Лирон Хамидуллин - Буранлы төндә

Здесь есть возможность читать онлайн «Лирон Хамидуллин - Буранлы төндә» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Буранлы төндә: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Буранлы төндә»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапта язучы Л. Хәмидуллинның төрле елларда иҗат иткән әсәрләреннән үрнәкләр һәм XX гасырда яшәгән кайбер җәмәгать эшлеклеләре, әдипләре һәм мәдәният хезмәткәрләре турында очерклар туплап бирелде.

Буранлы төндә — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Буранлы төндә», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Зәкәриягә, алга үтәргә ирек бирми, төрле яклап аны кыса, кысрыклый? Һәм нишләп аның булышчысы, бүлекчә бригадирының уң кулы исәпләнгән Карәмәт тә шулар арасында, нишләп ул аннан йөзен яшерә, йөзен чыта әле? Ә-ә, поезд килә икән… Зәкәрия өстенә үк ишелеп килә ул әнә… тизрәк юлдан читкә чыгарга кирәк иде бит… Әнә… инде урам да калтырана… Зур карачкыл тепловоз бөтен нәрсәне томалап алды… Әнә… аның колак төбендә үк, диюдәй авыр пошкырып, «пуф-пуф» килергә кереште… Әйе, ул әнә, ят бер калтырану белән калтырап… юлдан чыкмасаң таптыйм хәзер дип… ажгырып, өскә килә… Инде тәмам колак төбендә үк аның челтер-челтер итеп туктаусыз кыңгырау чыңлатканы ишетелә… ә Зәкәрия нишләптер кузгалып китә алмый азаплана… ни-нәрсәдер аңа сикереп кенә торырга комачаулый иде… Ә теге һаман өскә килә… яман итеп кисәтеп челтери дә челтери…
II

Җил улавын тыңлый-тыңлый уйга бирелеп яткан һәм йокымсырап киткән Зәкәрия, берөзлексез шылтырау тавышына уянып, бүлмәнең каршы ягындагы эш өстәле янына, телефон аппаратына ташланды. Әйе, бүлмәдә телефон тавышы, ә урамда, казарма стенасы буйлап кына беренче юлдан авыр йөк төягән составның көйле генә гүләп, тәгәрмәчләрен текердәтеп китеп баруы ишетелеп тора икән ләбаса.

Менә вагон тәгәрмәчләренең рельслар тоташкан җөйгә бәрелү авазы ешая башлады, димәк, инде составның башы, разъезд стрелкаларын үтеп, туры юлга ук барып чыккан. Шул сәбәпле машинист тизлекне арттыра төшкән иде. Машинистлар алар шулай бит: хәтәр урыннан үзләре бераз ераклаштымы, койрык турында уйлап тормый, тизрәк рычагка үрелә, тизлекне арттырырга тотына. Шуннан инде койрык вагоннар, атасыннан калышкан малай шикелле, кая барып бәрелергә белмичә айкала-чайкала башлый. Шул вагонның берәрсе юлдан мәтәлеп төшсә, әле юлчыларны гаепләячәкләр.

Гадәт буенча гына: «Әһә, чётный, Хәлил ягыннан. Туктап тормады, димәк, каршыда әле поезд юк»,– дип уйлап алды Зәкәрия. Берәр ел элек аңа син шулай һәр поездны күңелеңнән уздырачаксың дип әйтсәләр, ул һич тә ышанмаган булыр иде. Кайберәүләр: «Төштә дә поезд күрә башладым инде»,– дисә дә көлә торган иде. Хак әйткәннәр икән ләбаса.

Зәкәриянең соңгы араларда кәефе начаррак шул әле. Тышка чыкты исә, тәне өшеп чымырдарга, калтыранырга керешә, бөтен җиренә ниндидер яман салкын тир бәреп чыга. «Җан тирең чыга башлар әле берзаман»,– дигәннәр иде бит, әллә дөрес инде. Хәер, булмас ла! Юк сүздер… Тик әллә шул чир, әллә шул тир дигәндәй, ни зәхмәттер инде, шундук хәле бетә, үз гәүдәсен үзе чак күтәреп йөрерлек хәлгә кала. Әле менә моннан бераз гына алда, разъездның ике башындагы стрелкаларны кардан арындырып торучыларның эшен күзәтеп кергәннән соң, хәлсезләнеп, урын өстенә ауган иде.

Ташкүмер исе аңкытып, такта бүлем аша урын-җиргә җылы бәреп торган мич тә үзенекен иткән, күрәсең, төрле юк-бар күңелсезлекне уйлап ята-ята, Зәкәрия тәмам бастырылып йоклап киткән. Юкса бит әле өстәлендә аны бер атналык исәп-хисап эше дә көтә. Бүген, ял көнендә ул, тартмый-сузмый гына шул кәгазьләрне тутырырмын дип, күңеленә беркетеп куйган иде. Бераз хәл җыярга дип, соры одеял капланган урын-җирен дә тузгытмыйча, тунын бөркәнеп кенә яткан иде ул. Суык тигәндер инде, гомер булмаганны, көпә-көндез «изрәп» тә киткән бит менә.

Суык тиюне аның әнисе шактый тиз җиңә иде. Тик ул юк шул монда. Зәкәрия, күп белдекле юл караучы Хисмәт өйрәткәнчә, кибеттән алынган «котырган сыер сөтен» дә борычлап, кырлы стакан белән укшый-укшый эчеп карады, Шәмселбану «оста»ның шифалы кәҗә сөтенә кашык-кашык борыч туглап та йоткалады – тик бу им-томнарның әлегә файдасы күренмәде. Авыру зәхмәте элеккегеләре ише генә булмады, күрәсең. Әллә инде көн-төн җил-буран куып йөри-йөри бөтенләй «чахоткалы» кешегә әверелдеме, белмәссең. Билгеле, бу тау тишегендә, ыжгыр җил оясында йөреп, андый сырхау алуың да бик ихтимал. Тик ул чир нишләп соң әле Зәкәриягә эләгеп тә шушында гомер иткән Карәмәт, Хисмәтләрне читләтеп үтәргә тиеш икән, шунысы аңлашылмый иде аңа…

Әйе, дулап-дулап телефон шылтыравын ишетүгә, ул, җепшек карда йөреп, иңбашлары дымлана төшкән тунын өстеннән алып ташлады да, атлый-йөгерә, бүлмәсенең түр башына таба китте. Ни булган тагын? Китсәнә, ял көнендә дә бераз хәл алырга ирек бирмиләр. Бичәсе белән әрепләшүдән туйгач, аны мастеры шулай тансыклагандыр инде. Нишләп атналык сводканы һаман хәбәр итмисең дип бәйләнергә ниятлидер. Ә үзе барыбер әле ул белешмәне иртәгә иртән, контора гайбәтчеләре йокы «симертеп» эшкә килгәч кенә тапшырачак бит. Зәкәрия аңа чаклы үзе шылтыратып хәбәр итмәс идеме, бу кадәр каударлап телефонны дулатмаса?!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Буранлы төндә»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Буранлы төндә» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Буранлы төндә»

Обсуждение, отзывы о книге «Буранлы төндә» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x