Нәкъ шул көнне, иртән мастер белән тарткалашкан көнне, никтер Карәмәт киреләнде, Зәкәрия кизү торулардан буш барлы-юклы бригада белән сул як семафор каршындагы стрелканы сүтеп җыярга тиеш иде. Аның кыр як иңе бераз иңә, чүңкәя төшкән – поездлар авырлыгы белән шпалларны кисеп кергән иде. Шул урында берәр машинист, егетлек күрсәтеп, тизлекне арттыра төшсә, баш китәрлек эш булуы ихтимал. Зәкәрия аны әле дә күрмичәрәк йөргән.
Карны көрәп, себереп чыккач та, иң элек шул шпалларны аркылы йөзле, кулга җайсыз «француз балталары» белән юнарга керештеләр. Әллә артык ашыкканга, әллә саплары мурт агачтан туры килде, өч балтадан аллы-артлы икесенең сабы шартлап сынып та чыкты. Бригада да эш коралларын карап-көйләп тоту Карәмәткә йөкләнгән, аның өчен ул укучы малае исеменә күпмедер айлык эш хакы да алып тора иде. Бу хәл инде күптән килә, Зәкәрия дә, бригада да аның хезмәтеннән әлегә бик канәгатьләр – эш коралының үткерләнәсе вакытында үткерләнгән, сапланасы сапланган була, бу эштә атасына, чынлап та, малае да һәрчак булыша торган иде. Башкалар эш сәгатен тутырып өйләренә таралганда, алар һәр көн диярлек эш кораллары саклана торган сарайда калалар, сынган, тупасланган һәрнәрсәне иртәгәгә әзерләп куярга тырышалар иде.
Әллә иртәнге ачудан суынып бетмәгәнгә, әллә инде, кызып-кызып эшкә керешкәч кенә ул кәкре балталарның саплары сынып китүгә үртәлүдән Карәмәткә Зәкәрия кычкырыбрак сүз әйтте, «тизрәк бул» дип ашыктырды.
Менә шуннан соң ярсып күрсәтте дә инде Карәмәт. Ачуы тулышкан чак булды, күрәсең. Ташладым да киттем эшеңне, ди. Эш коралы алачыгында бүгеннән эзем булмаячак, ди. Икеләтә йөк тарта икән, шуны исәпкә дә алучы юк икән. Әйе, бригадирга әйтәсе сүзләре җыелган, әйтер җае гына чыкмый йөргән икән. Имеш, Хисмәт ише татлы теллеләр белән генә ул дус та әшнә, бригадада хәзер шулар гына мактаулы, шулар гына эшчән санала икән. Имеш, эшләр Хисмәт! Билем сызлый дигән булып, ул әле өендә дә аркылыны буйга алып сала торганнардан түгел. Сиңа эшләгән түгел, теле белән юхаланганнар гына ярый, янәсе. Зәкәрияне шулай байтак битәрләде Карәмәт. Дөрестән дә, юл караучы Хисмәткә ул узган атнада гына рәхмәт боерыгы язып элгән иде. Әлеге дә баягы шул шлагбаумсыз Хәлил кичүе өчен инде. Аннан сирәк-мирәк күрше авыллар үтеп-сүтеп йөриләр, ә соңгы бураннардан соң ул кичүгә ике яклап та кар өелде: берәрсе килеп тә чыгар, машинасы-ние белән батып та калыр, поезд астына да керер. Зәкәриянең, шул карны көрәр өчен генә, биш чакрымга бригада куасы килмәде. Юл караучы вазифасына кермәсә дә, шул эшне Хисмәткә тапшырган иде. Инде аңа рәхмәт дими ни әйтәсең? Ә Карәмәт һаман бригада белән бергә йөри, бергә эшли, андый очракта рәхмәт сүзе дә күмәк хезмәт өчен барысына бергә әйтелә ич инде. Җыен хатын-кыз башкарган эшнең яртысын ул берүзе эшләп торса да, аны гына аерып күрсәтү килешеп тә бетмәс иде әле. Ир затыннан була торып та шушылай үпкәләвенә Зәкәрия тәмам аптырап калды.
Дөрес, аның сүзләрендә дә хаклык бар: ара-тирә Хисмәт белән бергә-бергә кич уздыралар алар. Укыган-күргәнне сөйләшеп, Маһинур апакай кыздырып биргән «симәнкәләрне чирткәләп» утыралар. Әйтергә кирәк, Хисмәт – Маһинур бакчасында да кабак белән «айбагар» Карәмәтләрнекеннән ким үсми. Илдә-дөньяда булган хәлләр хакында гәпләшеп, үзара бәхәсләшеп тә алалар. Алай күпсенүдән китсә, ыгы-зыгылы Вәлимхәммәт карт өенә дә Зәкәрия үз итеп кергәләп йөри. Эч пошкан саен – бала-чагага дип вагон лавкадан алып калган тәм-томын, ә кайвакыт «былгадирский паёк»ны кесәсенә тыга да әллүр күршеләргә. «Бибиасма апакай, әнием ише куе иттереп, «куян каны төсе»н чыгарып кына, шушы чәйне пешер әле»,– ди.
Ник, алай дисәң, чәйне дә, үз өеңдәге кебек иттереп, самавыр борыныннан эчәсе килгәли икән ара-тирә, үзара чыр-чу килешкән «былбыллар» тавышы да тансык булып киткәли икән.
Карәмәт никтер әле Вәлимхәммәтләр дә синең «әшнәң» дип әйтмәде, анысы да күңелендә булгандыр, шәт. Хәер, Вәлимхәммәт белән Бибиасма үзләре дә шунда басып торганга гына, алай әйтергә тартынгандыр.
Дөрес, күпмедер вакыт узгач, үт янчыгына тулышкан үтен бушатып бетергәннән соң, Зәкәриянең бик алай әрепләшергә тормавын чамалагач булса кирәк, Карәмәт беркадәр йомшады:
– Йөрмәле каударланып, бригадир. Ашыктырма син безне. Каударланган үзен бетергән, сабыр эшен бетергән, ди безнең картлар. Кума син безне, әйтеп торма. Беренче стрелканы рәтләвебез түгел,– дигән булды.
Ул җәһәттән, шәт, хаклыдыр да. Мондый себертмә кар-буранлы кыш көнендә Зәкәриянең әле бу кадәр җаваплы эшне беренче башкаруы иде. Алайрак итегез дә болайрак эшләгез дип, аның да арттырып җибәрүе булгандыр, бәлки.
Читать дальше