Шуның белән сүзем бетте дигәндәй, урыныннан кузгалып, аягына басты, инде авылга таба кузгалып киткәндә сорап куйды:
– Бүген кузгалырга булдыңмы?
Абдулла да аягына калыкты.
– Менә хәзер үк, хәзрәт.
– Әйдә соң, Карабаш ямына хәтле атта илтеп куйыйм үзеңне. Аннан инде Уфага кадәр пушты олауларында юлларсың.
Шулчак алардан өстәрәк нидер чупылдады – яр убылып төште бугай, һәр икесе бердәм елгага таба борылдылар. Күз алларында Зәйнең каен суыдай саф өслеге болганды, актарылып, кызгылт сил ага башлады.
Габделрахман әлеге шыксыз агымга карап-карап торды да ямансу гына әйтеп куйды:
– Монысы бер дә ошамый миңа, Баһадиршаһ! Әйбәт фал түгел бу. Юлың канлы булыр, ахрысы, сәнең.
– Анысын беләм мин, остаз.
Акрын гына кайту юлына кузгалдылар. Тик биш-ун адым ясарга да өлгермәделәр, Габделрахман, кисәк туктап, шәкертенең кулыннан алды, күзләренә карады:
– Менә нәрсә, Баһадиршаһ! Тормыш озын, юл ерак – төрлесе үтәр башыңнан. Нинди генә кыен хәлдә калсаң да, үземә килеп егыл. Чарасын тапмый калмабыз, боерган булса.
– Рәхмәт, хәзрәт!
Янтыгына китереп төрттеләрмени: Неплюев дөм караңгы землянкадагы тар сәкедә йоклап яткан җиреннән гадәтенчә иртүк сикереп торды, ашыга-кабалана тар чалбарын, күн итекләрен киеп алды, алар өстеннән тезенә кадәр гетрлар тартып, беркетеп куйды. Әйтерсең соңарганы өчен тиргәүче бар аны монда, озын җиңле якасыз ак күлмәкчән килеш атылып тышка чыкты һәм күгелҗем таң яктысыннан сукыраеп туктап калды. Күзләрен йомып, бер мизгелгә генә тынып торды да, аларны ачып, каршындагы иркен алыска карады. Сакмар буендагы болында иеп-корып барган үләннәргә кырпак кар сарган.
Ур итәгендә – тирән канау. Аның теге ягында исә – казах бистәсе. Анысы да ярыйсы ук ныгытылган. Бистәгә сыенып, Җаек ага. Елганың теге ягында – дала… Дала! Неплюев өчен ул иксез-чиксез киңлек. Аның чите борынгы Ханбалыкка, әкияти Дәһлигә, олуг диңгез-океаннарга барып тоташа сыман. Дала дигән әлегә бик үк аңлаешлы булмаган ул алыста кырыкмаса-кырык халаек тереклек итә. Аларның берише Россия канаты астына сыенырга җай эзләсә, байтагы аңа балта кайрый. Ничек кенә булмасын, империянең мондагы форпосты саналачак Оренбург алдында дала халыкларын буйсындыру, шул нигездә Урта Азиягә, Шәрыкка үтеп керү бурычы тора. Иңеннән иңенә шоңкарлар да очып үтә алмаслык җирләрне үзләштерергә, дистәләрчә халыкны буйсындырырга! Әйтүе ансат, тик ничек? Өстә – пайтәхеттә утыручы кайбер кайнар башлар Азияне кылыч-туп белән колонизацияләү ягында. Неплюевның исә үз фикере бар бу мәсьәләдә: туплар атмасын, кан коелмасын иде. Шул ниятен тормышка ашыру йөзеннән, ул тулы бер чаралар комплексы төзеде. Алар арасында төп урынны сәүдә алып тора. Әйе, дала белән алыш-биреш җайга салынса, Оренбургтан Бохарага, Ташкентка, хәтта Кытай белән Һиндстанга бай сәүдәгәрләр йөреп торса, каршыга Шәрык тәм-томнары, ефәк, мамык һәм бу яклар өчен тансык башка күп әйберләр тулы кәрваннар килсә генә, аралар якынаячак, мөнәсәбәтләр яхшырачак. Шөкер, бу уңайдан кайбер нәрсәләр эшләнә инде. Йөз илле кибете булган сәүдә йорты – гостиный двор, йөз кырык сигез амбар һәм өч йөз кырык дүрт кибеттән магауаза – меновый двор бүген үк алыпсатарларны каршы алырга әзерләр.
…Административ бина булып беренче көнен генә яшәвенә карамастан, монда инде чын-чынлап канцелярия рухы хакимлек итә иде. Чирек сәгать тә үтмәде, Неплюевның өстәленә почта кертеп куйдылар. Инде язуын түгәрәкләп килсә дә, янә каләмен ташлады, иң өстә яткан пакетны кулына алды. Депеша Санкт-Петербургтан иде. Хәбәр пайтәхеттән булса да, анысын ачарга ашыкмады Иван Иванович. Үзләре бер дә сикереп төшмиләр, мәсьәләләрне айлар буе хәл итми яткыралар. Аннан килеп, җибәргән күрсәтмәләре дә бик үк акыллыдан булмый. Пакетны бер читкә куйды да икенчесенә үрелде. Монысы Сенаттан иде. Андагылары, хәлләрне аңлый төшеп, ярыйсы гына киңәшләр дә биреп куйгалыйлар. Хуш, соңрак иркенләп укыр. Анысын да кырыйгарак этәреп, башкаларын кулына алды. Көткәненчә, хатларның күбесе Уфадан һәм Минзәләдән иде. Боларын ачмаса да белә. Уфа провинциясенең вице-губернаторы Аксаковка бәйле жалулар, билгеле. Күптәнге тарих.
Ул Люткин рапортын укып чыгарга өлгермәде, кабинетына янә секретаре Конбяжев килеп керде.
– Тәфкилев хәзрәтләре кайтты! – диде ул, хәрбиләрчә үрә катып.
– Алексей Ивановичмы? Чакырыгыз үзен!
Ишектә алпамша гәүдәсе шактый өшәнгән, алай да әзмәверлеген югалтмаган морза күренүгә, Иван Иванович урыныннан торды, өтәләнеп беткән мундиры өстеннән япанча кигән ярдәмчесенә каршы барып, аңа татарча итеп ике кулын сузды.
Читать дальше