Төхвәтуллин курс начальнигы аша мине парткомиссия кабинетына чакыртты. Бу „җылы“ урынга нинди казанышлары аркасында эләккәндер ул. Чөгендердәй кызыл табак битле, базык гәүдәле ир, җайлап сөйләшү урынына, юан бармагы белән яный-яный җикеренә. Татарча түгел, урысча инде. „Штубы хатыныңны тап һәм ялгышыңны төзәт!“ – ди. Болай да көйсезләнеп сыртым кабарган чак. Ачы елмаеп: „Ник алай кычкырасыз, мин әле партия әгъзасы түгел ич!“ – дим. Кулын гына селтәде. Шуның белән тәмам. Бер „җаваплы“ эшен башкарып, бу кенәгәсенә чираттагы „галочкасын“ сызып куйды инде. „Болай булгач, юньле хезмәт урынын күрсәтмәсләр!“ – дип уйлыйм, парткомның кара дерматин кагылган ишеген ябып. Ишек алдында дистәдән артык партиягә керергә теләүче шәкертләрнең чираты тезелеп утыра иде. Парткомның нәүбәттәге „запаркасы“… Бу инде байтактан килгән формаль йола. Теге, сугышка керер алдыннан „партия әгъзасы булырга телим“ дигән күк, алар, академияне тәмамлап, частьларга китәр алдыннан партияле булырга тырышалар. Ишеккә тагы караш ташлап: „Әй, төкерим лә, Ерак Көнчыгышка үз ихтыярым белән китәрмен. Украинада җитәрлек хезмәт ителгән, яшьрәк чагымда яңа җирләрне күрергә кирәк!“ – дип уйладым һәм тынычлана төштем. Куркытты, имеш! Әй, Мәрзия-Мәрзия, тапкан кая барырга! Арабыз бозыла гына төште ласа. Тагы ачуым купты. Шуннан соң, шүрләпме, ул минем күземә янә күренмәскә тырышты. Аның шикаятеннән һәм Төхвәтуллинның „өшкерүеннән“ соң мин, үч иткәндәй, киресенчә кылырга булдым.
Инде күңелсез хәл турында ата-анама хәбәр итәргә кирәк. Анысы кыенрак әле. Ахырда: „Мәрзия белән аерылабыз бугай!“ – дип, өйгә хат яздым.
Бу хәбәрне алуга, хәлемне аңлап, атам шунда ук поезд белән юлга чыккан. Ерак ара дип тормаган. Беләм ич, әни: „Бар, юатып-үгетләп кара, атасы!“ – дигәндер… „Кайгысыннан бала үзенә берәр хәл кылмагае!“ – дип тә уйлагандыр. Менә бит, ата булгач, авырсынмый икенче мәртәбә юләрләнгән улына килә. Күңелләре сизгән, белеп килгән икән. Атамны вокзалда күрүгә җиңеләеп киткән күк булдым. „Менә әниең, борчылып, бар да бар, улың янында бул, кайгысын күтәреш, дигәч, тагын килдем!“ – ди ул, акланган сыманрак. Шатлыклы вакытта туган-тумачаларсыз да яшәп була. Михнәтле-кайгылы чакта кирәгрәк шул алар. Кызганыч, каенатасы килүен белсә дә, Мәрзия күрешеп эчен бушатырга янына чыкмады һәм әтигә күренмәскә тырышты. Татар гадәтендә булмаган хәл! Югыйсә каенатасы аны якын итә иде, какканы булмады, зыяны тимәде. Мәрзиянең мондый кыланышы оялуыннан яки акылсызлануыннан булдымы, анысын үзе генә беләдер. Әтинең хәтере калды. „Ник минем яныма, әти дип, исәнләшергә чыкмый икән? Минем аңарга бернинди усаллыгым тимәде. Син аны калдырып киткәч, икенче сменасында курыкмагае дип, каршы алырга йөрдем, аяк киемен тазартып тордым. Югыйсә олы башым белән килештереп-татулаштырырга дип килгән идем. Болай булгач булмый икән!“ – дип зарланды әти. „Ярар, хаҗәтебез беткәндер!“ – дигән булдым. Мәрзиягә ачуым тагын да кабара төште.
Әти берничә тәүлек миңа үгет-нәсыйхәт биреп яшәде. Патша сараен карап, Чаткы бакчасына бергә чыгып йөрдек. Ни әйтсәң дә, яныңда якын кешең булганда рәхәт инде. Шатлыгымнан телефон аша аның килүе турында Валяга хәбәр иттем. Бераз тынып торганнан соң:
– Ярар, Чаткы бакчасында гына очрашыйк, вакытым чамалы! – диде ул тыныч кына. Күрәсең, беребезгә дә ачу тотмый. Татар каенатасы белән яхшы мөнәсәбәттә иде шул. Татарча „әти“ дип, ягымлы итеп эндәшә иде… Ул әйткән вакытында диярлек килде. Исәнләштек. Сизелә, кызыксыну хисе сүрелә башлаган… Ә бәлки, шулай сер бирмәскә тырышамы?
– Әллә тагын кушылырга телисеңме, йөрмә хурга калып, киселгән телем ябышмый ул! – диде картайган атам. Дөрес әйтә бугай. Саташмыйк әле, Мәрзия белән ара өзелмәгән ич! Салкынча гына саубуллаштык. Шуннан соң Валяны бүтән очратмадым. Ә ул Чуриннарга килеп сорашкан. Авыр чагы булгандыр.
Әти белән вокзалда хушлашканда, ул:
– Тынычлан, бер дә кайгырма, була торган хәл, – диде. – Моннан да авыррак сынаулар була, түзәргә кирәк. Башың яшь, исән-имин, син әле яңа тормыш та кора алырсың. Әнә картлар да башларына төшкәч өйләнәләр!
– Анысы шулай, тик мин, әти, кешеләрдән оялам, яхшысынмыйм, гарьләнәм дә! – дидем.
– Нишләмәк кирәк, сабыр бул, вөҗданың булгач, оялырсың да, гарьләнерсең дә. Гомер моның белән генә бетми, дөнья, шөкер, җимерелми, яхшы тор, әниеңне тынычландырырмын! – дип, әти мине кочты һәм аркамны чәбәкли-чәбәкли сөйде.
Аһ, бу хушлашулар, тепловозның кузгалу авазы үзәгемне өзә генә! Һәр хушлашуыбыз соңгы тапкыр сыман, шикләндерә. Бусы да соңгысы булмаса ярар иде!.. Инде шушы кырмыска оясыдай өзлексез хәрәкәтләнеп торган һәм халык белән тулган калада берүзем генә калам. Атам тагы: „Кайгы-хәсрәткә бирелмә, мондый хәлгә түзмәслек түгел. Академияңне яхшырак тәмамларга тырыш!“ – дип, миңа җан җылысын һәм куәтен биреп кайтып китте.
Читать дальше