Аяк тавышлары ишетеп, Абдулла артына борылды һәм әрәмәдән чыгып килүче остазын күреп алды.
– Менә җиләк тә булды, – диде Габделрахман, изрәп пешкән җимеш тулы эшләпәсен үлән өстенә куеп. – Табын әзерләдеңме, кызым?
– Ипи кисмәгән, әткәй.
– Анысын гына кисәрбез, кызым. – Габделрахман килгән уңаеннан ут өстендәге чиләкне алды, табын янына узды. – Ягез, утырышыгыз, ризык җыйыйк!
Төенчекне чишеп, ике касә, бер бәләкәй чүлмәк алды, аларны тастымал белән сөрткәләде дә савытларга мәтрүшкә чәе ясады мулла. Аннары пешкән йомырка, бәләкәй ләңкәч белән май, уч-уч шишара чыгарды, күпереп пешкән арыш ипие кисәргә тотынды.
– Үзең дә утыр, кызым, – диде ул читтәрәк торган Тутыяга.
– Әйем. Мин… сез киткәч…
– Ярый соң. Барыбер печән чиерәк, күбәгә җыярлык түгелдер әле. Алай да пакусларны әйләндерерсең, кызым.
Мулла, касәсен учына утыртып, аны бармакларын җәеп тотты да йотлыгып эчә башлады. Аннан, савытын ашъяулыкка куеп, ипи телеменә үрелде.
– Әх, чәе дә булса, – дип, касәсен янә кулына алды Габделрахман, аңа бер уч җиләк салды.
– Анысын бидгать [8] Бидгать – элеккесенә каршы килә торган яңа бер эш, яңа гадәт.
диләр бит, хәзрәт. – Абдулла да касәсенә үрелде, йотымлап кына эчәргә кереште.
– Ахмаклар сүзе, кем, Баһадиршаһ. Бөтен Шәрык кырылып чәй эчкәндә, нишләп әле ул безнең татарга гына бидгать булсын ди? Юк, диген, юк! Менәтерәк падишаһ хәзрәтләре Оренбур каласын шәпләп кенә салып бетерсә, Бохара, Чин вә Һинд мәмләкәтләре белән сәүдәне җайга салса, без дә аны әйрән урынына эчәрбез әле, боерган булса…
Сүздән сүз чыга дигәндәй, әңгәмә үзеннән-үзе Чин вә Һинд мәмләкәтләренә, Шәрык илләренә күчеп китте. Абдулла моны чираттагы дәресе итеп кабул итте һәм остазын һич бүлдерми тыңлады. Тутыя исә аларга сиздерми генә юкка чыкты: кече аландагы пакусларны әйләндерергә ашыктымы, якын-тирәдә җиләк эзләнүеме…
Тамакларны туйдырып, озак итеп дога кылганнан соң, Габделрахман, инде тәмам кыскарырга өлгергән күләгәгә чи печән түшәп, бераз черем итеп аласы итте. Абдулла эше юктан арба янына килде, тәртәләрне бер-беренә таба тартып, тәҗеләрнең тигезлеген тикшерде. Сул як тәҗе озынрак сыман тоелды аңа. Аны күчәр башыннан ычкындырды да арканны бөтереп кыскартты, янә урынына элде.
Эш белән мавыгып сизмәгән дә. Көннең кызуы чамасыз, чалгы пәке белән кырылган баш түбәсе кызып эрер чиккә җиткән ләбаса. Егет эшләпәсен эзләп китте. Учактан бер тарафта, тузгыган пакус өстендә яткан тула эшләпәсен күтәреп алыйм дисә, аның астында тәлгәшләп җыелган кып-кызыл җиләк учмасы күреп телсез калды. Кинәт үзенең дә янып пешкән җиләк сыман кызарганын тойды, әллә нишләп китте. Менә-менә йөрәге атылып чыгар да печән арасына тәгәрәп төшәр сыман. Шашып-шашынып кычкырасы, янәшәдәге тал-тирәкләрне йолкып, күккә чөясе килде Абдулланың, беләкләрендә таулар ишәрдәй егәр артканын тойды. Шатлыгыннан иләсләнеп калган егет, эшләпәсен дә онытып, аланлыкка торып йөгерде, остазын көтеп-нитеп тормастан, киерелеп-киерелеп печән чабарга тотынды…
Нидер дөбердәгәндәй булды. Абдулла башын күтәреп офыкка, аннан күк йөзенә бакты, һава чалт аяз иде. Дөбердәү исә кабатланыпмы-кабатлана. Егет аның Зәй аръягындагы олы юлдан килгән арба тавышлары икәнен абайлап алды һәм ачынып уйлап куйды. Качаклар! Инде ничә еллар көн вә төн мәшрикъка – Урал тауга таба агылалар алар. Ерак юлның ахырына җитмичә, шушы төбәктә нигезләнеп калучылары да байтак. Соңгы елларда гына да Абдулланың күз алдында диярлек Әлмөхәммәтнең – Әлмәт, Килмәмәтнең – Мәмәт, Сөләйманның Сөләй авыллары, Зәйнең үрге агымында елганың ике ярына тезелеп киткән башка күп карьяләр барлыкка килде. Ишеткәли Абдулла: Шушма суының үрге агымында да шул ук хәл. Шөгер, Иштирәк, Туктар вә Биккул картлар, кавемнәре белән күчеп килеп, үз исемнәрен йөрткән авыллар хасил иткәннәр. Шул ук качак халаеклар Куак һәм Шушма сулары буенда башка урыннарга да төпләнгәннәр. Арырак – Агыйдел, Каридел. Әй буйларына агылучылары күпме тагын! Исәпләрен белсә бер Ходай гына беләдер. Колагына кергәли егетнең: шушы ун-егерме елда гына да башкорт җирләрендә халык икеләтә, хәтта өчләтә арткан, имеш. Ә качакларның һич кенә дә туктар чамалары күренми, кояш чыгышына таба агылалар да агылалар. Бөтен Казан, Зөя вә Чистай өязләре халаеклары качып бетәме соң әллә?! Алай… Димәк ки, Олы Идел вә Чулман иделе буйларында да тормыш шәптән түгел. Чыдарлык булса, болай кавемнәре-кавемнәре белән әллә кай җәһәннәмнәргә китеп олакмаслар иде.
Читать дальше