1 ...6 7 8 10 11 12 ...46 Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистапулда, Каргалыда, Семипулатта, хәтта Әстерханда да ысуле җәдит мәктәпләре ачылды. Авылларда да мәктәпләр күренә башлады. Яңа укыту һәммә йирдә акыртын гына тарала башлады. Һәр нә кадәр укытулар төрлечә булса да һәм яңа методикага ярамаса да, әүвәлге Нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк иде. Һәммә йирләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады. Халыкта «уку-укыту» сүзләре еш-еш сөйләнә башлады. Мөгаллимнәр өчен укытучылар институты кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады. Халык арасында «саклык», «кешелеклелек» дигән сүзләр ишетелә башлады.
«Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә милләтнең алга китеше өчен чаралар эзләү тиеш идеке, мәгарифсез милләт – җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады. Мәктәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү кирәк улдыгыннан, анда-монда ысул күргән кешеләрдән, күбрәк йирдә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар. Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды. Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясашып, килгән кешеләрдин иң әүвәл үзенең кылган эшләрен:
– Әлхәмдүлиллаһ, мин мактанмыйм, менә Ирсай авылына мөгаллим йибәрдем. Борнай авылына барган идем, муллаларына әйттем: «И хәзрәт! Сез шулай өйрәтәсезмени! Сезнең халык шуны беләмени! Укыткан балаларыңыз кая? И дин караклары!» – дип әйттем дигән сүзеннән соң, милләт өчен кайсылары: иң кирәк эш – тәҗвидне [11] Тәҗвид – Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре.
бик яхшы белү; кайсылары – остазлар, хәлфәләр: «Башта олуг кешеләргә (байларга) хөрмәт кылуны өйрәтү иң тиеш» идекене тыңлаучыны, теләсә нинди кеше булсын, үзенең рече (хотбә) берлән тәмам туйдырып чыгаралар иде.
Кайбер аңлаган кешеләр, безгә хәзер ничек булса укырга, укытырга кирәк, ни булса да укысын! Ни белсә дә белсен, рус мәктәпләрендә укырга кирәк. Үз мәктәпләремез юк! Алардан качмаска кирәк! Барыбер качып котыла алмыймыз! Милләтемезне инкыйраздан (!) коткарасымыз килсә, һичшиксез, рус мәктәпләрендә уку тиеш! Без хәзер гомуми эшләремездә үз файдаларымызны бик тикшермәскә кирәк! Милләтемез бик артка калган! Милләтемезне башка милләтләр арасына кертер өчен, һәммәмез бар куәтемез белән тырышырга кирәк! Ихсан байның сүзе берлән милләт алга китмәгән шикелле, Гали мулла сүзеннән дә милләткә һич файда юк! Эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Аңлаган булып сөйләп йөримез: милләт димез, тәрәккый димез! Мәдәният, мәгариф димез, бунларның берсен дә аңламый әйтәмезме, әллә аңласак та, хәзер безнең заманада шул сүзләрне әйтү мода булганга күрә генә әйтәмезме? Кайбер кешеләр мода булганга күрә әйтәләр! Ләкин аңлаганнарыңыздан милләт хакына эшкә тотынуыңызны үтенәм. Аз булса да эшлә, эшләгән эш бервакыт файдага ярый, болай сөйләүдә ни файда бар? Ул варенье берлә чәй янында сөйләүдән генә нә милләт тәрәккый итә, нә милләтнең бер-бер кирәге бетә! Әгәр без милләтемезнең чынлыкта артка калуын аңлаган булсак, [җиң] сызганып эшкә тотыныйк! Әгәр аңламаган булсак, сезгә әйтәм, дустларым: бу көенчә барсак, милләтемез бетәчәк, бетәчәк…
Милләтемезнең рухын саклар өчен нә мәдрәсәләремез бар, нә мәктәпләремез бар! нә милли театрымыз бар! нә үз телемездә үз тормышыбыздан язылган хикәяләремез бар! Бунларның һичберсе булмагач, ничек бу милләтнең киләчәге якты дия аламыз?! Яки эшкә тотыну!!! Яки инкыйраз!!
Сез, туганнар, аңлаганнар! Иң әүвәл үземезне кеше ясарга тырышыйк. Моның соңында һәммәмез дә милләтнең иң кирәкле тарафларын карап, милләткә хезмәткә тотыныйк. Бу эшләремез үземезгә исем алыр өчен генә булмасын, милләт файдасы өчен булсын. Вак-төяк әһәмиятсез эшләргә әһәмият биреп, милләтемезне иң кирәкле эшләреннән мәхрүм калдырмыйк! Әйткән идем ләса, укыйк, укытыйк, дип. Тагы шул сүземне әйтәм: безгә хәзер үз мәктәпләремез, мәдрәсәләремез биргән мәгълүмат кына йитәрлек түгел. Шуның өчен рус мәктәпләрендә укыйк, рус мәктәпләрендә укытыйк. Бик күп кешеләремез кеби: «Ярар иде дә, булмый инде», – дип, үземезне яки балаларымызны наданлыкта, ялган фикерләр, ялган уйлар, ялган сакланулар берлән чолгап калдырмыйк! Рус мәктәпләрендә укып күңел карала дигән сүзне сезгә әйтергә оят инде! Әүвәлдә русча гына укыган мирза балаларын мисалга китермәңез! Алар милләт-фәлән дигән сүзне аңлап укыганнар түгел. Белмим, «күңел каралу – ялган уйлар, дөньяга ялган карашлар бетү булса, ул каралу түгел – агару!» дигән кебек сүзләр сөйләсәләр дә, мондый кешенең сүзенә бик үк игътибар кылмыйлар иде.
Читать дальше