Булат чытырдатып күзләрен йомды. Йөземне күрмәгәч, Йөзем дә аны күрмәс кебек тоелды, ахры…
– Фәүзия апай, Булат кайткан дип ишеттем, дөресме бу?
– Дөрес, балам, дөрес. Кайтты Булатыбыз, кайтты… Үз аягы белән генә кайтып керә алмады балакаем…
Йөземнең калтыраныбрак, куркыбрак чыккан тавышын ишеткәч, Булатның тагын бер мәртәбә йөрәге өзелде. Торасы, сөйгәненең каршысына барасы, аның күзләренә яратып-сөеп карыйсы, шул күзләрдән үбеп аласы килде…
– Әле өйдәме соң?
– И-и, кызым, кая китсен ул… Монда… әнә – түшәк иясе булып ята… Тик… йоклый ул хәзер… Йокласын… Төннең төнендә күз йоммыйча чыкты бит җанкисәгем…
– Фәүзия апай, янына барыйм әле, яме?
– Ярый инде, алайса, бар. Тик… тавышланма.
– Юк… юк, мин үрелеп кенә карыйм…
Үрелеп кенә карый алмады шул Йөзем. Болын кебек түшәк янәшәсенә тезләнеп, башын Булатның күкрәк өстенә куйды. Күзләрен йомды. Ул шулай йөрәгендәге ярсуны басып, күңелен тәртипкә китерде, ахры. Бераздан пышылдап кына, Булат ишетерлек итеп кенә сүз башлады:
– Мин сине барыбер яратам, Булат… Син барыбер тереләчәксең, менә күрерсең… Үзем терелтәм мин сине… Мәхәббәтем белән терелтәм… Иң мөһиме – син исән… Исән, бәгърем…
Йомык күздән дә яшь чыга икән. Булат күзләрен ачканда, Йөзем елый иде. Озын, зифа керфекләрдән, чишмә кебек, күз яшьләре тибеп ята. Шулвакыт әнисе килеп җитте:
– Ярый, балам, бар, кайт. Хәзер ул беркая да китми инде. Теләгең булса, кереп йөрерсең. Теләмәсәң кермәссең. Гаепләүче булмас. Һәр кешенең үз юлы, үз язмышы…
– Анысы шулай, Фәүзия апа. Ләкин кешегә бәхет тә бер генә бирелә бит… Минем бәхетемнең исеме – Булат…
– Ай, шулай булса иде, кызым… Менә бит хәлләр ничек… Безнең синең белән мәшәкатьләр күп булачак…
– Булсын, булсын, Фәүзия апа! Кумагыз гына! Мин көн саен кереп йөрермен, яме.
– Ходай кулына тапшырдым инде, алайса. Сине дә, Булатымны да… Ә хәзер бар, кайт… Булатны ашатасым бар…
– Үзем ашатыйммы, Фәүзия апай?
– Бар дидем мин сиңа! – Фәүзия кычкыра язып калганын сизмәде дә. Шунда ук үзен кулга алып өлгерде: – Сөйләштек бит инде, Йөзем акыллым…
– Бетте, бетте, Фәүзия апай… Китәм. Ләкин мин аны барыбер яратам, яратам, яратам! Ул да мине ярата! Үзе әйтә алмаса да, мин моны аның йөрәк тибешеннән аңладым…
Гөлназ
Булат өчен иң борчылганы Гөлназ булгандыр. Мәктәптән бушаган вакытларында тере мәет кебек яткан абыйсы тирәсендә бертуктаусыз өтәләнеп торды ул: «Абыем, тамагың кипмәдеме?», «Абыем, ашыйсың килмиме?», «Абыем, нинди китап укыйм?», «Абыем, бүгенге яңалыкларны сөйлимме?»
Булат берничек тә җавап бирә алмый. Күзләрен генә йомып-йомып ала. Бу аның «әйе» дигән сүзе. Күзләрен йоммыйча, тик карап торса – «юк» диюе. Бер Гөлназ гына белә, ахры, абыйсының ишетеп, аңышып ятканын. Чөнки әнкәсе дә, әткәсе дә Булат янында ул ишетмәгән кебек сөйләшәләр.
– И, әткәсе, бер дә терелмәс микәнни Булатыбыз, – ди берсе.
– Белмим, бик каты ята, ди бит врач.
– Кай җирләре генә авыртадыр инде балакаемның? Их, белсәң иде! Ул авыртуның бер өлешен үземә алыр идем, билләһи!
Ә Гөлназ абыйсы белән сөйләшә. Үзе сорый, үзе аның өчен җавап та бирә.
– Абыем, Чечня дигән җирдә кыен булдымы? Җиңел булмагандыр. Әнә бит синең орденнарың да бар, иң авыр сугыштан соң гына бирәләр ди бит ул орденнарны. Шулаймы, абыем?
Бу юлы Булат керфек какмады. Гөлназ аптырады булса кирәк.
– Ник, абыем, алай дисең? Бу орденнарны алу җиңел булдымыни?
Булат тагын дәшмәде. Сырлап, уеп ясалган матча агачына карашын күчереп, авыр сугыш хатирәләренә кереп чумган иде ул.
Орденны Шатой янындагы тауларга оештырылган рейдтан соң бирделәр. Булатның «духлар»дан (яшь солдатларны шулай дип йөртәләр) гына торган отделениесен «деслар» (десантниклар) группасына беркеттеләр. Шуңа күрә алар «деслар» кая бара, шунда барырга тиеш булдылар. Корал кирәк-яраклары, азык-төлек, төрле аппаратура, йокы капчыклары, палаткалар күтәргән «духлар» күбрәк колларны хәтерләтәләр иде. Алар «деслар» артыннан бер тотам да калмый ияреп барырга тиешләр. Ләкин сугышта, бигрәк тә дошман тылындагы рейдлар вакытында, ал-арт дигән нәрсә юк. Шул ук Чечняда, «деслар»ны үткәреп җибәреп, алар артыннан авыр йөк күтәреп баручы «духлар»ны кулга төшерү очраклары күп булды.
Булатлар төркеменә дә «тау кешеләре»нең һөҗүмен берничә мәртәбә кире кагарга туры килде. «Деслар» аңышып килеп җиткәндә, «духлар» «тау кешеләре»нең позициясен нык кына таркатып өлгерәләр иде.
Берсендә «деслар» үзләре засадага эләктеләр. Сугыш каты булган, ахры. Булат үз группасы белән мышнап килеп җиткәндә, егерме кешенең өчесе каты яраланган, җиңелчә яраланучылар да бар, ә командир – Коцуба фамилияле өлкән лейтенант – бөтенләй юкка чыккан. Артыннан килеп, башына сукканнар да исәнгерәйтеп алып киткәннәр, ахры. Таулы, урманлы урыннарда мондый хәлләр еш булып тора.
Читать дальше