Юк ла, әткәсе еламый. Ул ачылмаска төйнәлгән кебек бөреккән йодрыкларын тезләре өстенә куйган да тәмам аптырап катып калган. Нәрсә уйлый ул? Уйлыймы соң ул? Әллә каргый гынамы? Сугышны, ул сугышны башлаучы ил башлыкларын, шайтан коткысына бирелгән сәясәтчеләрне, бүре өере кануннары белән яшәүче хәрбиләрне каргыймы? Юк, каргамыйдыр да… Каргый белми Булатның әткәсе. Эшли генә белә. Елның-елында, ал дими, ял дими, басудан кайтып керми бит ул. Гомере буе җир сөреп, иген игеп, үз көче белән көн күреп яшәгән кеше каргый белмидер шул. Ә менә әнкәсе… Елый-елый каргыйдыр… Әнә бит ул ничек өзгәләнә… Булат кына берни эшли алмый. Йөрәк артында гомер барлыгын искәртеп торучы бердәнбер җан шаһиты булган күзләрен алартып тик ята…
– Нишләттеләр минем улымны?! Нишләт-те-лә-ә-р?..Имгәтеп кайтардылар би-и-ит… Харап иттеләр бәгырь кисәгемне-е… – Фәүзия үзе елый, үзе Булатның тәнен капшый, аяксыз балак, кулсыз җиң эзли… Һәм кул-аякларның урынында булуын аңлап, бер мәлгә сискәнеп китә, хәтта, елаудан туктап, малаеның тере, әмма үтә дә сагышлы күзләренә төбәлә. – Балам, синең бар җирең да исән-сау бит?.. Ник тормыйсың, ник кузгалмыйсың инде? Бик арыдыңмы? Сугышны хәтәр диләр бит, арырсың да шул… Ярар-ярар, ят, ят… Ятып хәл ал… Бөтен җирең дә исән-сау бит, Ходай кушып терелерсең әле… Хәл дә керер, аякка да басарсың… И-и, балакаем, бер дә борчылма, күзләрең күргәч, йөрәгең типкәч, калганын әнкәң үзе карар, яме…
Чечен Булат
Әнкәсе ничек кенә караса да, тәрбияләсә дә, Булат икенче көнне дә, өченче көнне дә аякка баса алмады. Хәтта теле дә ачылмады аның… Элеккечә хәрәкәтсез булып, авылга кайткач балкыбрак киткән, әмма моңсулыгын югалтмаган күз алмаларын як-якка тәгәрәтеп, әнкәсенең йомшак түшәгенә чумып ята бирде. Гөлназ аның яныннан бер адым да китмәде, хәтта дәресенә дә бармады бугай… Әнкәсе дә эшеннән калды, бөтенләй эштән китү турында сүз кузгаткач, әткәсе шундук җөпләп алды. «Мин эшләгән дә җитәр, карчык, син Булатны аякка бастыр, миннән гозер шул», – диде. Булатның солдат капчыгыннан чыккан хәрби форманы кием элгеченә урнаштырып, түр стенага, андагы шәмаил рамы янәшәсенә элеп куйды. Аннары күк төргәктән чыккан орден белән медальне шул форма түшенә беркетте, соңыннан, турымы-түгелме дигән кебек, читкә китеп карап торды…
Булат боларның барысын да күреп ятты. «Нишлисең син, әткәй! – дип әйтәсе килде аның. – Ник эләсең аларны? Ник Коръән сүрәләре янына эләсең? Сугышып, кеше канын коеп алынган бүләкләр бит алар… Элмә, әткәй!» – диясе килде. Тик әйтә алмады. Ул телсез иде, өнсез һәм ымсыз иде. Шуңа күрә каршы стенада эленеп торган хәрби формага һәм аның янәшәсендәге гарәп язуына көннәр буе карап ятарга тиеш булды. Башта ук уйлап куйды: кайчан да булса теле ачылса, Ходай Тәгалә хет бер сүз әйтерлек мөмкинлек бирсә, иң элек бу догалыкка нәрсә язылганын сораячак ул…
Булат кайтканның икенче көнендә үк кеше керә башлады. «Чечен Булат кайткан» дигән хәбәр бөтен авылга таралган булып чыкты. Беренче булып авыл фельдшеры Сәкинә апа килеп керде. Бу мөлаем, җиңел куллы, йомшак телле апага кичә үк язу килгән булган, бу язуда сугыштан яраланып кайткан Булат Гыймазовны дәваларга, аңа күз-колак булып торырга кушылган.
– И-и, Булаткаем, сине карасы-нитәсе юк икән. Бөтен җирең дә таза. Тик нишләптер бөтен җирең дә йоклый синең… Монда миннән берни дә тормый, Ходай Тәгалә белән синнән генә тора, Булаткаем, – дип сөйләнде, аннары, кичке якта тагын керергә булып, ашык-пошык җыенды да чыгып китте.
Бераздан Ак әби керде. Кызык әби. Булат аны күпме белә, ул һаман шул килеш. Тамчы да картаймый. Ире сугышта үлеп калгач, бүтән кияүгә чыкмаган. Гомер буе колхоз фермасында бозау караган. Хәзер абыстай булып йөри. Ак әби шау-шусыз, тыныч кына керде дә, Булатның аяк очына утырып, дога кылды, аннары шулай тавыш-тынсыз гына чыгып та китте.
Ак әби чыгып китүгә, классташы Хәлим күренде, ул да, ишек төбендә бераз таптанып торгач, ут капкандай китү ягын карады. Аннары күршедәге Миңнисәттәй ишектән башын тыкты:
– Мөмкинме, күршеләр?
Мич артында пешеренеп йөрүче Фәүзия, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, зал ягына чыкты да, акланган кебек:
– Менә Булатыбыз кайтты бит әле, – дип куйды.
– Ишеттем, ишеттем, йоклый дип тә ишеттем…
– Күзләре ап-ачык килеш йоклый шул, Миңнисәттәй.
– Күзләре тере, алайса… Болай булгач, бер терелә ул, Фәүзия килен, күзләр алар – җан хәбәрчесе.
– Күзләре күрә, тамагыннан үтә, кеше эшләгән бөтен нәрсәне дә эшли, ә менә торып китә алмый. Берәр им-том белән дә кузгатып булмый микән, ә, Миңнисәттәй?
Читать дальше