Абдулланың җәйге тәнәфесе шул көннән башланды да инде. Буразнага күңеле ятып бетмәсә дә, көч куеп эшли торган эшне сагынган иде егет. Кинәнеп пар ат белән җир сукаларга тотынды. Әмма икенче кат әйләнергә өлгермәде, бер кочак ботак-сатак күтәреп, урманнан анасы килеп чыкты. Ул имән ботакларын җир башындагы туйра янына ташлады да, бала итәкле күлмәгенең итәкләрен җыя төшеп, улы катына йөгерде.
– Улым, Апушым минем! – Ана үзе янында кечерәебрәк калган сыман тоелган Абдулланы кочып алды. – Җитте! Бүтән җибәрмим! Быел көздән дә калмый үләнерсең, улым, боерган булса.
– Өлгерер, өлгерер камыт кияргә, – дип куйды атасы кырыс кына.
Шуннан инде өенә кайтып тормады Абдулла, иртәдән кичкә кадәр җир сукалады, агач тешле тырма белән атасы сипкән орлыкларны күмдерде. Бабасы Мәзгытдин патшага хезмәт итеп алган җирләре шактый гына булса да, өчәүләп тотынгач, кыр эшләре әллә кая бармады тагын. Борайны, борчакны һәм солыны чәчеп бетергәч, авылга мунча керергә кайттылар. Тары белән карабодайны чәчәргә иртәрәк иде әле.
Мунчаны кайткан көнне үк ягып керделәр. Иртәгесен улының исән-имин кайтуы хөрмәтенә авылдашларын ашка җыярга булды Гали. Сабан өстенә дип симертелгән тәкә кояш чыкканчы ук чалынды, өйдә таң белән таба чыжлый башлады, тирә-якка май исе таралды.
Өйләдән соң кунаклар җыелды. Карышбашның барлык могтәбәр ирләре дә, мулласы белән мөәззине дә бар иде монда. Бәләкәй Галинең бу кадәр зурдан кубуы юкка түгел иде, әлбәттә. Авылның аксакалларына улының гыйлемлеген күрсәтеп, масаерга иде исәбе. Шуңа да токмачтан соң ук егетнең кулына Коръән китереп тоттырды.
Уку – иң яраткан һәм күнеккән гамәле Абдулланың. Кыстатып тормады, китапның урта бер җирен ачты да Мисыр мәкаме белән көйләп укырга кереште. Табындагылар шәкертнең ягымлы мәкаменә, гарәп сүзләрен җиренә җиткереп әйтүенә сокланып, гаҗәпсенеп утырдылар.
– Инде, углым, без наданнарга төркичәгә тәфсирләп тә бирсәң икән, – дип куйды Гали, сүрә укылып беткәч. Улының гыйлемлеген зурдан күрсәтәсе килә иде аның.
Һәм Абдулла атасының йөзен кызартмады, сүрәнең һәр сүзен дөрес тәфсирләп, табындагыларга аңлата башлады. Әмма тегеләре кинәт сәерсенеп калдылар – серле Коръән сүрәсенең бик тә гади сүзләрдән торуы шикләндергән иде аларны.
Шулчак моңа кадәр тын гына утырган Мостафа мулла телгә килде:
– Бакчы, кем мелла Абдулла, – дип башлады ул сүзен. – Бүген гает тә, җомга да түгел. Яңа туганга ат кушмыйбыз, мәет җирләмибез. Бәс шулай икән, Изге китап сүзләрен калдырып торыйк. Менә монысын укып бак, булмаса…
Абдуллага тире тышлы калын гына бер китап тоттырды мулла. Аның беренче битен ачуга ук, «Йосыф китабы» н танып алды шәкерт. «Монысы үзебезчә, төркичә», – дип куйды һәм көйли төшеп укып китте:
Газиз Йусеф тәмам унбер йәшәр ирди,
Йагъкуб сәүчи уйлукында уйур иди,
Уйуркән бер гәҗәб дүш Йусеф күрди, –
Тәэвилини атасындан сурар имди…
Токмачтан соң шулпалы ит килде, итне – бәлеш, бәлешне бал алыштырды. Әмма кунакларның табын яныннан кузгалыр исәпләре күренми иде. «Йосыф китабы» н күз бәйләнгәнче укыттылар алар Абдулладан.
Шул көннән соң инде авылда өр-яңа хәбәр таралды: «Бәләкәй Галинең Абдулласы бөтенләй галим булып кайткан икән». Монысына күңеле булды Галинең. Крәстиян эшенә күңел куймый, дип лыгырдаганчы, галим булган, дип сөйләсеннәр әйдә.
Ә көннәр үтә дә үтә. Инде тары белән карабодай да чәчелде, Галигә тиешле урман бүлемтеге киселеп, агачы-чыбыгы ындыр артына ташып куелды. Атасы печән өстенә дип чалгыларны чүки, тырмаларны көйли башлады. Абдулланың да язгы ярсулары басылып, йөрәге урынына утырды. Иминлектәге хезмәт җанны да дәвалый иде.
Шундый көннәрнең берендә Карышбашка яңа хәбәр килеп иреште. Теге чакны поход чыккан Кириллов, Уфадан ун чакрым китүгә, Чесновка елгасы буена тукталган булган икән. Вологда драгун полкының биш ротасы килеп җитүен көтәргә ният иткәннәр, ди. Шунда торганда, Кириллов янына ике кеше килеп, аңа татар-башкорт халаекларының теләген җиткергәннәр: «Генерал ниятеннән кайтсын, югыйсә каршылык күрсәтеләчәк», – дигәннәр. Кириллов тегеләрнең һәр икәвен кулга алдырган һәм җәзага тарттырган – берсе үлеп үк киткән. Ниткәндер кара татар-башкортларның таләбеннән ярсыган Кириллов Вологда драгун полкларын көтеп тормаска булган. Ул янындагы унбиш рота мүнтәзим чирү [4] Мүнтәзим чирү – регуляр армия.
, өч йөз илле казах, алты йөз мишәр, шактый гына йомышлы татар һәм чукынган калмык яугирләре, шулай ук егерме өч бакыр тубы белән булачак Оренбургка поход чыккан. Ул кузгалып дүрт көн узганнан соң, Чесновка елгасына башында полковник Чириков торган Вологда полкы да килеп җиткән. Монда тугыз көн торгач, алар да Кириллов артыннан юлга чыгалар, һәм бер атна буе әйбәт кенә баралар болар. Уфадан йөз алтмыш чакрымдагы Мәләвез суы буена җиткәч, Вологда полкына Килмәк абыз җитәкчелегендәге өч мең болачы һөҗүм иткән һәм патша гаскәрләрен тәмам туздырып ташлаган.
Читать дальше