– Минем әти бер түтәл кыяр да чәчми ул, урыс чәчсен әнә, дип кенә куя.
– Тешсез Ибрай чәчсен, дип тә куядыр әле ул?
– Шулай дип тә куя.
– Тешсез Ибрай ашасын, дип әйтми, ә?
– Һи-һи-һи!..
– Син, энекәш, кайт та әтиеңә әйт. Тешсез Ибрай бакчасында булдым, диген, үзең күргәннәрнең барын да сөйлә, без дә шундый бакча үстерик, диген, әгәр дә кирәк булса, Тешсез Ибрай өйрәтермен, дип әйтте, диген, арзан гына хак белән орлык та бирермен, дип әйтте, диген, ярыймы?
– Ярар, әйтермен.
– Бәлки, синең иптәш малайларыңның да минем бакчаны күрәселәре киләдер?
– Килер шул.
– Берәр көнне җыеп алып кил син аларны, күрсәтеп җибәрермен.
– Малайларга әйтәм, алай булгач.
– Ә урларга тагын кайчан киләсез?
– Моннан соң мин бервакытта да синең бакчаңа төшмәм, Ибрай абзый…
Һәм шуннан соң мин бакчага төшүләргә чик куйдым. Малайлар арасында да ике фикер туды: берәүләр, минем Ибрай бакчасында күргәннәремне сөйләвемә ышанмыйча, урлауны дәвам иттерергә кирәклекне куәтләделәр; берәүләр, минем фикергә кушылып, калганнарга каршы чыктылар. Өстенлек безнең якта калды. Чөнки уйлары белән урлау ягында булган малайлар да, безнең әләкләүдән куркып, уйларын тормышка ашыра алмас булдылар.
Ибрайның әнә шул акыллы хәйләсе мине бөтенләй аңа якынайтып калды. Шул вакыттан бирле мин аның белән бик дус яшәдем. Ул миңа үзенең сугышта күргәннәрен сөйләгән саен, мин аңа якыная бардым.
Менә бүген, авылдан аерылуыма ике ел тулып килгәндә, шәһәрдән алып кайткан иптәшем Гаяз белән икәүләп Агыйдел буена төшеп барганда, мин тагын аның белән очраштым. Ул һаман да шул ук бакчасында, түтәлләр арасында казына иде. Читән аша исәнләштем:
– Ибрай абзый, исәнме!
Ул кинәт гәүдәсен турайтты, беренче карауга усал күренә торган зәңгәр күзләрен текәп, бик аз гына вакыт хәрәкәтсез торды да, озын мыеклы кешеләргә генә хас булганча киң елмаеп, балчыкка буялган кулларын киндер алъяпкычына сөртә-сөртә, безнең янга ашыга башлады.
– Синме бу, Ильяс, танырлык та түгел бит, егет, ә? – дип сөйләнә-сөйләнә килә иде ул.
Читән аркылы гына кул биреп күрештек. Иптәшем белән дә таныштырдым. Гаязның шәһәр егете – завод егете икәнен белгәч, Ибрай тагын да шатлана төште:
– Ә, рабочий егетме, – диде ул, – мин сине бик күптән көтә идем. Минем сиңа әйтәсе сүзләрем бик күп. Әйе, әйе, бик күп сүзләр сөйлисем, бик күп сораулар бирәсем бар әле минем сезгә, һи-и-и… туйдырып бетерермен әле мин сезне.
– Сөйләшербез, сөйләшербез, – диде Гаяз, гадәттәгечә тыныч та, ягымлы да, шуның белән бергә җитди дә булып ишетелде аның бу җавабы.
Ибрай, зур бер яңалыкны онытып кинәт исенә төшергән кеше төсле, шап итеп ботына сугып куйды:
– Әй, әттәгенәсе, мужикның мужикча шул инде, кеше белән кешечә сөйләшә дә белмибез бит: ник соң әле мин сезнең белән читән аша сөйләшеп торам, керегез әле бакчага, мин сезне кыяр белән сыйлап җибәрим, быел кыяр күргәнегез юктыр әле…
– Рәхмәт, Ибрай абзый, – дидем мин, – син алай бик ашыкма әле, авылда озак торырга уйлыйбыз, күрешербез, сөйләшербез, кыярыңны да ашарбыз, ә хәзергә без су коенырга барышлый гына синең белән исәнләшергә туктадык.
– Куй, куй, юкны сөйләмә әле, Ильяс, су коенырга барышлый гына булса да минем бакчага сугылып үтә торган идегез бит әүвәле. Тешсез Ибрайның кычыткан себеркеләре хәтереңдәдер, һи-һи-һи… Әйдәгез, башка җирдә әле кыяр чәчәк атарга да өлгермәгән, ә миндә ашарлыклары бар инде аның. Әйдәгез, әйдә, сезгә генә читән аша керергә дә рөхсәт итәм.
Озак карышмадык. Бакча эченә кергәч, Ибрай, гомер буена кеше күрергә тилмергән төсле, безнең белән мавыгып китте. Әле бер әйберен күрсәтә, әле икенчесен күрсәтә, бакчасының тәртиплелеген, яшелчәләренең шәплеген мактап бетергәнебезне дә көтми, яңа әйберләргә күчә. Миңа бик күптән таныш булган беседкасына алып керде ул безне. Беседка янында, чынлап та, аның өлгереп җиткән кыярлары бар булып чыкты. Башка кешеләрдә әле кыяр чәчәк атарга да өлгермәгәндә, шундый кыярлар җитештерүенә гаҗәпләнгәнебезне белдердек. Ул аны ничек итеп җылыда үстерүен, зуррак мөмкинлек булганда, бөтен тирә-якны тәэмин итәрлек күләмдә өлгертергә дә кулыннан киләчәген сөйләп, тезеп китте:
– Беләсезме сез, безнең Агыйдел буенда никадәр җимеш, никадәр яшелчә бирерлек җирләр әрәм ята?! Ә шул вакытта үзебезнең халык яшелчәгә тилмерә: хатыннарыбыз корсак күтәргәндә тозлы кәбестә талымласалар, ат җигеп күрше авылларга чабабыз, бала-чагаларыбыз, бер кыяр кабарга зар булып, караклыкка өйрәнәләр. Уйлап карасаң, чүп урынына аяк астыннан табарга мөмкин булган әйберләр бит. Күрми безнең халык, күрми.
Читать дальше