән тәмам булырга тиеш иде. Мөмкин хәтле күбрәк халыкны гаеткә – мулла вәгазен тыңларга җибәрмичә тотып калуны үз алдыбызга бурыч итеп куйган идек.
Читать дальше