Ленар Шәех - Үзем белән очрашу

Здесь есть возможность читать онлайн «Ленар Шәех - Үзем белән очрашу» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Үзем белән очрашу: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Үзем белән очрашу»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапта авторның әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, уйланулары, сәяхәтнамәләре һәм хикәяләре урын алды.

Үзем белән очрашу — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Үзем белән очрашу», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Сез – күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабич туган Әсән авылыннан (Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы). Бабич рухы Сезгә ничек тәэсир итте? Туганнар түгелме?

– Мәшһүр татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич – минем авылдашым, хәтта якын күршем. Әмма туганым түгел. Без – Күәш буе малайлары. Безнең урам кайчандыр ике яклы булган. Безгә каршырак, бераз чалпырак (үзебезчә әйтәм икән, әдәби телдә – чалышрак) якта – Бабичларның йорт нигезе. Йорты күптән юк, нигезен дә безгә табан яр кимереп килүче Күәш елгасы алып киткән. Әмма аларның йорт-җир биләмәләренең бер өлеше исән-сау калган. Узган елның җәендә булган корылык вакытында шактый суын югалткан Күәш елгасы ярында Бабичларның кое бурасы килеп чыкты. Ләм эчендә яхшы гына сакланган кое бүрәнәләренә кагылу миндә аеруча тетрәндергеч хисләр уятты. Чөнки Шәехзадә бу коены үз иткән, яраткан, бакчада туганнары эшләгәндә, су ташып торган…

Әлбәттә, мин «Бабич гипнозы»нда үстем. Аның шаукымында дисәм дә ярыйдыр. Безнең телдә гел ул иде. Мин укыган класста да Бабич музее иде. Без барыбыз да «бабиччылар» идек. Эзтабарлар отряды төзеп, авылдан авылга йөреп, шагыйрь хакында истәлекләр җыйдык, аның туганнары белән очраштык. 70 нче елларда күрше авылда шагыйрьнең бертуган сеңлесе Нәҗибә апа яшәде… Аны күреп сөйләштек, Бабич чорыннан калган бик күп истәлек-ядкярләр таптык…

Баштарак «бабиччы» булдым, аннары үзем дә, Бабичка ияреп, шигырьләр яза башладым. Шулай әдәбиятка килдем. Аңлап, өйрәнеп, тартылып-ымсынып, хәтта максат куеп килдем. Хәзер дә уйлыйм: Бабич булмаса, Галимҗан Гыйльманов дигән язучы булыр иде микән?! Мине бер сорау борчыды ул вакытта: нигә аның бөеклеген таныйлар, шул ук вакытта өйрәнергә кушмыйлар. Газета-журналларда да бастырмыйлар. Безгә бик үк аңлашылып бетмәгән «халык дошманы» дигән сүзләр дә ишетелеп ала… Ләкин Әсән үз шагыйреннән бервакытта да ваз кичмәде, аны дошманнар рәтенә кертеп карамады. Халык аны пәйгамбәри бер зат итеп күрде, таныды, ә без, аз-маз шигырьгә тартылган малайлар, Бабич кебек шагыйрь булырга хыялланып яшәдек… Кемдер хыялланып кына калды, ә мин Казанга ук чыгып киттем…

– 60 яшьлек язучы, Сезнең фикерегезчә, иҗатка һәм киләчәккә карата нинди карашта булырга тиеш?

– 60 яшьлек язучы иҗатка һәм киләчәккә карата өметтә булырга тиеш. Минем үткәндәге тормышымның иң зур нәтиҗәсе дә шул: өметләнергә, өметтә яшәргә һәм хәтта аны үз тормышыма алырга, өметтән язмыш тудырырга өйрәндем. Бүгенге татар әдәбиятына, бигрәк тә зур әдәбият мәйданына чыккан яшь иҗатчыларга карата бары тик өмет хисләре генә туа миндә. Һәр буында да өметле каләмнәр бар, һәр жанрда да өметле әсәрләр туып торачагына бөтен барлыгым белән ышанам мин.

Ничек диләр әле, иң талантлы әсәр әлегә язылмаган, иң талантлы язучы-әдип тә тумаган… Өстәлдә яткан һәр яңа әсәр алдагыларыннан яхшырак булырга тиеш, шулаймы? Мин үзем шулай яшим. Димәк, мин оптимист булып чыгам? 60 яшьтә оптимист булып калу уен эш түгел ул. Дөрес анысы, кайчакта күз яше үтәли көләргә, елмаерга туры килә. Миндә һаман да сагыш күп, борчу күп, ярсыну-тетрәнү бар. Хәсән Туфанның «Гүзәл гам»е кебек минем оптимизм…

– Хәзер нәрсәләр язасыз? Иҗатыгызда кайсы жанр өстенлек итә?

– Хәзерге вакытта минем өстәлдә ике роман ята. Берсе – Бабичка, аның тормыш эволюциясенә, иҗат ярсуларына, язмыш интригаларына, Тукайга тиң бөеклегенә, һәр шәкерт аңларлык көлке-кәмитенә, ниһаять, инкыйлаб логикасы белән генә аңлап-аңлатып булмый торган фаҗигасенә багышлана. Икенчесе, инде тәмамланып килгәне, «Шайтан коткысы» дип атала һәм Күктән сөрелгән Иблис темасына багышлана. Бөтен серне ачып тормыйм, әмма шуны гына әйтәм: минем мондый әсәрне язганым да, укыганым да юк иде әле… Тагын бер зур эшем бар: бүген мин әдәби парчалар томын җыеп киләм. Бу жанр татар әдәбиятында үз урынын алырга тиеш дип уйлыйм. Мондый типтагы шигъри прозага төрле жанр формалары хас: парча, нәсер, новелла, хикмәт, хикәят, этюд, баллада, тәмсил (мәсәл), гыйбрәт, әдәби эссеның күп төрләре… Иҗади тоемымны, каләмемне мин гомерем буе әнә шушы кечкенә жанрларда чарлап килдем…

Бүген мин күбрәк прозаик. Әмма күңелемдә шагыйрь дә яши, драматург та бар, балалар әдәбияты да якын миңа. Рухи йола мирасыннан, мифологиядән, дастан-легендалардан да китә алмыйм… Лингвистика фәне буенча да мавыктыргыч хезмәтләр язгалыйм. Бу яклап татар укучысы әле мине белеп бетерми… Шундый ук сүзне «Тукайның мең сере» дигән публицистик язмаларым хакында да әйтә алам.

– Студент елларыгыздан нинди кызыклы, мәгънәле һәм киләчәк язмышыгызга тәэсир иткән вакыйгалар истә калды?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Үзем белән очрашу»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Үзем белән очрашу» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Үзем белән очрашу»

Обсуждение, отзывы о книге «Үзем белән очрашу» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x