– Бу хәлләргә халаеклар ни ди икән соң?
Гарифҗан соңгы кашык боткасын кабып куйды, тагын әйрән уртлады һәм бик тырышып кашыгын яларга тотынды, шул арада сүзен дәвам итәргә дә өлгерде:
– Хафага калган аксакаллар Кирилыф җәнапларына хат язганнар, үзе берлә сүзләшү өчен, йөрекчеләр җибәргәннәр. Мәгәр түрә аларны тыңлап та тормаган, куалап чыгарган. Шуннан инде Килмәк абыз үзе чарасына керешкән: Бәпәнәй мулла, Сәетбай, Рисәнбай ыстаршиналарны, Күчәнбай батырны, Казан өязе качкыны Әминне вә башкаларны җыеп сүләшкән. Хәл катмарланган: «йә ил, йә яу» дигән мәсьәлә килеп баскан.
– Шулай укмыни?
– Алай гына да түгел шул, шәкерт. – Гарифҗан, түгәрәкләп кыркылган сакалын буйый-буйый, табакны яларга тотынды. – Әле күптән түгел Килмәк абыз, Бәпәнәй мулла, Акай белән Көчек батыр вә башкалар изге Газый мәчетенә җыелганнар. Намаздан соң Тәфтиләү морзага илчеләр җибәргәннәр болар, патша йомышлыларының Оренбург каласын салудан ваз кичүләрен таләп иткәннәр. Илчеләрне кулга алдырган Тәфтиләү җыенда катнашучыларны тотып бирүчеләргә кафтанлык тукыма вәгъдә иткән. Шуннан инде Акай батыр хат белән Казанга, губернатор янына ук киткән. Башкалары исә, Тәфтиләүдән зарланып, Кирилыф катына килгәннәр. Аларын да тотып яптырмакчы булган түрә. Тик гауга чыгудан гына шүрләп калган… Ярый, бер дога. Әлхәмделиллаһи…
Аштан соң кунакка дип сәкегә урын салды Гарифҗан. Ләкин ул сөйләгәннәр Абдулланың тынгылыгын алганнар иде. Егет ындыр артындагы инеш буена чыкты, җиләнен һәм тирәли бүреген салып, аларны яңа борынлап килгән үлән өстенә ыргытты да үзе шулар янына чүкте, ярсып-үкереп аккан кар суына карап уйга калды… Дөньяны бик гади һәм беркатлы итеп күз алдына китерә иде бит ул. Җирдә кешеләр яши, алар иген игә, маллар үрчетә. Галим-голәмә, мулла-мунтагай булмакчылары мәдрәсәләрдә укый, аннан инде вәгазь сөйләп көн күрә. Ә, әйе, алардан тыш патшалар вә аларның наибләре бар икән тагын. Тик алары каядыр еракта, пайтәхеттә. Патшалар кәеф-сафа сөрә, бал-май эчендә йөзә, халык исә, алар рәхәттә яшәсен өчен, ясак түли. Менә шул. Дөрес, атасының ниндидер яулар, Алдар-Күчем болалары хакында сөйләгәне бар барын. Тик алары да Камыр батыр, төрле аждаһалар турындагы әкиятләр белән бер иде шул әле Абдуллага, күңел юаткыч бер хикәят кенә иде. Баксаң, әллә ниләр бар икән бу дөньяда: ил-җир басып алулар, талау, үтерүләр, халаекларны кысулар, аларның иркен томалап куюлар, ниндидер калалар, заводлар, чиркәүләр салып, кешеләргә җәфа китерүләр, хәтта ки бәндәләрне көчләп үз диннәреннән яздырулар, тагы әллә нәрсәләр. Шулар барысы бергә «сугыш» дип аталган суешлар китереп чыгара икән. Кызык, шундыен орыш була калса, Абдуллага да кагылыр микән ул, әллә читләтеп үтәрме аны? Кагыла калганда, кем ягына басып сугышыр Абдулла? Халык ягында, билгеле. Ләкин аларның каршы яктагылары да халык лабаса. Алары да күктән төшмәгән, җир асты патшалыгыннан чыкмаган. Патша ягындагыларның да һәммәсе түрә дә алпавыт түгел лә. Әнә ич, картлар сөйләгәнгә караганда, аның ата-бабалары – мишәрләр – гел патша яклап сугыша торган булганнар. Димәк ки, аның да урыны патша гаскәрләре рәтендә. Кулы барырмы аның, әйтик, шушы Гарифҗанга ук атарга? Юк, Абдулланың патша чирүендә буласы килми. Ошбу Гарифҗаннар, Килмәк абызлар якынрак аңа. Уф, буталып бетәрсең монда… Кинәт ул үзен акбүз атка атланган яу башлыгы итеп тойды. Кулында булат кылыч та тимер чукмар, аркасында яны [3] Ян – җәя.
-садагы. Менә ул гайрәт белән дошманнары өстенә ташланды, ниндидер Тәфтиләүнең башын чабып төшерде…
Әллә ярсып аккан елга, әллә язгы кояшлы көн, әллә инде Гарифҗан сөйләгән вәсвәсәле сүзләр, чыннан да, аның күңелен җилкеткән иде. Йөрәге никтер ярсый, каядыр ашкына, дулый, егетне көрәш кырына әйди. Шул халәтенә чыдый алмый урыныннан сикереп торды да сүзчән йорт хуҗасы Гарифҗан янына ашыкты.
Ул кайтып кергәндә, Гарифҗан туры түшәм астында каен киртәсе каезлап маташа иде. Аягы астында күгәреп беткән ике сөңге ята, саплары мурып-череп беткән. Төшенде Абдулла: хуҗа кеше сөңгеләренә яңа саплар әмәлли иде.
– Кайттыңмы, шәкерт? – дип каршылады аны Гарифҗан. – Ә мин менә үземә эш таптым әле.
– Кирәк булырлар дисеңме?
– Яу була калса, берәүне дә читләтеп узмаячак: теге яккамы, бу яккамы кушылырга мәҗбүр итәчәк. Безнең әҗемнәр болачылар ягына чыкмакчылар.
Абдулла икенче балта сорап алды һәм саплыкларның икенчесен каезлый башлады. Гаҗәп, эш дигәнең, кан коюлы корал ясауга карамастан, җанны тынычландыра иде. Шуңа күңеле булып, егет хуҗаның сөңгеләрен дә саплашты, абзардан тирес тә чыгарышты, чоланның череп беткән түбәсен яңа кабык белән ябышты. Шулай итеп, биш-алты көн үтеп тә китте.
Читать дальше