Кайчакларда Валяны исемә төшерәм. Мәрзияне аның белән чагыштырып карыйм. Анысы ягымлырак, елмаючан, низагны уен-көлкегә әйләндерә белә иде. Мәрзиянең шул яклары җитми. Аннары, ул татарча укымаган, ана теле уртаклыгыбыз чамалы гына… Валяны исемә алам да сагынам. Хәтта татар телен дә өйрәнә башлаган иде бит… Урамнарда очратам да, йөрәгем сулкылдап куя. Әллә юкка аерылдым инде? Аерылдым да бетте-китте генә түгел икән шул! Аз булса да, бергә күпмедер гомер ителгән, күнегелгән, тирән эзе калган. Бала чагында ук рәнҗетелгән ятимә түгел иде ул.
Ә бусы белән бик аз тоз ашалган әле. Бер-беребезгә ияләшеп-күнегеп тә өлгермәдек. Ашыккан – ашка пешкән, дип, белеп әйткәннәр шул… Мәхәббәтебезнең гомере шундый кыска микәнни? Беренче сынауга да түзмәде… Тагын шул Сабир абыйның әтигә сөйләгәне искә төшә. Бик акыллы, тәҗрибәле зат булган ул. Бездә, әти белән әче бал эчеп һәм җиз кураенда елатырлык көйләр уйнап алганнан соң, дулкынланып, болай дип әйткән иде: «Габдрахман дускай, кайчакларда Гарифә белән без бер урында дүртәүләшеп кунабыз!» Әти, гаҗәпсенеп: «Ничек алай?» – дип сорады. «Үпкәләшкән чакта Гарифәм: „И, минем беренче ирем исән булса!“ – дип уфтанып, әйләнеп ята. Ә мин эчемнән генә: „И, минем беренче хатыным исән булса!“ – дип көенәм. Билгеле, мин бу сүзләргә читтәнрәк, сиздермичәрәк колак салып утырам. Зурлар арасына кысылу юк. Менә хәзер үзем дә Сабир абый хәленә төштем. Инде бер урында „өчәү“ ятабыз. Ә бәлки, Мәрзия дә тормышка чыгуына үкенәдер…
Үзен сагына башлагангамы, беркөнне „Гостиный двор“ ягына барганда, кинәт Валяны очраттым. Яңа тәңкә кебек ялтырап елмая. „Менә үземә нутрия якалы яңа бишмәт сатып алдым әле!“ – ди. Аннары әкрен, үзгәргән тавыш белән болай диде: „Өйләнгәнеңне ишеткәч, башым әйләнеп егыла яздым. Ни булды дип сорыйлар, әйтә алмыйм. Нишләдең син, тилергәнем?“ Соңгы сүзләрен әйткәндә еламсырап ук җибәрде. Өстемә кайнар су сиптемени! Аерылсак та, миннән өметен өзмәгән икән ләбаса. Булыр икән елга тиң мизгелләр! Эш узгач кына акылга киләбез шул.
Үкенү һәм кызгану хисләре, укмашып, берьюлы җаныма ябыштылар. Әйе, мин тиле шул һәм бүтәнчә була да алмыйм бугай. Менә шулай тормышыңның бик авыр чагында якын кешең очрап, җәрәхәтле йөрәгеңә тоз салсын әле!
Андый шомлы чакларда якыннарың төшкә дә керә. Шундый төшләрне ничек һәм кай якка юрарга да аптырыйсың. Зираттан кайтучы кеше кебек, моңаеп барам. Мине гаепләргә, зинһар, ашыкмагыз. Валя белән биш ел чамасы гомер ителгән, ә Мәрзия белән беренче ел гына. Ул әле миңа ияләшеп тә бетмәгән һәм җан җылысын кирәгенчә бирә алмый…
Мәетләр һәм узган гомер тереләрнең аягын богаулап тотып торалар, ә яңа буыннар, искеләрнең иңбашларына менеп, югарыга омтылалар, дип, борынгы юнаннар тикмәгә генә әйтмәгәндер инде. Бу – гомер фәлсәфәсе. Узган гомернең, истәлекләрнең тәэсиреннән тиз генә арынып булмый икән. Ә бәлки, бөтенләй арынырга кирәк тә түгелдер… Хәтерсез кеше тулы акыллы түгел ич ул.
Менә шул шомлы очрашудан соң тагын үзгәрә төштем. Тамчы тама-тама ташны тишә… Сөмсерем тәмам коела башлады. Мәрзиядән күңелем һаман сүрелә бара. Беләм, аның монда гаебе бик аз. Ихтыярсыз үзем шундый җан корыткыч бәндәгә әверелдем. Болай үзеңне һәм башкаларны изалавыңның бернинди мәгънәсе юк. Ләкин эчеңдәге әллә нинди аңлаешсыз куәтле көч, киреләнеп, үзенекен кыла бирә. Бу кадәр куәтле хисне җен-шайтан коткысы диләр инде әллә? Әйе, киреләнеп, кеше үз-үзенә дошманга әверелә ала икән. Ни һәм кем кирәк соң миңа? Үземне-үзем аңлый алмыйм. Ник болай өзгәләнәм? Нихәтле чәбәләнсәң дә, барыбер идеалыңа ирешә алмассың. Шуңа күрә ул бәллүр идеал да. Әлбәттә, җан тынычлыгы кирәк. Тик анысы да үзеннән-үзе тумый лабаса. Сәбәбе һәм шартлары булырга тиеш. Нәкъ менә шулар җитми дә инде. Хикмәтле боҗра яки лабиринт эчендә адашып әйләнәм түгелме? Үземне-үзем аңлый, бер йөрәккә дәва таба алмагач, кешеләрне ничек дәвалармын соң? Әйткәннәр бит: „Табиб, башта үзең савык!“ – дип. Ничә мең еллар буена нинди генә фәлсәфәчеләр һәм галимнәр төпченеп өйрәнгән, әмма „кеше“ атлы җан иясенең серен ачып бетерә алмаганнар шул. Әнә Ленинградта, Бехтеров исемендәге махсус ми институтында илле елдан артык ми һәм психика серләрен күмәкләшеп өйрәнсәләр дә, нәтиҗәләре ташка үлчим генә. Ирексездән Джонатан Свифтның сатирик Лапу „галимнәре“ искә төшә. Без теләгәнчә, ми серләре ачылмаса да, акыллы роботлар уйлап чыгарсалар да, кешене алар беркайчан да алмаштыра алмаслар. Аларда барыбер адәм хисләре булмаячак. Ә хиссез акыл – җансыз нәрсә ул.
Читать дальше