– Молодец икәнсең, энекәш, – диде, – Сәмигулла малаемы син? Әле бер малайның да бу тикле эчкә керергә батырлыгы җиткәне юк иде, – диде. Әни сөйгән төсле йомшак итеп аркамнан сөеп куйды: – Ләкин, энем, – диде, – синең кыяр ашаганың юк, ахры, тәмен белмисең, ахры, әле син кыярның, – диде. – Андый кыярлар тәмле булмый ул, – диде, минем итәгемнән коелып җирдә яткан эре сары кыярларга төртеп күрсәтте. – Картайган кыярлар алар, орлык кыярлары. Кил әле монда, мин сиңа тәмлесен күрсәтим, – диде, мине, үз артыннан ияртеп, түтәлләрнең аргы башынарак алып барды. Ул минем итәгемне ычкындырган иде инде. Шунда качкан булсам, билгеле, аңа тоттырмыйча, читән аша чыгып өлгерергә дә кулымнан килгән булыр иде, ләкин ниндидер билгесез көч ирекле-ирексез аның артыннан иярергә, ул ни кушса, шуны тыңларга мәҗбүр итте мине.
Ул, яфрак араларыннан эзләп, кечкенә-кечкенә ямь-яшел кыярларны чеметеп кенә өзә, үзе һаман минем белән сөйләшә, миңа акыл өйрәтә: «Кыярны аны, синең кебек, тамыры белән йолкып чыгармыйлар, менә шулай ипләп кенә өзәләр, болай өзсәң, менә бу солы бөртеге кебек кенә кыярлар да бер-ике көннән тагын ашарлык булалар», – ди.
Ул өзгән кыярлар чынлап та бик тәмле булып чыктылар. Мин аның кыланышларыннан баштарак бик нык шомланган идем. «Бу юри шулай кыланадыр, сугып егар өчен берәр уңайлы әйбер эзлидер йә булмаса кычыткан янына алып бара торгандыр» дигән куркынычлы уй йөрәгемне өзлексез талап торды. Ләкин Ибрайның йөзендә аз гына да ачу җыерчыклары күренмәве, озын сары мыекларының да тырпаеп түгел, елмаеп торуы, җитмәсә, чынлап ук тәмле кыярлар да өзеп бирүе тиз тынычландырды мине. Иптәшләрем турында да бөтенләй онытып, мондый бәхетле вакыйгага тап булуыма шатлана башладым.
Аның бакчасын карап бик озак йөрдек. Матурлыклары, тигезлекләре белән мине хәйранга калдырган кишер, суган, шалкан, помидор түтәлләрен карап узып, бакчаның ишегалдына таба чыга торган капкасы янына килдек. Бөтен тирә-якка ямь сибеп утырган алсу-көрән мәк чәчәкләре уртасында җәелеп-җәелеп эре сары чәчәкләр аткан көнбагыш белән әйләндерелгән яшелле-кызыллы-сарылы чәчәкләр тавы күренде.
– Менә бу минем беседка, – диде Ибрай.
Башта мин аның «беседка» дигән сүзен аңламаган идем, эченә кергәч кенә, «беседка» дигәне «куыш» дигән сүз була, күрәсең, дип куйдым. Миңа «беседка» дигән сүз бик ошады. Чөнки мондый матур, искиткеч матур итеп эшләнгән әйберне «куыш» дип атау бик гадиләштерү сыман тоела иде. Кабак, колмак, үрмәле гөл үсемлекләре белән капланган бу беседка һичбер вакытта да онытылмаслык булып минем хәтеремдә калды. Аның эчендә без җирнең үзеннән киселгән эскәмиягә утырдык. Бу җир эскәмияләрнең өсте, хәтфә палас җәйгән төсле булып, куе чирәм белән капланган иде. Беседканың тараеп барып очланган түбәсендә бүрек-бүрек булып телгәчләнгән колмак чәчәкләре ак болытлар төсле булып күренәләр, куе яшел яфраклар белән капланган стеналарда йодрык-йодрык булып ак кабаклар асылган, юкәгачтан – кабак сабакларына, кабак сабакларыннан колмакларга тотынып үскән нечкә генә үрмәле гөлнең күгелҗем-алсу кыңгыраулары бөтен беседка эчен чуарлап, караган саен карыйсыны китерерлек ямь биреп торалар. Бу матурлык эчендә мин үземне әкиятләрдә адашып йөргән балалар төсле сиздем. Ни әйтергә, ни эшләргә белмичә, авызымны ачып хәйран калдым. Ибрай беседканың уртасында торган кечкенә агач өстәлгә яңа гына йолкып алынган кишер-шалканнарны, кыярларны куйды. Ул, «Аша, энекәш, аша, сиңа тансык бит ул», – дип, йомшак, ягымлы тавыш белән ашарга кыстый, шул ук арада «Тартынма, урлап ашарга тартынмаганны, биргәнне ашарга тартынмыйлар инде аны» кебек сүзләр белән йөрәкне телеп-телеп ала, андый сүзләр чыкканда, мин оятымнан нишләргә белмим, битләрем ут төсле кызып яна. Шул минутта мин аның алдына тезләнеп антлар итәр идем, «Гафу ит син мине, Ибрай абзый, мин моннан соң һичбер вакытта да мондый эшкә бармам, бу эшнең ярамаганлыгын башка малайларга да аңлатырмын, гафу ит» дигән булыр идем. Тик безнең авылда андый гадәт булмаганга, күңелдә шундый тойгылар туса да, аны әйтеп булмый иде.
Бик озак утырып, бик күптөрле яшелчәләр ашап туйгач, Ибрай, чирәм эскәмия өстенә сузылып ятып, түбәгә карады:
– Йә, энекәш, минем беседка ошыймы? – диде.
– Мондый матур куышны минем гомеремдә күргәнем юк иде, Ибрай абзый, – дип җавап бирдем.
– Ә минем бакча ничек, ошыймы?
– Зерә шәп, Ибрай абзый.
– Ә син беләсеңме, теләсә, синең әтиеңнең дә шушындый ук бакча ясарга кулыннан килә бит?!
Читать дальше