Әмма дау аның белән генә басылмаган икән. Карышбашка аннан соң да килеп кенә торган хәбәрләр шул хакта сөйлиләр иде:
– Себер юлы болачылары Оренбургка бара торган мең олаудан торган абузны талаганнар!
– Патша ягындагыларның авылларын яндырганнар!
– Минзәләне камаганнар!
Аулак Карышбашка әледән-әле килеп ишетелгән әнә шундый сүзләр Абдулланы кабат уятып җибәргәндәй булды. Ул тагын да дәртләнеп яуга әзерләнә башлады. Әмма аның ни аты, ни коралы юк иде. Атасы белән киңәшү дә урынсыз. Бәләкәй Гали бер якка да кысылмау, бер көйгә генә тереклек итү ягында иде. Җитмәсә, атасы да, анасы да аңа чат ябышканнар – анда-монда җибәрү хакында ишетәселәре дә килми.
Абдулла «качып китәргә» дигән карарга килде. Атасы өйдә юк вакытны чамалап, келәттән кәкшәеп беткән җәя белән күгәргән сөңге, иске ияр алып чыкты, аларны тәртипкә китерде. Актарына торгач, Мәзгытдин бабасыннан калган көбә күлмәк табып алды. Ата-анасыннан яшереп кенә ризык әзерләде. Ут-үлән күтәрелеп, җәйге эшләр беразга тынып торган арада, атлар да көрәеп, матурланып киткәннәр иде. Туры алаша бигрәк тә чыдам, үзе күндәм, бер үк вакытта башкалардан рәнҗеттерә торганнардан түгел. Шунысын алып китәргә булды Абдулла.
Кичен ул атларын ындыр артыннан ерак булмаган түбәгә генә тышаулады, үзе исә бу төндә бөтенләй йокламады. Яктыра башлау белән, акрын гына торып, өйдән чыкты, яуда кирәк булачак коралларын һәм йөгәнен яшергән урыныннан алды да атлары янына йөгерде. Әйберләрен чирәмгә ташлады һәм туры алашаны тотарга китте. Анысы йөгәнгә башын үзе сузып тора иде. Алай да юлы уңмады Абдулланың. Атын җитәкләп, әйберләре янына килгәндә, анда атасы басып тора иде.
– Болай кая җыендың инде, Абдуллаҗан? – диде ул тыныч кына.
Инде яшереп торуда мәгънә юк иде, егет дөресен әйтеп бирде:
– Килмәк абыз катына, атай.
– Әй бала-бала! – Ата улын вәгазьләргә тотынды: – Безнең мишәрләрнең гел патша ягында гына алышуын беләсең бит. Инде яше олы дип мине тынычта калдырганнар икән, басылып кына яшәргә иде. Аннан килеп, кем җиңәсе дә билгесез бит әле.
– Шуңа Килмәк абыз катына барырга булдым да инде мин, атай. Барыбыз да шушылай гафил булып ятса, кем җиңәсе билгеле инде. Күтәрелгән-күтәрелгән, бөтен дүрт юл бердәм кузгалырга кирәк иде.
Улының нияте ныклыгын сизеп алган ата сәбәпләрнең саллырагын эзли башлады:
– Туктале, олан, кызма син, – дип үгетләвен белде Гали. – Сән безнең бердәнбер углыбыз. Япь-яшь башыңны харап итмә, атаң белән анаңны хәсрәткә салма. Аннан килеп, атсыз калдырасың ич син мине. – Аның тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде. – Игеннәр бик матур булып өлгереп килә. Сыңар ат белән нишләрбез без?!
– Соң, атай…
– Иртәсе-соңы юк, өйгә кайтыйк, балам!
Атасының соңгы сүзе керде Абдуллага. Ул йомшап төште, күндәм малай сыман югалып калды. Гали исә туры алашаны тышаулады, ат башыннан йөгәнен салдырды, иярне кулына алды да өенә таба атлады. Абдуллага аңа иярүдән башка чара калмады.
Күп тә үтми арыш урагына төштеләр. Абдулланың кайнар йөрәге тагын суынгандай булды, уйлары имин тормыш юлына кереп китте. Алай да ерак басуга ук килеп җиткән хәбәрләр аны әледән-әле алгысытып куя, ә вакыты-вакыты белән якты өметләрен томалый иде:
– Августның алтысында Кирилыф Ур тамагына барып җиткән.
– Унбишендә кальга суга башлаган.
– Утызында кальгага гаскәриләр кертелгән.
– Утыз берендә, Оренбург каласы нигезләнүен хәбәр итеп, чаң сугылган, чиркәүдә гыйбадәт кылынган, туплардан атылган!
Берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр бу яклардагы татар-башкорт халаекларының җиңелүен, патша ягындагыларның өстен чыгуын сөйлиләр иде. Әмма тарлыкка, ким-хурлыкка каршы көрәш тукталмаган иде әле.
Тарих битләреннән.Уфадан биш йөз чакрымдагы Оренбург (хәзерге Орск) каласын нигезләгәч, юлда үпкәсенә салкын тидергән Кириллов Петербургка барырга ният итә. Ул Сакмарга кадәр бернинди маҗарасыз килеп җитә. Монда аның каршына тотылган болачыларны китерәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы иң кырыс чаралар ягында булган Кириллов аларны шунда ук җәзалап үтертә һәм, берни булмагандай, юлын дәвам иттерә. Уфага җитәргә йөз утыз чакрымнар калгач, түрә солдатларына Килмәк абыз һәм Акай батыр җитәкчелегендәге восстаниечеләр һөҗүм итә. Кириллов болачыларны куып тарата һәм Нугай юлы авылларына берничә җәза отряды җибәрә. Шулай итеп, Кириллов аз гына өркү белән котылып кала.
Ә менә аның ярдәмчесе Тәфкилев исә чын-чынлап бәлагә төшә. Кириллов аны отряды белән, «ворлар» ны эзләп табу һәм тоту өчен, Себер юлына җибәргән була. Шулай ук, Урал аръягы авылларыннан азык-төлек җыеп, аларны Оренбургка озатырга тиеш була морза. Тәфкилев 20 сентябрьдә урыслар быел гына нигезләгән Җаекбаш кальгасына килеп җитә. Монда ике рота белән капитан Уваровны һәм поручик Ветошниковны калдыра да үзе арырак кузгала. Юлда бик кыен хәлгә тарый Тәфкилев. Каты салкыннар башлана, ә азык-төлек юк. Солдатлар өши, азык юклыктан, атлар бер-берсенең койрыкларын ашый. Ниһаять, мең бәла белән отряд Тегенский бистәсенә килеп егыла һәм, монда азык-төлек туплап, Оренбургка олаулар озата. Түрә үзе обоз кузгалып киткәнне дә көтми, Уфага кайтып китә.
Читать дальше