Лирон Хамидуллин - Буранлы төндә

Здесь есть возможность читать онлайн «Лирон Хамидуллин - Буранлы төндә» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Буранлы төндә: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Буранлы төндә»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапта язучы Л. Хәмидуллинның төрле елларда иҗат иткән әсәрләреннән үрнәкләр һәм XX гасырда яшәгән кайбер җәмәгать эшлеклеләре, әдипләре һәм мәдәният хезмәткәрләре турында очерклар туплап бирелде.

Буранлы төндә — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Буранлы төндә», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

«Хәзер, бара торыгыз»,– дип калган Карәмәт һаман никтер куып җитми. Берәр состав аваз бирсә, инде Зәкәриягә арбаны юл читенә мәтәлдереп җибәрергә генә кала. Хатыннар, йөгереп килеп, ул тимер-томыр тулы әрҗәне күтәреп алырга да өлгерми калачаклар. Шул да бригадир күңеленә тынгы бирми.

Тик шулай да Текә Ярның ике-өч юлы бергә тоташкан урыннан әллә ни ерак та китеп өлгермәделәр, баядан бирле бер төштә тик ятмый, анда-монда шуышкалап барган рельс Зәкәрия кулыннан капылт кына арба сабын суырып алды да «лаф» итеп йомшак кар арасына чумды. Аның артыннан килеш-килбәтсез кисү станогы, зур табуттай авыр корал әрҗәсе икесе ике якка очып барып төштеләр. Ни булганын Зәкәрия абайламый да калды. Ахрысы, тегеләр куа чыкмаганмы дип, артка каерылып караган чагы туры килде, рельсның читкә авышканын сизми калды булса кирәк.

Бу хәлне күреп торган Маһинур:

– И-и чукынган, әллә кәкресе туры килгәнме? – дигән булды.

Кышкылыкка кәкре рельслар калдырырлык фәкыйрь заманнар түгел. Зәкәрия белеп тора: аны юатыр өчен генә әйтте инде Маһинур бу сүзләрне. Шулай да үз-үзенә булган ачуы йомшара төште. Әһ, чучка борын, чакырым саен авып яисә поезд үткәреп торсалар, төн уртасында да барып җитә алмаслар. Менә-менә кичке «скорый»ның үтәр вакыты да җитеп киләдер инде. Соңламаса… әйе, соңламаса, тагын дүрт минут чамасы калып бара икән. Димәк, арбаны күтәреп азапланасы да юк. Перекур.

Ул арада Текә Яр каралтылары ягыннан ике шәүлә күренде. Төптәй нык, түгәрәк гәүдәле Карәмәт белән Кәримә апакай шулай «тәгәрәшеп» киләләр булыр. Ни хикмәттер, бу тирәнең халкы барысы да тумпык таза бәдәнле, уртачадан түбәнрәк буйлы, табак битлеләр. Яшьтән авыр эш эшләп үскәнгәдер инде, мөгаен. Арада читтән килгән керәшен карчыгы Настя гына орчык кебек юка сөякле, кәрлә буйлы. Хисмәт солдат, өрәңге арасындагы ак тирәктәй, ерактан ук калкып күренеп тора. Хисмәт буйга Зәкәрия белән бер тиң диярлек. Ара-тирә Хисмәт, шаярткалап: «Сахалин селёдкасы үстерде мине. Җиде ел хезмәт итеп солы белән беләк буе селёдканы әз ашамадым мин»,– дияргә ярата. Хактыр шул. Армиянең аның солы боткасы гына түгел, турнигы да буыннарны яза, гәүдәне суза шул.

Шаулап, каударланып, «скорый» поезд үтеп китте. Туң тәрәзә аша сирпелгән елтыр ут яктысы, җылы төтен исе генә күңелләрне кытыклап, кайдадыр шундый ук якты дөньялар, җылы тыныч тормыш һәм әллә ниткән сихри мәхәббәт-сөюләр барын искәртеп, әрнетеп алган кебек тоелды. Яннарыннан әле генә өермәдәй үтеп киткән ул җылы, якты вагоннар да, йомшак урыннарда тирбәлеп баручы кешеләрнең берсе дә бит юл читендә җилгә арка куеп, хәл җыеп торган Зәкәрия һәм Маһинурлар, Хисмәт һәм Карәмәтләрне уйлап карамаганнардыр. Бу буранлы төндә аларның ката-туңа шушылай кар ерып баруларын уйлаган да, белгән дә кеше юк шул. Ә бит алар – әнә шул меңнәрнең тынычлыгы, иминлеге өчен төнгә каршы җил-буранлы кырга чыгып чапкан кешеләр.

Авыр рельсны, азаплана-азаплана, арбага салып бетергәндә генә, Карәмәт тә килеп җитте. Аның артыннан фонарь тотып килүче Кәримә түгел икән.

– Бу – минем кыз, былгадир, анасы урынына чыкты,– диде Карәмәт. – Юл эшен белә… Бар, Дилүсә, алга, сигналга бас…

Вәт, «былгадиры»ның «ярар» дигәнен дә көтмәде бу, «сигнал»га ук куйды кызын. Зәкәрияләргә тукып торылган тәртип нигезендә бит инструктаж үтмәгән ул кызны әле бригадага ияртү-ияртмәү дә икеле булырга тиеш. Ә аны Шәмселбану урынына ук җибәрә «былгадир» ярдәмчесе. Мәгәр Зәкәрия бармасын, йөрмәсен дип тә әйтергә базмады, «юл эшен белә» дигән белән генә юанып калды.

Модерон сабын тегендә-монда эткәләп, тигезлек сакларга тырышып көчәнә-көчәнә, Зәкәрия тагын күпмедер ара үтте. Аннары хәерсез «күсәк»нең чайкалуын алай гына баса алмагач, тагын тукталды. Карәмәт, кабат аның авырткан бизенә баскандай:

– Бир әле үземә, былгадир, никтер ул бүген сине тыңламый,– дип, арбаны аның кулыннан алды да гадәтенчә бер якка янтая төшеп, аны ипле генә келтерәтеп алып китте.

Хәер, бик алай тарткалашып, син дә мин дип торыр чак түгел иде. Вакытында килсә, ул башта ук Карәмәт кулында барасы арба иде ич дип, Зәкәрия бераз арткарак калды. Кирәк саен йөгереп килеп, рельс башын анда-санда тарткалап җайлаштыргаларга әзер торган Шәмселбануны да уздырып җибәреп, Маһинур белән тигезләште.

– Бир булмаса фонареңны, бар алга,– дип боерды.

Тиздән модероннан беразга гына калышып атлаган ике «ахирәт»нең мыдыр-мыдыр нидер сөйләшә башлаганы колагына керде. Бу хатын-кыз каян гына сүз табып бетерә икән дә ниләр хакында гына сөйләшми икән бергә туры килсә. Юкса болар көне-төне бергә бит инде, йокларга гына аерылалар диярлек. Шулай да әнә «эһеме, Шәмселбану», «эһеме, Майнур»лар Карәмәт туктап торганда гына ишетелмиләр сыман. Ул вакытта алар икәүләшеп модерон өстенә иелә, тиз-тиз генә рельс, әрҗәләрне рәтләп җибәрәләр дә, җил тагын Зәкәриягә аларның өзек-өзек сүзләрен җиткерә башлый.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Буранлы төндә»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Буранлы төндә» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Буранлы төндә»

Обсуждение, отзывы о книге «Буранлы төндә» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x