Ул инде агач түгел шул…
Корыган, үлгән инде.
Үзенең үлгәнлегенә
Ул күптән күнгән инде…
Мин дә искә төшералмыйм
Ни исемен, ни исен…
Һәрнәрсәнең үз чоры шул,
Хәзер инде ни дисең…
Тик ни гаҗәп, егылмый бит,
Тора бит баскан килеш!
Элеккечә басып тора
Күкләргә ашкан килеш!..
Белмим, ни булгандыр аңа?
Югыйсә яшь иде ул…
Бәлки, шушы кыяфәттә
Кабаттан яшидер ул?!
23.09.2017
Төн эчендә мин берүзем,
Күктә – ялгыз ай гына…
Тып-тын гына очып бара,
Йөзеп бара җай гына…
Яктысы – су өсләрендә,
Сагышы – җаннарымда…
Яшьлектәге аебыз да
Һаман күз алларымда…
Бу ай безнең ай микән ул?
Әллә бүтән ай микән?..
Һай, бу күңел…
Хыялларга
Нигә шулай бай икән?..
Ай тын гына, талгын гына
Китеп бара түбәмнән.
Мин дә айга карап торам,
Ай да миңа төбәлгән…
Бер-беребезне без шулай
Бер сүзсез дә аңлыйбыз…
Очрашканда, күзебездән
Күзебезне алмыйбыз.
Галәмәт бу төнге галәм…
Галәм катлы-катлы шул.
«Очсыз-кырыйсыз күк бит ул…»
Тукаебыз хаклы шул…
Белсә беләдер ай гына
Төннең бөтен серләрен.
Мин дә беләм ай белгән шул
Серләрнең кайберләрен…
24.09.2017
Нәргизә чәчәк ярата,
Булса да кеп-кечкенә.
Чәчәк күрсә, туктамыйча
Китә алмый һич кенә.
Матур-матур чәчәкләрне
Әллә каян таный ул.
Чәчәкләрне ләкин өзми,
Иснәп кенә карый ул.
Күрсә матур чәчәкләрне,
Нәргизә и сөенә!
Сөенечтән бии башлый
Шул чәчәкләр көенә…
Нәргизә чәчәк ярата!
Ул үзе дә гөл-чәчәк!
Үскәчтен, гөл-чәчәкләрне
Үзе дә үстерәчәк!
24.09.2017
(Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка ачык хат)
Бөтен өмет, Энгель Нәвапович,
Сездә генә, фәкать сездә генә!
Башкаларга берни кирәк түгел,
Бар эшләгәннәре сүздә генә…
Батыр булып йөргән иделәр дә,
Качып бетте алар өннәренә…
Аларның бит запас телләре бар…
Төкерәләр туган телләренә…
Яу кырында хәзер берүзегез!
Ә башкалар тора күзләп кенә,
Ул-бу була калса, үзләренә
Качар өчен урын эзләп кенә…
Болай булса, иртәме йә соңмы,
Телебездән колак кагачакбыз!
Телебезне жәлләп дәшми торсак,
Телебезне учлап калачакбыз!..
Халкыбызны телдән яздырабыз…
Юкка чыгарабыз телебезне…
Әгәр саклап, яклап калалмасак,
Каргаячак татар теле безне…
Ишетергә язмасын дип телик
Газиз телебезнең каргышларын!
Кабатлатмыйк, Энгель Нәвапович,
Үткәннәрнең ачы ялгышларын!
Хәлләрегезне без бик аңлыйбыз,
Кысалардыр сезне астан, өстән!
Өстәл сугып таләп итәләрдер
Бөтен тарафлардан, бөтен төштән!
Сезнең изге гамәлләрегез дә
Кемнәргәдер, беләм, ошамыйдыр…
Ә кемнәрдер сезнең батырлыкка,
Тапкырлыкка, бәлки, ышанмыйдыр…
Ә без ышанабыз! Телебезне
Чит-ятларга бирмик телгәләргә!
Телебезне саклап калган өчен
Утыртмаслар әле төрмәләргә…
Нык торыгыз, Энгель Нәвапович,
Телебезне мыскылламасыннар!
«Татар теле безгә кирәкми!» – дип,
Сезнең алда мышкылдамасыннар…
Бер адым да чигенмәскә кирәк!
Җиңелербез, әгәр чигенсәгез!
Телсез калыр безнең татарыбыз,
Бу алышта әгәр җиңелсәгез!
Бирешмәгез, Энгель Нәвапович!
Бирешсәгез, безнең эшләр харап!
Бөтен өмет сездә! Күрәсезме,
Бөтен татар тора сезгә карап!
26.09.2017
Син миңа бик кирәк, җаным,
Су кебек, һава кебек!
Янымда синең булуың
Миңа бер дәва кебек!
Син миңа гел кирәк, җаным,
Көн саен, сәгать саен!
Син һәрчак кирәк буласың
Юк кына сәбәп саен…
Янымда гына басып тор!
Кирәкми бер сәбәп тә…
Янымда син булсаң гына
Мин бөек бер халәттә!..
Җитә миңа бер сулышың,
Җитә күз карашың да…
Мин үземне күрәм, җаным,
Синең күз карасында…
Син – минем кыюсызлыгым,
Син – минем кырыслыгым.
Син – минем шаулы яшьлегем,
Бүгенге тынычлыгым!
Син – минем елмаюларым,
Шатлыклы күз яшьләрем.
Яратуымны аңлата
Кайчакта сүз дәшмәвем…
Ярый әле син янымда,
Син – минем сабырлыгым.
Синең өчен генә язам,
Син – минем шагыйрьлегем.
Читать дальше