– Айда, курыкма, бушка сыйлыйбыз, барын бушка бирәбез, – дип кычкырды аларның озыны, янәшәдәге читән чуманнан нидер алып. Менә шушы «тавык тәпие» н муеныңа так та хыт чүмече белән чөмер. Тун киеп ал, сыерлы бул. Өч ел рәттән салым түләмәссең!
Әлеге каратун, Абдулланың каршына чыгып, кулындагы качын аның муенына элмәкче булды. Егет аны этеп җибәрде. Тегесе, чайкала-чайкала барып, чуманы өстенә ауды, як-якка чылтырап, эреле-ваклы качлар коелды.
– О-о богатырь! – дип сөйләнде каратун, аягына калкып. – Килче, чүмече белән җиппәр. Шуны салып куйсаң, берне түгел, икене тагарсың әле.
Абдулла инде мондагы мәхшәрнең ни-нәрсә икәненә тәмам төшенгән иде. Шулчак колагына икенче бер өн килеп ишетелде:
– Әйа, мосафир? Мөселманмы сән? Мөселман булсаң йөгер – кач бу җирдән. Аксак каратунныкылар монда – чукындыралар!
Тавыш килгән якка борылса, чәче-башы тузгыган бер бәндә. Кул-аяклары богаулы, үзе мәчет каршындагы баганага бәйләп куелган. Авылның имамы яисә Лука Канашевич кешеләренә каршы чыгучыларның берсе бугай. Абдулла шунда ташланды. Исәбе богауны ватып, тегене коткару иде. Тик багана янына барып җитә алмады, каршына һай-һаулап, алын арбага җигелгән атларын кыйнап, бер төркем драгун килеп чыкты. Ипләбрәк бакса, калтырап-тетрәп китте, иреннәре дерелдәде – алын күчәргә тагылган калын арканда әйбәтләп шомартылган, гарәп хәрефләре белән нидер язылган озынча таш өстерәлеп килә иде. Кабер ташы! Бәй, бер генә дә түгел, күп икән алар монда. Драгуннар аларны зираттан йолкытып алганнар да шушында чыгарып ташлаганнар. Димәк ки, яңа салыначак чиркәү нигезенә.
– Вәхшиләр! Нишлисез сез?! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Абдулла.
Аңа җавап итеп берсе арттан җилкәсенә сөңге белән китереп сукты – егет җиргә капланды. Ул да түгел, колагына тәкбир әйткәннәре ишетелде:
– Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр. Ля иллаһы…
Түбән очтан бер төркем ир-ат, тәкбир әйтә-әйтә, мәчеткә таба менеп килә иде. Кыска-кыска фәрман авазлары яңгырады:
– Залпом… пли!
Дистәләрчә мылтык берьюлы гөрселдәде. Төркемдәгеләрнең икесе урам тузанында аунап калды, калганнары ындыр артындагы урманга таба йөгерде.
Абдулла исен җыеп аягына басканда, мондагылар бар да мәчет башына карап торалар иде. Әлеге кара япанлы каратуннарның берсе мәчет кыегына ялтырап торган кач беркетеп маташа, җирдәгеләр исә, акырышып, аңа куәт биреп тора:
– Уңгарак, уңгарак! Нәкъ маңгаена када!
– Булды бу. Моны хәзер православный мәчет дисәң дә ярый.
– Ха-ха-ха!
Көлешеп бетермәделәр, мәчет башында тагын берәү пәйда булды. Ак киндер күлмәген җилбәгәй җибәргән яланбашлы бу зат, һичшиксез, Мәчетле кешесе иде. Ул кыекның сырт тактасы буйлап килә-килешкә туза башлаган чабатасы белән каратунга китереп типте – тегесе чыркылдап җиргә килеп төште. Авыл агае исә, берни булмагандай, кулындагы чалгысы белән селтәнде – качны чабып атты.
Кинәт мылтык шартлады. Чалгылы бәндә, ни булды дигәндәй, җирдәгеләргә сәер карап, бераз чайкалып торды да гөрселдәп мәчет алдында яткан каратун өстенә килеп төште.
Төтенгә уралган мылтыгын тоткан драгун Абдулладан дүрт-биш адымда гына иде. Егет җәһәт кенә биштәрен салып атты, ике сикерүдә тегенең янына барып җитте, килә-килешкә күтәрелгән тимердәй нык йодрыгы белән мылтыклының башына сукты. Драгун эһ тә итми җиргә чүкте. Калганнары бер мизгелгә генә югалып калдылар да кисәк Абдуллага ташландылар.
Ул аларның беренчесен тибеп екты, икенчесен башы аркылы томырды. Сөлектәй килеп ябышкан өченчесен сугып миңрәтте дә инешкә таба ыргылды. Тыкрык тулы халык, алар, төркем-төркем булып, янәшәдәге урманга таба йөгерәләр иде.
Шулар артына төште. Әмма авылны чыгарга өлгермәде, артында тояк тавышлары ишетелде. Борылып караса, ат менгән ике драгун, кылычларын уйнатып, аңа якынлашып киләләр. Аны-моны уйлап торыр ара калмаган иде инде. Абдулла тыкрык буендагы имән киртәнең иң өстәгесен суырып алды, артына борылды һәм өстенә килеп баса язган җайдакларга кизәнде. Ярсудан күзләре акаеп чыккан атлар, өркеп, арт аякларына бастылар. Солдатларның берсе егылып төште. Ул да түгел, егет аны күсәге белән җиргә сылады – тирә-юньгә кан чәчрәде. Икенчесенә кизәнәм дип киртәсен күтәргәндә, тегесе, борылып, мәчеткә таба чаба иде инде.
Нишләргә дә белми аптырап, авылга карап катты Абдулла. Урамнар әле һаман да кайный, әле аннан, әле моннан сыкрану катыш каргыш авазлары ишетелә:
– А-а-а! Зобанилар!!!
– У-у-у! Җәлладлар!!!
Мәчет янындагылар кинәт җанланды, мылтыктан аткан тавышлар яңгырады. Абдулланың колагы төбеннән генә выжт-выжт итеп карлыгачлар очып үткәндәй булды. Төшенде егет: бу карлыгач түгел, үлем иде. Җитмәсә, дәһшәтле мылтыкларын алга төбәгән гаскәриләр төркеме «Ур-р-р!» дигән куәтле сөрән белән болайга таба кузгалды. Шул арада гөрселдәп мәчет манарасы авып төште – богаулы бәндә аның астында күмелеп калды. Абдулла, кисәк борылып, урманга омтылды, биш-ун сикерүдә серле яшеллеккә кереп югалды.
Читать дальше