Нократ Иделе дә, бу якларда даны чыккан кара урманнар да артта калды. Иген-тарулар җыеп алынганнан соң бушап, иркенәеп киткән басулар күбәйде, авыллар ешайды, аларның берсеннән берсенә сузылган юллар такырая төште. Инде максатына ирешергә дә күп түгел бугай – Ташкичүгә хәтле күп булса өч фәрсәх [10] Фәрсәх – биш-алты чакрым ара.
җир бардыр. Торган абзарына якынлашкан ат сыман, дәртләнеп-кайнарланып атлады Абдулла, хәтта аркасындагы биштәренең авырлыгын да тоймады. Шулай булмый ни, атнага сузылган юл тәмам талчыктырды егетне, аннан да битәр ялгызлык изде.
Карышбаш белән Ташкичү арасын дүртенче ел таптавына карамастан, шул мәшәкатькә һич кенә дә күнегә алмады Абдулла. Монысында да ялыктыргыч булды юлы. Туган авылыннан Ык суына җиткәнче генә дә ике тәүлек үтте. Алай ук узмаган да булыр иде, шәт: Агыйдел буенда кунып, иртәгәсен кояш күтәрелгәнне, көн җылытканны көтәргә туры килде. Ат койрыгына ябышып, иманыңны качырырлык салкын сулы Агыйделне кичү үзе күпме гомерне алды тагын. Аннан инде, бераз җылынмабызмы дип, атта шашып чабу. Ыкка тиз җиттеләр җитүен. Әмма, исеменнән үк күренгәнчә, Минзәләдән мәнзил [11] Мәнзил – туктап китә торган урын.
кылу үзе фарыз иде.
Монда тукталулары аның кебек дөньядагы һәрнәрсә белән кызыксынучан бәндәгә бигрәк тә ярап куйды. Шушы гомергә кадәр башкорт җирләренең капкасы саналган Минзәләдә сәүдәгәрләр дә, гаскәриләр дә кайнап тора, юлаучылар белән бергә төбәктәге хәбәрләрнең яңадан яңасы агыла гына. Анысы, моңа кадәр дә, өч кыш рәттән Ташкичү мәдрәсәсендә дәрес тыңлаганда да, җәйләрен атасы белән җигелеп җир эшләрен тартканда да, бөтенләй гафил булып ятмады егет, тирә-якта һәр шылт иткәнне дә ишетә торды. Алай да, ерактагы Карышбашка яисә Ташкичүгә килеп ирешкәнче, сүзләрнең күбесе имеш-мимешкә әйләнә, аларга ышануы кыенлаша бара иде. Биредә исә, сәүдәханә рәтләрендә йөргәндә һәм өмәттә ял иткән арада гәпләшә торгач, элек колагына кергәннәрнең күбесе расланды.
Ул өч ел буе шулай Казан өязенең Ташкичү карьясендә гыйлем төпкеленә чумарга маташып йөргән арада, бу якларда ни хәлләр булып алды. 1740 елгы яу шундый ук рәхимсезлек белән бастырылды, аның башлыгы Карасакал яралы хәлендә далага качып эреде. Шуннан инде төбәк бераз тынычланып, түрәләргә дә, кара халыкка да тормыш-көнкүреш хәлләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды. Әмма иксез-чиксез Казан губернасында шаккатыргыч вакыйгалар булгалап кына торды. Ерактагы пайтәхеттән килгән хәбәрләр дә уйланырлык иде. Узган ел дөнья куйган мәликә Анна Ивановна урынына нарасый улы белән яңа патшабикә куелган икән дә, инде анысы да сөрелеп, ил белән хакимлек итү Елизавета атлы Әби патшага калган. Аның тәхеткә утыру тантанасына татар-башкорт абыз-старшиналары да барачак, имеш.
Урусовны җирләп, елга якын вакыт үтүгә, Оренбург иләвенә башка түрә – генерал Неплюев килүе мәгълүм булды. Анысы, имеш, каланың хәзерге урынын ошатмаган, Җаек суы буендагы Бердә бистәсе янында өр-яңа Оренбург салырга булган. Бердә бистәсен күчерсәләр күчергәннәр, мәгәр Җаек буенда кальга-кала салып яталар, имеш.
Шуларны уйлап атларын атлата торгач, тагын бер көнлек юл үтелде. Чулман Иделенә дә килеп җиттеләр. Монда инде Абдулла, атын үзен озата килүче типтәр Колчурага биреп, калган юлны ялгызы узарга тиеш. Ярый соң, Колчураның булганнан булмаганы артык, юлга чыкканнан бирле авыз ачып сүз әйткәне юк. Шәүлә дә шәүлә, ул да шәүлә. Атсыз калуы аяныч аянычын. Нишлисең, Колчураның да елгалар туңганчы кайтып җитәсе бар.
Көймә табып, Чулманны кичүе – үзе зур мәшәкать. Шөкер, анысы да үтте. Инде елганың бу ягыннан да дүртенче тәүлеген тәпили Абдулла. Ярый әле көннәр әйбәт тә, юлы такыр. Төннәрен салкын салкынын. Аның каравы көндез кояш карый, яңгырларның да байтактан яуганы юк.
Табигатьнең көзге хозурлыгы аякларына көч-куәт, йөрәгенә гайрәт бирә Абдулланың. Шуңа кәефләнеп атлый да атлый егет. Олы юл булмагач ни, юлаучылар юк диярлек, сирәк-мирәк очраганнары да бер авылдан икенчесенә баручылар гына. Ялгыз башы булгангамы, аны сагыш баса. Шәрәләнеп калган урманнар, буш кырлар моңсулыгы күчәме соң күңеленә? Ни-нәрсә хакында гына уйламасын, фикеренең очы Зәй буена барып төртелә. Күз алдына ястыктай кабарып яткан печән пакуслары, тамып торган җиләк тәлгәшләре, шул җиләкләр кебек пешеп җиткән сылуның Идел камышыдай зифа буе килеп баскандай була, колагына кызның «Әйем, оялтасың, Апуш абый!» дигән сүзләре ишетелгәндәй тоела.
Читать дальше