Галимҗан Гыйльманов - Ходай бүләге

Здесь есть возможность читать онлайн «Галимҗан Гыйльманов - Ходай бүләге» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Ходай бүләге: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Ходай бүләге»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Галимҗан Гыйльманов – хәзерге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үзенчәлекле геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яши, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры кала.
Әлеге китапка язучының укучылар арасында популярлык казанган бәяннары туплап бирелде.

Ходай бүләге — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Ходай бүләге», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Авыр авыру бу, кызым. Авыру да түгел ул. Авыруны дәвалап, имләп, өшкереп була. Куркынган аның тәне. Куркынган да үзенең бөтен белгәнен оныткан… Һай, сугыш, сугыш, каһәр генә төшсен шул сугыш чукмарларына!.. Бер төшәр, төшми калмас…

– Аптыраганнан гына әйтүем, ачуланма, Миңнисәттәй. Син бу эш белән бераз шөгыльләнә идең бит. Им-том белән, диюем.

Миңниса әбидән соң да тагын әллә ничә кеше керде. Ләкин Булатның уйлары гел шушы күрше карчык тирәсендә булды. «Авыру түгел, тәне генә куркынган» диме? Ә бит ул дөрес әйтә. Булатның тәнендә бер җәрәхәт тә юк. Булганы да күптән төзәлеп бетте.

…Булат беренче медален үк хәләл канын түгеп алды. Чечняга килеп төшүләренә бер атна гына иде әле. Булатны, тагын берничә кешене шәһәр читендәге блокпостка билгеләделәр.

Беренче төндә үк мәхшәр купты. Төрле яктан ата башладылар. Хәтта өстән дә, астан да аталар сыман иде. «Федерал»лар да аптырап калмадылар. Биек таш стеналарга уелган тар тишекләрдән җавап уты ачтылар. Әмма дошманны күрү мөмкин түгел иде. Кая туры килә, шунда ата торгач, патроннар бетә башлады. Төнге уникедә миналар яварга тотынды. Булат моннан соң да күпме атыш күрде, үлем белән йөзгә-йөз очрашты, әмма бу кадәр мәхшәрне күргәне булмады. Төнге күктән сызгырып килеп төшкән миналар, риваятьләрдә генә була торган, Иблискә атылган утлы ташлардан бер дә ким түгел иде.

Ханкаладан чакыртылган вертушкалар кайдадыр югалдылар. Бу кадәр караңгы һәм томанлы төндә очып йөрүе аларга да рәхәт түгелдер шул. Якындагы частьтан чыккан группа да засадага эләккән, югалтулар күп, ди.

Мина төшеп, ике солдат үлде. Канлы гәүдәләр күргәч, «духлар» (яшь солдатлар) күңеленә курку керде. Блокпосттагыларга башлык итеп куелган өлкән лейтенантның каты яраланганын ишеткәч, бу курку тагын да көчәйде.

Булат баштарак бик нык каушаса да, тора-бара күнекте. Кеше тәмуг газабына да күнегә, диләр бит. Кычкырып-ыңгырашып кан эчендә ятучы яралыларга да, үлемгә дә күнегә икән бу бәндә дигәнең. Берничә сорауга гына җавап таба алмый интекте ул: «Нигә алар монда? Ни калган аларга монда? Бу фаҗигаләрнең берәр мәгънәсе бармы? Кем өчен түгелә бу кан? Кем өчен бу корбаннар? Нәрсә бәрабәренә? Нигә? Нигә? Нигә…»

Төне буе атыштылар. Каршы як, бераз ял итеп алды да тагын утын көчәйтте. Нык кына якынайдылар, ахры. Таныш түгел телдә сөйләшкәннәре дә ишетелеп кала хәтта. Сүгенүләре генә урысча…

Булат төшенә башлады: хәзер «чехлар» (чеченнар) һөҗүмгә күчәчәкләр. Әнә атышу бераз басылгандай булды. Димәк, һөҗүм алдыннан көчләрен барлыйлар. Бу юлы каршы тора алырлармы, юкмы? Һөҗүм читтән атышып яту гына түгел. Кан күп түгеләчәк, үлемнәр күп булачак… Булат төнге атыштан томалана башлаган зиһенен бөтен көченә эшләтә башлады. Беренче көнне үк җаны кыелыр микәнни аның? Гарьлек бит бу! Өйдә ни уйларлар? Йөзем ни уйлар? Беренче сугышта ук бирешкән бит, дияр. Яратасы да калмаган, дияр… Юк, болай булмый. Нидер кылырга кирәк.

Шунда Булатның күзе блокпост уртасындагы чокырга яшерелгән БТРга төште. Мина эләгеп, ул бер якка янтайган, гарипләнеп калган. Шулай да, аңа төялеп, берничә чакрым гына үтәргә буладыр. Иң мөһиме, ничек тә олы юлга чыгарга кирәк, анда инде «вертушка» төяп алып китәчәк…

Булат озак уйлап тормады, тимер машина өстенә менеп тә басты, механик кабинасына төшеп, кабызырга да тотынды.

Тимер өеменә җан керүгә, җир астыннан чыккан кебек, яралы кулын җилкәсенә аскан сержант килеп җитте.

– Нишлисең син, салага! Төш моннан, анаңны шулай итим!

– Яралыларны, үлеләрне эчкә төясеннәр, аяктагылар өскә кунакласын, моннан тизрәк таярга кирәк, юкса…

– Нәрсә, курыктыңмы? Бар, бас стена буена! Марш!!!

– Сержант, акылыңа кил, ярты сәгатьтән берни дә калмаячак монда. Үзем алып чыгам, ей богу! Яртыбыз кырылды, патроннар аз, бер генә юл кала – чигенергә! Сержант!

– Ярый, ышандырдың, машинаны әзерли тор, мин егетләр белән сөйләшеп киләм.

Атыш тагын көчәйде. Егетләр таш стена артына гранаталар томыра башладылар. Берничә граната бу якка төште. Болай булса, бераздан соңгы сигез кеше дә әҗәл кулына күчәчәк. Авыр яралыларны күптән БТРга төяп куйганнар, исәннәр капка төбенә җыелган. Аның капка дип әйтерлеге дә калмаган – пулялардан, мина кыйпылчыкларыннан теткәләнеп беткән…

Булат та яраланды. Пуля янбашын сыдырып үтте, әмма зыянлы түгел, ахры. Кызулык белән авырту да сизелми. Сугышта авырту, әрнү дигән әйбер юк икән. Анда җиңү белән җиңелү генә бар…

Ниһаять, тәвәккәлләделәр. Сержант кулын изәүгә, исән калган сигез егет дәррәү БТРга менеп кунакладылар. Шуны гына көтеп торган Булат сугыш машинасын үкертә-үкертә хәрәкәткә китерде һәм тышка – караңгы төн эченә алып чыгып китте.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Ходай бүләге»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Ходай бүләге» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Екатерина Гракова - Ходить, ходить, летать
Екатерина Гракова
Эдуард Галимуллин - Время подумать
Эдуард Галимуллин
Камиль Галимов - Мои университеты
Камиль Галимов
Эдуард Галимуллин - 50 величайших философов
Эдуард Галимуллин
Отзывы о книге «Ходай бүләге»

Обсуждение, отзывы о книге «Ходай бүләге» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x