Җәмит Рәхимов - Батырша

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәмит Рәхимов - Батырша» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Батырша: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Батырша»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.

Батырша — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Батырша», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Бу якларда татар авылларының ишәюе хөкүмәтнең дә эчен пошыра бугай. Әнә бит, ашыга-кабалана, яңадан-яңа урыс авыллары, кальга-калалар салалар. Моннан алты ел элек Бөгелмә суы буенда Кече Бөгелмә калыккан иде. Янә дүрт елдан Олы Бөгелмә барлыкка килде. Өченче ел исә Печмән вә Куак бистәләре нигезләнде. Ай, юкка түгел, бер дә юкка түгел болар!

Көн яктыра барган саен, олы юлда дөбердәү көчәйде генә – бичара халаеклар иртәнге салкында юл алып калырга ашыгалар, мөгаен. Әйа, мескенкәйләр! Туган-үскән нигезләрен ташлап, кая дип ашыгалар? Кемгә дип баралар? Үзләренең монда да берәүгә дә кирәкмәсен белмиләр, башкайларын алда ни көткәнен сизмиләр микәнни? Юктыр, абайласалар, шул ук кысу-изүгә, кимсетү-мәсхәрәләүгә маһир кансыз түрәләр канат җәйгән төбәккә ыргылмаслар иде. Аһ, белмиләр шул! Гафил булмасалар, аждаһа авызына үзләре барып керерләр идемени, бичаралар?

Тарих битләреннән.Царизмның Кама аръягына һәм Урал буена яңа колониаль һөҗүме XVIII гасырның утызынчы елларына туры килә. 1730 елда Казан губернаторы А. П. Волынский «Россия империясендә башкорт мәсьәләсе турында язма» сын Сенатка тапшыра. Әлеге тулы бер чаралар программасы Уфа провинциясендә царизм политикасын уңышлы тормышка ашыруны, атап әйткәндә, башкорт җирләренә күрше Идел буеннан качаклар агышына чик куюны тәэмин итәргә тиеш була. Бу чаралар башкортлар, татарлар, казахлар, каракалпаклар һәм мондагы башка халыклар арасында милли каршылыкларны тирәнәйтүне, төрле салымнарны арттыруны, биредә яшәүчеләрне хәрби походларда киң файдалануны, төбәктә күпсанлы регуляр армия урнаштыруны, Кама аръягындагы калаларны ныгытуны күздә тота.

Оренбург экспедициясе уңаеннан башланып киткән татар-башкорт восстаниеләре халыкка каршы тулы бер чаралар җыелмасы килеп тууга сәбәп булды. Бу исә башкорт җирләрендә колониаль политиканың борылыш этабы иде. Әгәр XVII гасыр азагы һәм яңа гасыр башында хөкүмәт монда яшәүчеләрдән ясак җыю һәм башкортларны хәрби хезмәткә тарту белән генә чикләнсә, яңа политика мондагы халыкларның эчке мөнәсәбәтләренә актив тыкшыну, шул мөнәсәбәтләрне патша администрациясе контроленә буйсындыру белән характерлана. Татар-башкорт восстаниесенең иң кызган чагында, 1736 елның 11 фев- ралендә чыгарылган Указда царизмның бу төбәктә алып барачак политикасы төгәл билгеләнә. Ул төп ике максатны күздә тота: беренчесе восстаниедә катнашучыларны җәзага тарту булса, икенчесе – бу якларда кабат баш күтәрү мөмкинлеген бөтенләй бетерү. Башлап йөрүчеләрне үлемгә хөкем итү, болага актив катнашучыларның авылларын яндырып, үзләренең колак-борыннарын кисеп, сөргенгә озату, хатыннарын һәм балаларын урыс шәһәрләренә коллыкка озату, баш күтәрүчеләргә иярүчеләрнең барын да ат белән түли торган штрафка тарту – җәза чараларының иң зурлары менә шулар.

Әмма указ болар белән генә дә чикләнми. Колонизаторлар исәбенчә, баш бирмәс татар-башкортларны җәзалау гына аз, алар арасындагы иҗтимагый бәйләнешләрне кабат патша хөкүмәтенә каршы чыкмаслык итеп үзгәртеп корырга кирәк. Моның өчен исә ата-бабадан килгән биләмәләре булган башкортлар белән бу якларга күчеп килүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу, Оренбург крае белән идарә итүне яңача кору һәм бу җирләргә урыс халкын, сөргенгә сөрелүчеләр исәбенә булса да, күбрәк күчереп утырту зарур. Шушы якларда яшәп тә җир өчен имананы башкортларга түләп торучы мишәрләр восстание вакытында хөкүмәт ягында торып сугышалар. Моның өчен аларга үзләре били торган җирләр мәңгелеккә бушлай бирелә. Типтәрләр һәм бабуллар исә башкортларга буйсынып яшәүдән азат ителә. Аларның хөкүмәт ягына басып сугышучылары салымнан коткарыла, восстаниегә кушылганнары исә имананы башкортларга түгел, казнага түләргә тиеш була. Ә бу якларга яңа гына күчеп килүчеләр болада катнашу-катнашмауларына карамастан тотып алына, крепостьлар төзү эшенә солдатка озатыла.

Край белән идарә итүдә исә түбәндәгеләр тормышка ашырыла: волость саен ике-өч кенә старшина калдырылып, алар эре феодаллардан куела, патшага тугрылыкка ант иттерелә; елга бер мәртәбә Гази мәчете янында җыелудан башка төрле җыен-корылтайлар тыела, ахуннар саны нык киметелеп, дүрт юлга дүрт кенә ахун калдырыла, алары да сайланмый, администрация тарафыннан билгеләнә; указдан башка мәчет-мәктәпләр салу, татарларның башкортлар белән никахлашуы туктатыла, халык арасында абруйлы, ләкин хөкүмәт өчен ышанычсыз мулла-абызлар төбәктән куыла. Указ башкорт җирләрен урыс дворяннарына һәм мишәрләргә сатып алырга рөхсәт бирә, шулай ук крайдагы шәһәр-кальгаларны ныгыту, аларда хәрби көчләрне арттыру мәсьәләләрен хәл итә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Батырша»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Батырша» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Батырша»

Обсуждение, отзывы о книге «Батырша» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x