Восстание патша яклылар өчен дә эзсез генә калмый, әлбәттә. 1737 елның 14 апрелендә Самарада үпкә авыруыннан Кириллов үлеп китә һәм шунда күмелә.
Укуын дәвам итәргә дип кабат Тайсуганга килгән Абдулла әлеге хәлләрне бәйнә-бәйнә белми иде, билгеле. Алай да берсеннән-берсе шөкәтсез хәбәрләр Зәй буе әрәмәлегенә посып утырган тын авылга да килеп-килеп җитә һәм яшь егетнең ярсулы йөрәген телгәли иде. Ә беркөнне… Ә беркөнне бер аулак төбәккә халыкның йөрәгеннән тамган канга манчып чыгарылган җыр да килеп җитте һәм Абдулланың болай да җәрәхәтле бәгырен парә-парә телгәләде.
Көзге салкынча төн булуга карамастан, гадәтенчә Зәйнең текә ярында уйланып утыра иде егет. Дөнья тып-тын. Хәтта аръякта – төннәрен дә мәгъриптән мәшрикъка агылучы качак олауларыннан ыңгырашып торган почта юлында да – шылт иткән аваз юк. Бүгенге шул хәлгә сәерсенеп утырганда, бөтенләй икенче тарафтан – Карабаш ям станы ягыннан – атлар пошкырган, шуның артыннан ук арба тәгәрмәчләре дөмбердәгән авазлар ишетелде. Бәхетсез ямчыларның берсе, төнге тәмле йокысыннан ваз кичеп, тынгысыз эшкуарлардан кемнедер Кичү кальгасына – Казан ягына ашыктыра иде. Чү, байгыш ямчы җырлый түгелме соң? Әйе, җырлый: тавышы көр, иркен. Аннан да битәр, Абдулла гомер ишетмәгән, бәгырьне тураклый торган ниндидер сагышлы җыр иде бу:
Астындагы ияр атка тияр,
Ияре лә белмәс, ат белә.
Тәфтиләүнең кылган каһәрләрен
Үзе белмәсә дә, ил белә.
Атлар такыр юлдан җиңел җилдерәләр иде бугай, олау якынлашканнан-якынлашты, ямчының күз яшенә манчылган җыруы ачыграк ишетелә башлады:
Җил җилләми томаннар ачылмас,
Җыр җырламый күңел ачылмас.
Тәфтиләүләр түккән газиз канның
Ачулары бик тиз басылмас.
Күр инде, бөек чичән димә син бу халыкны! Миһербансыз Тәфтиләү морзаның кансызлыгыннан, каһәреннән вә явызлыгыннан зарланып җыру чыгарырга да өлгергән. Хәер, зарланып кына микән?! Аның соравына җавап булып, аръякта инде нәкъ Тайсуган турында җыр яңа көч вә гайрәт белән янаулы яңгырады:
Кайнап кына чыккан Идел аша
Тәфтиләүләр кичү табалмас.
Ир-егеткәйләрнең теләккәен
Тәфтиләүләр генә басалмас!
Әнә бит ни ди җырчы! Халыкларның иреккә сусаган изге теләкләрен җәлладлар гына баса алмас, ди. Әйе, халык – иң бөек хаким ул! Әллә ниткән акыллы сүзләрне, иң бөек фикерләрне халык кына әйтә, бичара калганнарга туры юлны халык үзе генә күрсәтә. Тукта, җыр сүзләре белән тагын нәрсә әйтә икән ул? Әмма ям олавы инде, бу турны узып, Әлмәт ягына авышкан, мәгәр җырчының киң күкрәгеннән чыккан әрнүле сүзләре ачык аңлашыла иде әле:
Кара ла гына урман, кая бите,
Шаулыйдыр ла кичен җил чакта.
Ташкайларга чокып каргыш яздым,
Оныкларым укыр бер чакта.
Җырчының йөрәге елый, кансыз түрәләрне иң олы каргыш белән каргадым дип, сагышлы юана. Аһ, каргыш белән генә җиңеп булса икән явызлыкны! Каргап кына калмаска, тагын да дәррәү вә бердәм булып коралга тотынырга кирәктер, мөгаен. Алай да… Алай да тиз генә бирешер микән ул явызлык дигәнең?!
Кинәт Абдулланың күз алдына явызлык үзе килеп баскандай булды. Аждаһадай шөкәтсез вә әзмәвер, биниһая зур авызлы, кара канга баткан томшыклы әшәке бер Каракош, имеш, ул. Әнә кояш баешы ягыннан, офыкны каплап, шул хәшәрәт килә, юлында очраган бар халаекларны ботарлап ташлый, һәлак итә. Тик ни-нәрсә соң ул? Китапларда язылган яэҗүҗ-мәэҗүҗме, әллә башка бер зыян-зәүрәтле, кәсафәтле, зәхмәтле затмы? Юк шул, ул хәтлесен аңламый-белми әле Абдулла.
Кул бармакларының чатнап сызлавыннан айнып киткәндәй булды егет. Бакса, ике йодрыгын да чытырдатып кыскан икән. Ул йөрәгенең януына чыдый алмый сикереп торды һәм, чарасызлыктан аптырап, тау астындагы чишмәгә таба китеп барды. Әйтерсең лә анда күз яшедәй саф салкын су гына түгел, аның эчендәге ялкынны басардай шифалы зәмзәм суы да ага иде.
Тирән уйга чумып төн ката яр башында утырган Абдулла, су чупылдавына сәерсенеп, күзләрен ачты – уйнаклап-наянланып аккан Зәй өстендә иртәнге эңгер күгелҗемләнеп ята иде. Төн узып бара лабаса! Ул исә, кичен утырган җиреннән кузгалмый баш ватуына карамастан, тузгыган уй йомгагының очына чыга алмады. Тик бер нәрсә ачык: китәргә, китәргә кирәк Тайсуганнан. Ләкин кая? Остазы Габделрахман үгетли торган Ташкичү мәдрәсәсенәме, гыйлем йорты Бохарагамы, әллә туып үскән бишеге Карышбашкамы?
Егет күзләрен аягы астында гына ярсып-гайрәтләнеп аккан суга, аның өстендә көмеш чабаклар уйнавын хәтерләткән вак дулкыннарга төбәде. Зәйнең ашкынулы агышы бер мизгелгә генә дә тукталмый, мәгърибкә – Чулман иделенә таба омтыла. Мәгәр гомер дә шушы ярсулы Зәй суы мисалындадыр, дип фикер йөртте Абдулла. Анысы да агымсу кебек ага да ага. Нәүрүздән 1153 ел башлана әнә. Урыс елы белән 1740 ел дигәнең. Димәк ки, аның монда килеп гыйлем эстәп йөрүенә дә җиде ел тулды. Тайсуган мәдрәсәсендә сабак тыңлавын бу кадәр сузмаса да ярый иде яравын. Ул инде бишенче кышында ук кирәк гарәп-фарсыдан яки мөтәрҗимдә [5] Мөтәрҗим – тәрҗемәче, тылмач.
булсын, кирәк кәлям шәрифтә [6] Кәлям шәриф – мөселманнарның схоластик дин белеме системасы.
яисә шәригать кануннарында булсын, мөдәррисе Габделрахманны узып ук киткән иде. Алай да эчендәге йомшагы алынган кабак мисалында калмады остазы. Габделрахман елына өч-дүрт мәртәбәдән дә калмый Казан – Арча якларына бара, мәшһүр Габделсәлам ахунга сугыла. Һәр сәфәреннән яңадан-яңа китаплар, төрле фәннәрдән мәгълүматлар алып кайта вә, әлбәттә, үзе тапканнарны ихластан шәкерте белән уртаклаша. Шунысы хак: болар белән мавыгу баштагы еллардагы кебек даимлек таләп итми, шуңа да еш кына шөгыльсезлектән интегә Абдулла. Гомерне заяга үткәрмим дип, остазы канын яккан эштә ярдәмләште – хәттатлык кылып, берсеннән-берсе калын китапларны күчереште, сабагының бишенче елында ук яңа шәкертләргә сабак тыңлатыр булды. Вә ләкин асыл максаты – Габделрахман белгәннәрне күңеленә сеңдереп калу, гыйлемгә булган сусынын бастыру иде. Шулай дип, үзен үзе юата-юата, янә ике ел үтеп китте. Быелгысының да әнә җәүза-сабан ае узып бара. Башка шәкертләр инде байтактан туган ояларына – авылларына таралып бетте. Абдулланы да көтәләрдер, атасы Гали белән анасы Бибинур ялгыз башлары җир сукалап чиләнәләр булыр. Аның исә шушы Тайсуганнан, аны урап алган урам-әрәмәләрдән арынып чыга алганы юк. Китәр дә иде, алдагы юлы, мәсләге ачыкланмаган. Кая алып китәрләр аны даладагы тынгысыз юллар?
Читать дальше